Логотип Казан Утлары
Тукай һәм татар әдәбияты

Кол Гали һәм Тукай

«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим

Насыйп булып, бу елда Тукай юбилеена басыласы энциклопедиягә хәзерләнгән материаллар арасында хөрмәтле галимебез Нурмөхәммәт Хисамов каләменнән чыккан «Кол Гали» исемле әтрафлы мәкалә бар. Ул аны: «Татар шигъриятендә генә түгел, бөтен төрки шигърият тарихында аның үлемсез әсәре «Кыйссаи Йосыф» гаять зур роль уйнаган», дип башлый һәм алга таба дастанның төрки әдәбият, татар шигърияте күләмнәрендәге кыйммәтләрен билгели, Тукай иҗатына да йогынтысын яза һәм әлеге йогынтыны аерым әсәрләр мисалында ышандырырлык дәлилли.

Зур галимнән соң Тукай һәм Кол Гали мөнәсәбәтләре темасына керү, бәлки, бераз әдәпсезлектер дә. Шул ук вакытта, энциклопедиягә урнаштырылган язмаларга бик аз урын бирелүен, аларның регламентлануын һәм бик җыйнак язылганнарының да редакторлар тарафыннан кыскартылуын күздә тотып, Бөек Остазыбызны мин шагыйрегезгә читләп үтүне җинаять санап, үз карашларымны да язып үтәргә җөрьәт иттем. Әлбәттә, алар, тасвирлау объекты бер булганлыктан, күпмедер күләмдә Нурмөхәммәт абый фикерләре белән дә кисешер.

Гомер буе белем эстәгән Тукай иҗатында Борынгыдан һәм Урта гасырлардан килгән традициячелек гаять тә көчле, бу, билгеле, эчтәлектә дә, сайлаган калып-үлчәмнәрдә дә, образлар системасында да чагылыш таба. Әлеге дә баягы традициячелекне шагыйрьнең укыган китаплары, шул исәптән бу көнгәчә әдәбиятыбызның чишмә башы саналган Кол Гали мирасы да формалаштыра. Тукайның тәүге шигырьләренең берсендә моны түбәндәгечә билгеләве гаҗәп түгел:

Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим,

«Йосыф-Ягъкуб китабы»ның көен көйлим.

(«Дустларга бер сүз»)

Без галимнәр эчтәлек һәм форма берлеге, берсендәге үзгәрешләрнең икенчесен үзгәртүе турында күп язабыз, әмма моның озын-озак барыш икәнлеген онытып җибәрәбез. Тукайның мисалга китерелгән әсәрендә идея эчтәлеге үтә яңа, образлар системасында борынгыдан килгәннәре күзгә ачык бәрелерлек түгел, лексик катламда шигърияттә моңарчы ишетелмәгән чиновниклар, Петербург, манифест, государь, абразауный кебек төшенчәләр урын алган. Яңа фикер, күренешләрнең иске структурада, җөмлә калыпларында, Кол Гали атаклы поэмасына сайлаган үлчәмдә яңгыраш табачагы инде беренче строфадан ук күренә. «Йосыф-Ягъкуб» китабының көен көйлим, дип белдергән автор алга таба болай дип яза:

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим, –

Җебем – кара, инәм каләм булсын имди.

Иҗтимагый-сәяси эчтәлектәге әсәрдә шунысы игътибарга лаек: Тукай борынгы поэманы, мәхәббәт тарихы икәнлегенә ишарәләп – «Йосыф-Зөләйха», үзәк геройны ассызыклап – «Йосыф кыйссасы» дип тә атамый. Ул аңа дәүләт башында торган гадел патшалар исемнәре йә булмаса ата һәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы дип билгеләргә дә мөмкин атама куя. Тукайның дастанны киң таралган вариантта исемләмәвен үлчәм-яңгыраш камиллеге таләбе белән генә бәйләргә ярамый. Форма шомалыгына ирешү талантлар өчен берни тормый. Шагыйрь кыйсса атамасын Йосыф сәүче, гашыйк Йосыф тарихы кебек гыйбарәләргә алмаштыра яисә бөтенләй башкача да яза алыр иде. Укучыга шуны аңлатырга теләгән шикелле, Тукай шунда ук бу әсәрендә халык (милләт) язмышын кайгыртуын әйтә. Моның белән дә, Кол Гали кебек, әсәр башында ук тема, шуны җиткерү юлларын билгеләве белән дә, ул ике талантны янәшә бастыра.

Тукай сайлаган дастан исеменә мөнәсәбәттә Н.Хисамов фикерләрен дә язып үтик: «Шагыйрь болай дигәндә, әсәрнең тематик нигезен бик төгәл билгели. Поэма үзәгендә, чыннан да, ата белән угыл мөнәсәбәтләре яктыртыла. «Исемдә калганнар» язмасында да шагыйрь «Йосыф китабы»н телгә ала. Анда поэманың исемен әнә шулай халыктагыча китерә».

Тукай кайбер әсәрләренең ахырына Кол Гали рухында нәтиҗәләр чыгара. Шагыйрьнең «Кечкенә генә бер көйле хикәя» текстындагы төп өлешнекеннән аермалы – «Йосыф кыйссасы»ныкына тәңгәл үлчәмдәге һәм робагый калыбындагы «Бәхре сани»ны эпилог дип карарга мөмкин. Тукай анда Сафи хатыны Фатыйманың бозыклыгы аркасында ирсез калганнан соң кичергән һәм теләсә кемне кызгандыртырлык хәлләрен сөйли, укучыга үз эшенең тормышта булган эш-күренешләрне язу икәнлеген җиткерә. «Кыйссаи Йосыф»та, мәсәлән, авторның әсәр язу максатын тасвирлаган һәм сюжетның гарәп-фарсы телләрендәгечәлегенә ишарәләгән «Хәтимә» бар. Әлеге Соң сүздә Кол Гали болай дип яза:

Бу зәгыйфьнең шушы назмы аз булмады,

Робагые үлчәмендә торсын инде.

Тукайда да унике иҗекле юллардан торган робагыйлар җитәрлек. Үз иҗат тәҗрибәмнән чыгып әйткәндә, җыр кебек укылышлылыгына карамастан, бу үлчәмдә заман темаларын ачу, иҗтимагый күренешләрне җиткерү шактый авыр. Шагыйрьнең «Дөньяда торыйммы? – дип киңәшләшкән дустыма», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Утырышу» һәм башка әсәрләре шул калыпта язылган, әмма аларда строфадан строфага кабатланып килгән һәм составында “имди” (инде) сүзе булган гыйбарәле соңгы юл очрамый. Әнә шунлыктан гади укучы «Кыйссаи Йосыф»лардан килгән үлчәмне тотып алмаска да мөмкин, ә менә «Кәҗә тугрысында» урын алган һәм Кол Гали каләменнән төшкән кебек үк калыптагы бәет хәтта анда да әдәби бәйләнешләр хакында уй тудырачак. Бу әсәр фольклор белән матур әдәбият традицияләренең Тукай иҗатында ничек тыгыз үрелүен бик ачык күрсәтә һәм икесенең дә озын тарихлы икәнлеге хакында сөйли.

Тукайның Кол Гали сайлаган үлчәмнән тәнкыйди характердагы яисә юмор-сатира рухындагы әсәрләрендә файдалануы әдәбиятта үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Сүзебезгә мисал рәвешендә «Гыйбрәт һәм нәсихәт» шигыренең бер строфасын китереп узыйк:

Номерың матур булса, күсе булгай,

Һәр матурда начар якның берсе булгай,

Ансы булып җитмәсә дә, монсы булгай, –

Андин җыртык, мондин җыртык туннарым бар.

Әдәбият ул, нигездә, бер үк мотивларны үстерә, кайчандыр бер яңгыраткан фикерләрне һәр чорның үз материалы аша укучыга җиткерә. Әйтик, Кол Галинең үзәк герое, беренче чиратта, сабырлык сыйфаты белән истә кала, Йосыф үзе дә Зөләйханы сабыр итәргә чакыра, поэмада халыкның ачлыкка түзү хәлләрен тасвирлаган урыннар да бар, чөнки сабырлыкка өндәү – Коръәннән үк килгән мотив. Көрәшче рухлы Тукай моның белән килешергә теләми, еш кына ризасызлык белдерә. Хәтта Изге китапка каршы килеп, «Бәет» текстында болай ди:

Бу сәнә ачлык җыланы чын халык бәгърен ашый!

Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә, ул халык көчен ашый.

Тукай иҗатын Кол Галинекенә фәлсәфи уйланулар бик нык якынайта. ХХ гасыр шагыйре, үзеннән элгәре талант иясе кебек үк, Тәңрегә сынган күңел, саф инсан, гадел җитәкчеләр, ана-бала мәхәббәте һәм башкалар турында фикер йөртә; бу вакытта ул электән килгән төшенчәләр белән эш йөртә, борынгыдан калган бай образлар системасына мөрәҗәгать итә.

Тукайда Кол Галидәге кебек чагыштырулар, охшатулар, хәтта арттырып әйтүләр очрый. «Күңел» әсәрендә шагыйрь: «Шундый гали матлабың – мең җан бирергә урын бар, / И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!» – дип белдерсә, «Кыйссаи Йосыф»та шундый гипербола кулланылган:

«Минем әгәр йөз мең җаным булыр исә,

Барчасын да сезгә фида кылам инде».

«Күңел»дән: «фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!», «бул чыдауда таш кеби», «Күп сөекледер бөтеннән – Тәңрегә сынган күңел», – дигән юлларны укыганда, күз алдыбызга язмышына ризалашкан, сабыр, чыдам һәм Аллага буйсынуны матди байлыклардан, ягъни тормыш бөтенлегеннән өстен куйган Йосыф образы торып баса.


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев