Логотип Казан Утлары
Тукай һәм татар әдәбияты

Тормыш сабаклары сынавында

ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИННЫҢ «СӘЕТ САКМАНОВ» ТРИЛОГИЯСЕНӘ ЯҢАЧА КАРАШ

Киң карашлы әдәбият галиме, үткен тәнкыйтьче, публицист, Кол Гали, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов исемендәге бүләкләр иясе, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, профессор Тәлгат Галиуллин исеме киң катлау укучыларга яхшы таныш. Ул – өч дистәдән артык монография һәм тематик җыентык, дистәләрчә дәреслек һәм уку әсбабы, ярты меңгә якын мәкалә һәм рецензия авторы, утызга якын фән докторы һәм кандидаты тәрбияләгән остаз. Бу мәкалә аның татар әдәбиятында үзенчәлекле феномен төсендә урын алган «Сәет Сакманов» исемле трилогиясе хакында. Сәбәбе дә бик җитди – трилогия олы бүләккә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.

обложка сает1 Бездә трилогияләр еш язылмый. Тәлгат Галиуллинның укучы тарафыннан хуплап каршы алынган «Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар» исемле романнарын бергә туплап, алардагы үзәк персонаж исеме белән аталган трилогиясе ике мәртәбә (2005 һәм 2013 елларда) басылып, матур әдәбият сөючеләр киштәләрендә урын алды. Авторның бу романнары әле аерым-аерым, бер-бер артлы дөнья күргәндә үк, хәзерге чорыбызны сурәтләүне үзәккә максат итеп куйган булулары белән җәмәгатьчелекне һәм әдәби тәнкыйтьне битараф калдырмады. Укылды, югары бәяләнде, авторы Язучылар берлегенең мәртәбәле Гаяз Исхакый исемендәге премиясенә лаек табылды. Бигрәк тә замана «бизәкләрен» үзендә туплаган, катлаулы язмышлы Сәет Сакманов образы тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре, укучылар даирәсендә төрле фикерләр уятты. Бәяләр төрле-төрле, хәтта еш кына каршылыклы булды. Һәм бу табигый дә. Аның социалистик реализм концепциясенә җавап бирердәй уңай герой түгеллеге әйтелде (Л.Дәүләтшина), иблис тә, фәрештә дә була алмавы ассызыкланды (А.Хәлим), шул ук вакытта нинди генә мөһер сугылмасын, аның әдәбияттан (бәлки, тормыштан да!) тиз генә китәргә җыенмаган тип икәнлеге дә искәртелде (С.Хафизов) һ.б. Ләкин, шуның белән бергә, ике гасыр «күрешкән» чорда туган каһарманның ни сәбәпле шулкадәр кызыксыну уятуын, әйтергә яраса, феноменын ачыклап бетерергә кирәклеге вакыт та, тирән гыйльми-аналитик хезмәтләр дә сорый. Коммунистлар фиркасеннән котылып, СССР таркалгач, озын-озак еллар дәвамында «авызлыкка» өйрәтелгән күп кеше югалып калды. Әдәп-әхлак кануннары пыран-заран килде, көтмәгәндә кабынган уттан качкан бөҗәкләр кебек, халык төрле яшәеш стихиясенә кереп батты. Берәүләр сатты, хәрәмләште, икенчеләре алданды, өченчеләре ил малын таларга кереште. Менә шул чорда, «борылыш» дип аталган болганчык елларның уңай һәм тискәре хасиятләрен үзләренә сеңдергән Сәет Сакманов, Шөреп, Гаяров кебек затлар өскә калыкты. Ягъни аларны тормыш үзе барлыкка китерде, тәкъдим итте, укучыларга аларны аңлыйсы һәм бәялисе кирәк булды. Чөнки, шагыйрь әйтмешли, әгәренки йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк. Әйе, һәр ихтыяҗны иҗтимагый-сәяси яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра. Сәет Сакмановны да, аның мохитен, аның фикердәшләрен дә, дошманнарын да икъдисади-иҗтимагый яшәеш шартлары калыплаган бит. Бу каһарманга мөнәсәбәтебез уңай булып, аны хуплаган тәкъдирдә дә, Сәет Сакмановны идеаль герой йөри торган тәртә арасына кертеп булмый, ул анда сыймый, андагы таләпләргә җавап бирми. Һәр чор әдәбияты һәм сәнгате үз геройлары белән дөньяга килә, шулар белән тарихка кереп кала. Ягъни ил-көннең яшәеш вазгыятенә бәйле рәвештә образлар системасы тудыра һәм алар үзгәреп-яңарып тора. ХIХ гасыр әдәбиятының классикасы саналган образларны: аталары калдырган байлык исәбенә типтереп яшәүче Евгений Онегин, Ленский, Печорин, ата жулик Чичиков, ялганчы, буш куык Хлестаков, хыялый һәм ялкау Обломов, мәхәббәттән башканы, кайгы-хәсрәтне белмәгән И.С.Тургенев кызларын искә төшерик. Шул чор әдәбияты тәкъдим иткән геройларның берәрсе сука артыннан йөреп, мал абзарын тазартамы, юкә каезлап, чабата үрәме? Лев Толстой каләме астыннан чыккан чибәр ханым Анна Каренина колхозның хезмәт «таягы»на тигән барлы-юклы икмәген кире хөкүмәткә илтеп бирер идеме икән? ХХ гасырның әдәби-эстетик казанышы саналган «Клим Самгин тормышы» (М.Горький), «Доктор Живаго» (Б.Пастернак) кебек эпик әсәрләрне алыйк. Икесенең дә романнарга исем биргән үзәк геройлары – тормышта үз кыйблаларын таба, системага җайлаша алмый бәргәләнгән шактый ук урта кул, шул ук вакытта фаҗигале шәхесләр. Совет әдәбиятының торышына җиңүче кыяфәтен биргән 20нче еллар, 30нчы елларда да Илья Ильф белән Евгений Петров каһарманлык бизмәненә шахтёр Стахановны да, Ардуан батырны да, атасын сатып үрнәк пионер даны алган Павлик Морозовны да түгел, ә яңа типны – авантюрист, алдакчы Остап Сөләйман-Берта-Мария Бендер Задунайскийны утыртып куялар. Холкы, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, караклыгы белән ничек кенә ачуыбызны китереп, саруыбызны кайнатмасын, Остап Бендер әдәбиятыбыз тарихына тип булып кереп калды. «Күчеш чоры» тибы дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үз вазифаларын «намус» белән үти: көлдерә, нәфрәтләндерә, көендерә, уйландыра... В.Катаевның «Вакыт, алга!», Л.Леоновның «Соть», «Дәрьяга юл», В.Панфёровның «Бруски» дигән 30нчы еллар роман-повестьларының үзәгендә вакытны узарга ниятләгән алдынгы эшчеләр, хыялый галимнәр, колхоз тормышы «ләззәтен» татый башлаган крестьяннар торса да, хәтта авторлары талантлырак булса да, берсе дә «Унике урындык», «Алтын бозау» исемле әсәрләр шөһрәтенә күтәрелә алмады, үз чорының сурәтле елъязмалары гына булып калды. Сәбәбе ачык: Сөләйман малае Остаптан рекордлар таләп итмиләр, «фирка уставын бозасың, коммунист исеменә тап төшерәсең», дип дәгъва белдермиләр. Хезмәт процессы никадәр генә матур да, ямьле дә күренмәсен, аны турыдан-туры сурәтләү үзе генә поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Аны кеше характеры, эчке дөньясы, кичерешләре ярдәмендә генә шигърият итәргә мөмкин. Көнбатыш әдәбиятының Бальзак, Флобер, Стендаль, Мопассан, америкалы Драйзер кебек бөек реалистлары яшәгән чорда да авыр физик хезмәт булган: шахтёр күмер чапкан, крестьян җир сөргән, иген үстергән... Мәгәр сүз осталарын күбрәк кешенең рухи дөньясы, мәхәббәте, өйләнүе, балалар үстерүе, башкалар белән аралашуы, алар белән мөнәсәбәте, батырлыклар кылуы, дингә карашы, фани дөнья белән хушлашуы... кызыксындырган. Акны кара дип расларга мәҗбүр ителгән совет әдәбият белеме бу төр әсәрләрне иске җәмгыятьнең тончыктыргыч шартларын, начар, тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, буржуаз дөньяны фашлауга багышланганнар дип бәяләде. Хәзерге җәмгыять яшәешендәге тискәре күренешләрне, авыр үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек биргән Сәет Сакманов та шул типтагы образлар рәтендә була алмыймы?! Т.Галиуллин трилогиясен рус һәм Аурупа, Америка әдәбиятлары классиклары белән янәшә куеп, чагыштырып карауны мин бик урынлы саныйм. Чөнки ул – фикер тирәнлеге, сәнгати сыйфаты ягыннан да алар белән янәшә куеп чагыштыру дәрәҗәсендәге әсәр. Сүз алып бара торган авторыбыз һәм аның әсәре дә, бүгенге укучыларыбыз да андый мөмкинлекне бирә. Автор хыялында канатланган, сәяси тормыш лабиринтларыннан сайлап алынган образны кабул итү укучының зәвыгына, сәнгати каршылыкны аңлау сәләтенә дә бәйле. Чын шәхес образы катлаулы һәм каршылыклы булса, укучыда ихтирам уята. Андый образны аңларга тырышу, аңлату – әдәби тәнкыйтьченең, сүз сәнгате галименең бурычы һәм намус эше. Шул рәвешле, Р.Мөхәммәдиев «Кенәри – читлек кошы», А.Гыйләҗев «Балта кем кулында?» әсәрләрендә башлаган традицияне дәвам итеп, җәмгыять белән идән астыннан идарә итүче кара көчләрнең пәрәвездәй чәбәләнгән катлаулы хәл-әхвәлләрен, алдау, кирәкмәгән кешене юлдан алып ташлау кебек явыз алымнар белән эш итүчеләрне «Сәет Сакманов» трилогиясе үзенчә, югары сәнгать осталыгы белән чыбыркылый. Автор баш героен төрле яклап сурәтли, аның уңай сыйфатларын да күрсәтә, кояш яктысыннан тартып чыгарып, кимчелекләрен дә ачып бирә. Сәет үзен тайгак, пычрак юлга баскан, төзәлергә, чын-чынлап тәүбә итәргә тиешле кеше дип санамый. Аның үз язмышы өчен көрәшә белүе сокландыра. Ул «хәлле яшәешне кешенең акыл сәләтен күрсәтүче билге» дип саный һәм татарның милли байлары булырга тиеш дигән ышаныч белән яши. «Без – тычканнар баскан өйне тазартучы санитар мәчеләр», дип кабатларга ярата ул үзенең яраннарына. Бай белән ярлыга бүленеш табигый, адәм балаларын Ходай Тәгалә тигез яратмаган, дип исәпли. Берсенә матурлыкны, таң калырлык чибәрлекне мулдан биргән, икенчесенә – дөньяны калтыратып тоту, өченчесенә лидерлык сәләтен тоттырган... Кемнедер горур, эре, тәкәббер итеп яраткан, кайсынадыр байлык туплау, саранлык чирен иңдергән...


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "КУ" журналының 4нче (апрель, 2017 ел) санында укырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев