Тукай энциклопедиясен төзү тарихыннан

ХХ гасыр ахырында – 90нчы елларда башланып киткән зур фәнни хезмәт ХХI гасырның икенче унъеллыгына, ниһаять, тәмамланды: ул «Габдулла Тукай. Энциклопедия» дип атала. Соңгы вакытларда аны төзү Г.Ибраһимов исемендәге институтның фәнни-тикшеренү планнарына кертелеп дәвам иттерелде, шунлыктан аның Гыйльми советы тәкъдиме белән ул 2016 елның ахыргы айларында 864 битле калын китап булып (бер томда) татар телендә басылып чыкты.

Тукай энциклопедиясе персональ әдәби энциклопедияләр төренә керә. Белүемчә, андый хезмәтләр ХХ гасырның икенче яртысында күренә башлады. Алар хакында сүз чыкканда, аеруча икесе телгә алына: болар – «Шевченко энциклопедик сүзлеге» (украин телендә; ике томда) һәм «Лермонтов энциклопедиясе». Алар матбугатта уңай бәя алды. Мондый энциклопедияләрне төзүгә омтылыш башка милли әдәбиятларда да барлыкка килде. Бу мәсьәләгә татар галимнәре дә битараф калмады. Китап белеменә караган җитди хезмәтләр авторы, фәндәге яңалыклар белән һәрчак кызыксынып яшәгән Әбрар Кәримуллин, мәсәлән, 1978 ел башында нәшер ителгән Шевченко сүзлеген кулга алгач, озак та тормый, Киевкә юнәлә, анда «Украин совет энциклопедиясе» баш редакторы, академик Микола Бажан белән очрашып сөйләшә. Әйләнеп кайткач та, без татарларда да персональ әдәби энциклопедия багышларлык (беренче чиратта) бөек шәхес Габдулла Тукай икәнлеген әйтеп, ул КПССның Татарстан Өлкә комитеты мәдәният бүлеге мөдире Мөдәррис Мусинга мөрәҗәгать итә. Аның язуына караганда (язмасының автографы миндә саклана), галимнең инициативасын әлеге партия эшлеклесе хуплый. Бераздан украин галимнәренең бу хезмәтенә «Социалистик Татарстан» газетасында (1978 ел, 31 декабрь) бәяләмә дә басылып чыга. Аның авторлары – Әбрар Кәримуллин һәм күренекле әдәбият галиме Нил Юзиевлар «Шевченко сүзлеге»ендә 5000 мәкалә урын алуын, аларны язуга 500 автор катнашуын да искәртеп, хезмәттә «татар әдәбиятының Шевченко белән бәйләнеше турында да шактый тулы белешмәләр бирелгән»леген билгеләп үтәләр (әмма, ни өчендер, андагы 13 мәкаләнең Резеда Ганиева тарафыннан язылганлыгын әйтмиләр), сүзлекнең вакытлы матбугатта, хәтта Польша, Болгария, Чехословакиядә дә югары бәя алуларын да искәртәләр. Алар фикеренчә, Габдулла Тукай сүзлеген дә төзергә вакыт җиткән, фәнни көчләр дә бар, моның инициаторлары Г.Ибраһимов исемендәге институт һәм Татар китап нәшрияты булырга тиешле. Якын көннәрдә керешелсә, «зур оештыру эшләре алып» барылса, дип яза алар, хәтта Тукайның 100 еллык юбилеена өлгертү мөмкинлеге дә бар кебек. Ләкин аларның бу теләкләрен тормышка ашыруга керешү җиңел булып чыкмады. Г.Ибраһимов исемендәге институт ул вакытларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составында булып, аның фәнни-тикшеренү планнары һәрчак әлеге академиянең Әдәбият һәм тел бүлегендә (Мәскәүдә) раслана иде. Хәер, Тукай темасына энциклопедик мәкаләләр язардай фәнни хезмәткәрләр дә институтта азсанлы, башка фәнни учреждениеләрдә, югары уку йортларында эшләүче галим-голяманы эшкә тарту хокукына Институт ия түгел иде. Шунлыктан унбиш ел чамасы бу эшкә керешү мөмкин булмады.

Бары тик 1991 елда, илебез тормышында килеп чыккан радикаль иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, әдәбиятыбыз тарихын яңача өйрәнү мөмкинлеге туды, шул исәптән, Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләсе дә кузгатыла алды. Татарстанның суверенитеты игълан ителү, бераздан Республикабызның үзендә Фәннәр академиясе төзелү һәм Г.Ибраһимов исемендәге институт та аның составына алыну сәбәпле, фәнни эшләрне оештыруда да мөстәкыйльлеккә ирешелде. Бераздан исә Татарстанда «Фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре» фонды оештырылуны (1995 елда) форсат күреп, Нил Юзиев шул ук елда Фәннәр академиясе җитәкчелеге ярдәмендә аның мөмкинлекләреннән файдалану юлына чыкты. Кыскасы, Тукай энциклопедиясен төзү юнәлешендә беренче адым ясалды. Әмма шунысы бар: бу – татар гуманитар фәне өчен өр-яңа эш. Нинди дә булса тәҗрибә тупланмаган. Шул сәбәпле Нил Юзиев дөнья күреп өлгергән персональ әдәби энциклопедияләрне өйрәнергә тиеш булды, алар арасында Лермонтов энциклопедиясе иң уңышлысы дигән фикергә килде (бу, чыннан да шулай, рус матбугатында ул зур яңгыраш алды – бик уңай яктан бәяләнде) һәм Тукай энциклопедиясен төзегән очракта яхшы үрнәк-өлге сыйфатында нәкъ менә аны иҗади файдалану мөмкинлеген күрде.

Эшне нидән башларга? Беренче эш итеп галим энциклопедиянең лөгатьлеген (русча әйтсәк, словнигын) төзүне, ягъни анда урын алачак барлык мәкаләләрнең исемлеген булдыруны санады. Моның өчен иң әүвәл төп тематик юнәлешләрне ачыклау кирәк иде. Алар барысы сигез булып чыкты. Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча язылачак мәкаләләр исемлеген төзүгә М.Әхмәтҗанов, Ф.Яхин, Р.Ганиева, З.Рәмиевләрне җәлеп итте. Тик, кызганыч, лөгатьлекне редакцияләп бастырып чыгарып өлгерә алмады (1996 елда кинәт вафат булгач, аның васыяте буенча дияргә мөмкин (хаты бар), лөгатьлекне кулъязма хокукында бастырып тарату, гомумән, ары таба энциклопедиянең үзен төзүгә дә җитәкчелек итү безнең карамакка тапшырылды). Лөгатьлек 1998 елның язында Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият белеме советында галимнәр, язучылар, киң җәмәгатьчелек катнашында тикшерелеп, куллануга яраклы дип табылып, ниһаять, мәкаләләрне язуга да «старт» бирелде. Шул вакытлардан соң энциклопедиянең басылып чыгуына кадәр, күренә ки, унсигез ел гомер узган. Лөгатьлекнең үзен әзерләүгә өч ел вакыт сарыф ителүне дә искә алсак, барысы егерме бер ел ук булып чыга. Бу юлларны укыгач, кайберәүләргә эш шактый озакка сузылган кебек тоелыр, тукайчы галим-голяма әкрен эш итүдә гаепләнер. Эшнең сузылу сәбәпләрен бәйнә-бәйнә сөйләп чыгарга да кирәктер шикелле. Тик Тукайны тикшереп, тәҗрибә туплаган фән әһелләренең аз булуын, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятның тулы фәнни библиографиясе һаман да әле төзелмәгәнлеген әйтү белән генә чикләнәм. Әле Лермонтов мирасын тикшерүчеләр сафы никадәр ишле, эш өчен матди мөмкинлекләре зур булып та, энциклопедиясен әзерләүгә егерме елдан артык вакыт киткән.

Соңгы ун-унбиш ел эчендә татар вакытлы матбугаты битләрендә булачак Тукай энциклопедиясенең концепциясен, структурасын, принципларын шәрехләргә омтылып язылган мәкаләләр берничә мәртәбә басылды. Укучыларны эшнең барышы белән таныштыру максатыннан, кайбер авторлар, мәсәлән, Нурмөхәммәт Хисамов, Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Зөфәр Рәмиевләр язганнарын китап-җыентыклар форматында нәшер иттеләр. Шунлыктан хезмәтнең эчтәлеген укучыларыбыз беркадәр күзаллыйлардыр. Шуңа да карамастан, бүген дә бу турыда, энциклопедияне төзү тәмамлануын, инде басылып чыгуын да истә тотып, кыскача гына булса да аңлатма биреп китү кирәк дип уйлыйм.

Лөгатьлектә энциклопедиягә сарыф ителәчәк (кәгазьдәге) бөтен мәйдан 2400 бит (100 басма табак) булып, аның 2000ләп битен мәкаләләр биләячәк иде (калган битләрдә – кушымталар; басмада барысы – 864 бит + 800 иллюстрация). Ошбу мәйданның якынча өчтән берен шагыйрь әсәрләренә шәрехләмәләр алып торасы булды. Г.Ибраһимов исемендәге институт текстологлары Тукайның күптән көтелгән иң тулы, алты томлы Академик басмасын төзегәндә, шагыйрь каләменнән чыккан барлык иҗади текстларның саны 780 тирәсендә икәнлеге ачыкланды. Әйтергә кирәк, аңа кадәр татар әдәбияты белемендә бу рәвешле, ягъни һәр әсәрне (бигрәк тә шигъри текстларны) аерым-аерым, энциклопедик мәкалә жанрында тикшерү традициясе киң кулланылмады. Шуңа күрә, әлеге мәкаләләрне язарга алынган авторлар бераз аптырап та калдылар кебек. Өстәвенә, кайберәүләр Тукайның теге яки бу тексты турында элгәрге галим-голяманың фикер-күзәтүләренә, ачыш-табышларына таянмыйча гына сүз йөртте. Бу һәр мәкаләгә теркәп бирелә торган кыскача библиографик күрсәткечләр төзүгә әһәмият итмәүдә дә чагылды. Кайчак энциклопедик мәкаләләрдә сүз теге яки бу әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләп чыгуга, тикшерелә торган тексттан урынлы-урынсыз зур-зур өземтәләр (цитаталар) китерүгә кайтып кала иде. Билгеле инде, эш барышында фәнни редакторларга мондый мәкаләләрнең текстларын нык үзгәртергә, хәтта кайчакларда яңадан язарга, шулай итеп, авторлар вазифасына караган иҗади гамәлләрне башкарырга да туры килде. Совет чорында әйтелгән фикер-бәяләрне искә алганда исә, аларга тәнкыйди якын килү, яңача фикерләү таләп ителде.

Энциклопедия белән танышу барышында Тукайның барлык әсәрләре дә анда тикшерелдеме дигән сорау туарга мөмкин. Аңа шагыйрь иҗат мирасының бу көнгә табылган (авторлыгы расланган) кадәресе генә төрле яктан өйрәнелде дип җавап бирергә туры килә. Димәк, катгый рәвештә, барысы да дип әйтеп булмый. Эзләнүләр киләчәктә дә дәвам иткәндә, Тукай каләме белән язылган текстлар «килеп чыкмый» калмас. Ул язышкан газета һәм журналларның кайбер саннары, алардагы аерым битләр кайдадыр сакланадыр әле. (Мәсәлән, «Фикер» газетасының 1906 елгы 1, 7нче саннарының кайбер сәхифәләре, 1907 елгы 11, 14нче саннары никадәр эзләп тә табылганы юк.)

Хезмәттә шагыйрьнең иҗатында яисә татар халкының мәдәни, рухи тормышында теге яки бу рәвештә Тукайга бәйлелектә чагылыш тапкан әдәби-нәзари, иҗтимагый, мәдни проблемаларны да читләтеп үтеп булмый. Болар турында язылган мәкаләләрдә дә Тукай «ачыла». Лөгатьлектә (мәкаләләр исемлегендә) шундый 150ләп мәкаләнең исеме аталган. Иң мөһимнәре исә – Тукай һәм татар балалар әдәбияты, ислам дине, фольклоризм, пейзаж, публицистика, жанрлар системасы (робагый, газәл, мәрсия, касыйдә, поэма, баллада һ.б.), гаруз, рифма... мәсьәләләре. Әйтергә кирәк, татар әдәбиятының, шул исәптән, Тукай иҗатының, Көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнешләре хакында хезмәтләр язылса да, аерым шигъри жанрларның эволюциясе нечкәләп тикшерелмәгән. Шөкер, Тукай һәм ислам дине, иҗатында дини мотивлар чагылышы кебек, заманында каршылыклы фикерләр тудырган мәсьәләләр дә энциклопедиядә, совет чорында кулланылган идеологик бәяләрдән арындырылып, бүгенге эзләнү һәм тикшеренүләргә нигезләнеп яктыртыла.

Энциклопедиядә Тукайның туганнары һәм якыннан аралашкан замандашлары мөнәсәбәтләрен ачыклауга да зур игътибар бирелергә тиеш иде. Бу аңлашыла да, чөнки бөек шәхесләрнең көндәлек яшәештә, гаиләви мохиттә дә, иҗтимагый тормышта үз-үзләрен тотышлары, башкалар белән бәйләнешләрнең кайчак катлаулы төс алуы, дуслашулары яки читләшүләре кебек күренешләр укучыларда һәрчак кызыксыну уята. Бу аралашу даирәсенә караган мәкаләләр истәлекләргә һәм вакытлы матбугат сәхифәләрендә урын алган материалларга таянып язылды (аларда истәлек авторларының субъективлыгы да урын ала бит). Шунлыктан Тукай турындагы истәлекләр һәрчакта да хакыйкатьне чагылдыра дип әйтеп булмый (дус бар, көнчеләр бар; хәтер дә хаталанырга мөмкин). Мәкалә авторлары аларда булган фактларга бик сак килергә тырышты, истәлекләрдә каршылыклы фактлар, мәгълүматлар белән «очрашканда» исә, аларның авторларын гаепләү яки аклау күзлегеннән дә эш итмәскә тиеш булды. Тукайның тәрҗемәи хәленә кагылышлы, ачыкланмаган мәсьәләләр дә аз түгел әле.. (Мәсәлән, шагыйрьнең «Тукаев» фамилиясен алуы; атасы Мөхәммәдгариф, имамлыкка указ алганда, Мөхәммәтгалимов дип язылган.) Кайбер туганнарын шәҗәрәсендә чагылдыру өчен дәлилләр, конкрет фактлар эзләү эше соңгы елларда башкарылмый тора. Мәсәлән, энциклопедия өчен «Тукай шәҗәрәсе» исемле мәкаләне язганда, 1986 елда Зәкия Рәсүлева төзеп бастырган версиягә, Марсель Әхмәтҗанов хезмәтләренә нигезләнеп кенә сүз алып барылды. Соңгы утыз елда табылган барлык яңа фактларны искә алып, документаль чыганакларны (XVIII-XIX гасырларда уздырылган ревизия язмаларын, метрикә дәфтәрләрен һ.б.) җентекләп өйрәнеп, Тукайның туганлык җепләренең берсен дә читкә какмыйча, Тукай шәҗәрәсенең тулывариантын төзү әдәбиятчыларның (һәм тарихчыларның, крайны өйрәнүчеләрнең дә) зур бурычы булып кала әле.

Язучыларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен тикшерү галимнәрдән әдәби иҗат серләрен ачу сәләтенә ия булуны сорый. Хезмәттә мондый юнәлештәге эзләнүләр дә урын алды. Тукай бай тарихлы әдәбиятыбыз горурлыгы булып торган Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Акмулла, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шагыйрьләр, әдипләр галим-мәгърифәтчеләр иҗатына шигъри сурәт-образлар белән дә, фикер, тәнкыйди сүз белән дә үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдереп өлгергән. Ул замандашлары С.Рәмиев, Дәрдемәнд, М.Гафури, З.Бәшири язганнарга да игътибар иткән, үзе тугры дип тапкан фикерен, сүзен әйткән. Кайчак ялгышкандыр да, әмма без хөкемдар ролендә эш итмәскә тырыштык (энциклопедик мәкаләләрдә субъективлык өстенлек алырга тиеш түгел, «минем уемча», «минем фикеремчә», «дип уйларга кирәк» сыман гыйбарәләр кулланыла алмый).

Шагыйрь вафатыннан соң узган бер гасыр эчендә йөзләгән татар әдибе, аның иҗат җимешләре белән тәэсирләнеп, кыска гына гомерендә булып узган төрле-төрле хәләхвәлләрен өйрәнеп, шактый санда әдәби әсәрләр – романнар, повестьлар, поэмалар, драмалар, шигырьләр иҗат итте. Илебез тормышының төрле чорларында (1920 еллар, культ заманы, идеология басымы, җепшеклек һәм торгынлык чоры, ХХI гасыр башы) язылуы, билгеле ки, ул әсәрләрнең сәнгати дәрәҗәсендә дә чагылмый калмаган. Ни генә булмасын, Тукай темасына язган бу әдипләр турындагы махсус мәкаләләр энциклопедиянең эчтәлеген бермә-бер баета, укучыларны теге яки бу әдипнең иҗатына игътибарлырак булырга этәрә, әдәби процесстагы тенденцияләрне ачыкларга ярдәм итә. Бу төр мәкаләләрнең барысына да Тукай һәм татар дөньясы дигән зур, катлаулы теманы яктырту йөкләнгән.

Бишенче мөһим тематик юнәлешне «Тукай һәм татардан тыш дөнья» дип исемләп булыр иде. Беренче тукайчы зур галим Җамалетдин Вәлиди фикеренчә, Тукай «1907 ел башында... үзен беренче шагыйрь сыйфаты белән таныткан» була инде. Кайсы замандаш иҗатчысына караганда да, аның әсәрләрендә (шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә, фельетоннарында) башка халыклар яшәешендәге хәл-әхвәлләр дә теге яки бу рәвештә чагылыш таба; шигъриятенә, вакытлы матбугаттагы чыгышларына мөнәсәбәтле язмалар үзе исән вакытта ук рус һәм төрки телләрдәге басмаларда күренә башлый. Моңа дәлил сыйфатында берничә мәкаләнең исемен атау белән чикләнәбез: «Тәрҗеман», «Белинский», «Габделхәмид солтан», «Әнвәр паша», «Дурново», «Пушкин», «Лермонтов», «Крылов», «Гладышев», «Шекспир»... Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, аның «күз күпне күрә, колак күпне ишетә». Әдәби бәйләнешләр темасы татардан тыш дөнья матбугатында Тукай (вафатыннан соң) шәхесенә һәм иҗади мирасына мөнәсәбәттә чыгып торган язмаларның авторлары иҗатында да зур урын били. Андый мәкаләләрдә татар әдибе әсәрләренә зур бәя бирелә, башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырулар ясала, кайчак «нәгъшенә тибү» очраклары күренә (мәсәлән, 1914 елда), «тәхтенә үрмәләүчеләр» дә табыла. Тик болар аның шөһрәтле исеменә, шөкер, энә очы кадәр дә тап төшерми. Бу Тукай әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүендә дә чагылыш таба. Шунлыктан әлеге мөһим вазифаны үтәгән тәрҗемәчеләр турындагы тыгыз фикерле язмалар, һичшиксез, энциклопедиядә мөмкин кадәр зур урын алды. Мәкаләләрнең күбесе рус телендә яңгыратучылар турында, чөнки алар шагыйрь әсәрләренә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Тукайны үз телләренә тәрҗемә иткән мари, чуваш, азәрбайҗан, башкорт, төрек әдипләре хакында да хезмәттә мәгълүмат бирүгә ярдәм иткәннәре өчен Баку, Йошкар-Ола, Чабаксар, Уфада яшәүче әдәбиятчы коллегаларга – авторларга рәхмәт белдерәбез.

ХХ гасырның икенче яртысы һәм ХХI гасыр башы татар, гомумән, Татарстан сәнгате, мәдәни тормышы сәхифәләрен Тукай белән дә бәйле иҗади гамәлләрдән башка күз алдына китереп булмый. Театрлар, артист, композитор, музыкант, режиссёр, рәссам, архитектор, скульпторлар Тукай әсәрләренә, алардагы образ-сурәтләргә, сюжетмотивларга әледән-әле мөрәҗәгать итә. Моңа мисаллар бик күп («Шүрәле» балеты, Б.Урманче ясаган сыннар, И.Әхмәтҗанов, Р.Төхфәтуллин тудырган «Тукай»лар, Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театры спектакльләре...). Бу темага караган мәкаләләр кайчакта рус телендә язылып, татарчага тәрҗемә ителде. (Авторлар моны музыкага, бигрәк тә сынлы сәнгатькә караган терминологиянең татарча әле тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве белән аңлата.)

Укучыны Тукай тормышы һәм иҗаты, Әстерханга, Уфага, Петербургка, Троицкига ясаган сәфәрләре белән бәйле истәлекле урыннар турындагы язмалар да кызыксындырачак. Тукайга мөнәсәбәтле Кушлавыч, Казан, Җаек, Кырлай, Әстерханнар гына түгел, ул яшәгән «Болгар» (кызганыч, аның тарихи бинасы җимертелде), «Амур» кунакханәләре, Өчиле авылы, Сасна Пучинкәсе дә энциклопедия мәкаләләрендә чагылыш таба. Хезмәттә Н.Юзиев, Лермонтов энциклопедиясеннән үрнәк алып, әдәби топография дип аталган темага язуны да планлаштырган иде. Тикшерә торгач, андый топографик объектлар Тукай иҗатында шактый күп табылды. Шигъри әсәрләренә, аеруча публицистикасына әледән-әле Америка, Англия, Төркия, Агыйдел, Идел, Кырым, Истанбул кебек илләр, елгалар, төбәкләр, шәһәрләр исемнәре «килеп керә», алар турындагы мәкаләләрдә шагыйрьнең шул чордагы үзенчәлекле карашы ачыла.

Тукай феноменының асылына төшенү юлында туган фәнни юнәлешнең бер гасырлык тарихы бары да онытылмаска тиеш. Шагыйрь иҗатына бәя бирү Ф.Әмирхан, Җ.Вәлидиләрдән башланып киткән, ә совет чорында ул идеология басымы астында төрле елларда, төрле рухта шәрехләнгән, интерпретацияләнгән. Бу өлкәдә җитди тикшеренүләре белән танылган һәм танылып килүче гыйлем әһелләре турында да мәкалә һәм белешмәләр урнаштырылды, уй-фикерләрендәге хосусиятләренә кыскача анализ ясалды, бәхәсле яклар да күрсәтелде.

«Фикер» газетасында, «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» кебек журналларда җигелеп эшләгән Тукай үз әсәрләрен төрле-төрле тәхәллүсләр (псевдонимнар) белән дөньяга чыгарган. Соңгы вакыттагы тикшеренүләр аларның саны 70кә җитүе турында сөйли. Энциклопедиягә һәрберсенең кулланылышы турындагы белешмә һәм мәкаләләргә дә урын бирелде.

Тукай энциклопедиясе Г.Ибраһимов исемендәге институт, Татар энциклопедия институты, Казан федераль университеты һәм башка фәнни оешмалар, югары уку йортлары галимнәренең уртак тырышлыгы белән төзелде. Форсаттан файдаланып, мәкаләләре хезмәткә урнаштырылган барлык авторларга (алар – 135 кеше; бу язмада һәрберсенең исем-фамилиясен атап чыгу мөмкин түгел), редакцияләгән әдәбиятчылар, сәнгать белгечләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Сүземнең ахырында хөрмәтле галимнәрнең исем-фамилияләрен алфавит тәртибендә санап күрсәтәм: алар – Диләрия Абдуллина, Мөхәммәтгали Арсланов, Филүсә Арсланова, Азат Әхмәдуллин, Ләйсән Галиева, Тәлгат Галиуллин, Васил Гарифуллин, Илһам Гомәров, Таһир Гыйлаҗев, Дания Заһидуллина, Рамил Исламов, Нурфия Юсупова, Хатыйп Миңнегулов, Алия Мөбарәкшина, Рауза Солтанова, Гөлчирә Ханнанова, Рифә Харрасова, Заһир Шәйхелисламов.

«Габдулла Тукай. Энциклопедия» – персональ әдәби энциклопедия татар гуманитар фәнендә беренче мәртәбә төзелде. Югарыда аны әзерләүгә шактый күп гомер сарыф ителүен әйткән идек. Зур, аеруча җитди эшләрне юбилейларга башкарып чыгуның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Берара, 2006 елларда, энциклопедияне төзү тукталып та калган иде. Шөкер, Г.Ибраһимов исемендәге институт җитәкчелеге, Тукайның 125 һәм 130 еллык юбилейларының бик тиз килеп җитәчәген истә тотып, җитди чаралар күреп килде, вакытлы иҗат төркеме төзеде, бу эшкә тартылганнарга катгый таләпләр дә куйды. Нәтиҗәдә, әлеге фундаменталь фәнни хезмәт 2016 елда Тукайның туу көненә (130 еллыгына) төзелеп бетеп, озак тормый, алты ай чамасы үткәч тә басылып чыкты. Бу юлы юбилейга өлгертергә теләү хезмәтнең сыйфатына тискәре йогынты ясамады дип уйлыйм. Ул Тукайга, тормышы һәм иҗатына, халкыбыз күңелендә яшәешенә кагылышлы ифрат күптөрле мәгълүмат-информацияне эченә ала, Тукай феноменын татар әдәбият белемендә, гомумән, гуманитар фәннәрдә өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен чагылдыра.

Зөфәр РӘМИЕВ, 1996-2016 елларда вакытлы иҗат төркеме җитәкчесе, Тукай энциклопедиясенең баш мөхәррире

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: