Логотип Казан Утлары
Хикәя

Киләчәктән кайтып килешли (хикәя)

Һичнәрсәгә күзе төшмәс борын, аның сак җаны-тәне һава җитмәгәндәй тирән сулкылдап куйды. Дөнья тып-тын иде. Тып-тын. Бу тынлыкта көтмәгән-нитмәгәндә ишеткән авазга ул сискәнеп китте...

Керәшәләр зур бер көтүгә укмашып тузындылар-тузындылар да туган- үскән җирләреннән үзләрен ни көтәсе билгесез тарафларга очып киттеләр. Очынганнары, тузынганнары, канат ныгытулары көне буена күренеп торса да, гаип булуларын һичкем белешми, аңышмый калды: анысы иртән-иртүк – табигать, җиһан, тереклек уяныр-уянмас чагында ук булган иде, күрәсең. Булган да – узган-киткән. Тагын бер елсыз кабатланмас тамаша.
Керәшәләрнең инешнең ачык, биек, текә, нык, көнчыгышы һәм көньягы ярларындагы ипле оялары тәмам суынып өлгергәндер инде. Алар мәңгегә үги калды. Керәшәләр искегә оя кормый.
Резедә беравык кичәге шул манзараны исенә алып торды. Баягынак – иртәнчәк бит-кулларын юып, киенеп алгач, ул үзенең көзгедәге чагылышына күз атып алган иде. Шунда ул үзенең киң, ачык, дулкын-дулкын нечкә, әле болай артык сиздереп тормаган җыерчыклар сырлый башлаган маңгае, кыйгач, көрән кашлары астындагы кучкыл-кара күзләренең дә әлеге күләгәле, караңгы керәшә ояларын хәтерләтеп торганын искәреп алган иде. Ул моңа тәфсилләп дикъкать итеп тормады. Аның һәр елдагыча, шушы көндәгечә кабатлана килгән ифрат зур, һичнигә алыштыргысыз эше бар: ул мәктәпкә җыенды. Кичә мунчасын ягып, төштән соң бер өй аша торган сыер савучы Җәмилә белән иркенләп юынып чыкканнар иде, уртадан ерып тараган, шактый сыкы сарган чәче – ай-һайла! – ыспай гына күпереп тора. Тантаналы күмәк бәйрәм- сәйрәмнәрдә генә сирәк киелә торган ачык-көрән кәчтүм-күлмәге җайлы, зәвыклы, чиккән күн читеге бик таман; вак-төяк кирәк-яраклары салынган букчасы да ипле генә. Инде менә тәмен белеп кенә дөге боткасы ашап, йомшак солы печеньесе каба-каба, сөтле һындыба чәе эчкәч, өстәл яныннан торып, ул капка төбенә чыгып басты.
Көн матур иде. Һава әйбәт. Хәер, көннең матур, һаваның әйбәт икәнлеген 
уйлап тормыйсың инде. Моны шулай булмаганда гына искә аласың, дөньяга карап торырга һични комачауламаса, һәммәсе дә әйбәт. Ай, һәммәсе дә түгел шул ул. Болай... барысы да бер килеш, көндәгечә, берни дә үзгәрмәгән, бөтенесе кабатланып торган шикелле. Ә юк. Таягына таянган Гыйматдин абзый урам буйлап тыйтак-тыйтак үтмәде. Ул, Резедәләр очындагы соңгы могикан булып, бу тормышның ачысын-төчесен, сугыш фаҗигаләрен, гомер итүләрнең авырлыгын – хәер, байтак сөенеч-куанычларын да ахыргы мыскалынача кичергәннең соңында – яз башында якты дөньядан китеп барды.
Ата каз белән ана казларын, инде канатлары шактый ныгыган каз бәбкәләрен ялгызы гына калган Банат апа су буена төшерә чыккан.
Исәнлек-саулык сорашкач, Банат:
– Болай кая җыендың әле, Резедә? – дип сорады.
Резедә көр итеп, рәхәтлек кичереп:
– Мәктәпкә, мәктәпкә! – диде.
– И, онытып торам икән әле, пәрәми. Бүген мәктәп көнегез ич. Котлы булсын, котлы булсын!
– Рәхмәт яусын, Банат апа! Рәхмәт яусын...
– Сиңа барып тормасаң да гаеп түгелдер инде. Пенсиядәге килеш, диюем. Бу сүзләргә үпкәләсә дә, Резедә аны-моны сиздермәде.
– Йөрәккә нинди пенсия, Банат апа? Тәкъдиреңә язылгач. Ияләнгәч, күнеккәч.
– Бәлки шулайдыр, – диде Банат. – Алайса соңга кала күрмә. Сафа малае белән кызы баярак ук кузгалды. Быел безнең бөтен очтан шул ике бөртеккә калды.
– Мин аларны куып җитәм әле. Өлгерермен, өлгерермен. Моңарчы соңга калганым булмады, – дигәч, Резедә урам уртасындагы таш юлга күтәрелде. Авыл тып-тын иде әле. Хәзер көпә-көндез дә, кичкырын да шулай. Урамга чыгып басасың икән, карыйсың, күрәсең: әйләнә-тирә дә, әллә кайлар да буп-буш. Инешнең аргы ягындагы болынны узгандагы асфальт юлдан гына ара-тирә машиналар үткәли, ерак басулардагы техника шәйләнә дә, кибет тирәсенә юлга кузгалган чагында гына кешеләргә юлыгасың. Бераз хәл-әхвәл белешеп, бер-береңнең яңалыкларын сорашсаң, уртаклашсаң да, күңелләр тулып китә, җаннар иркенәеп, кинәнеп, җиңеләеп калгандай була. Югыйсә үзара аралашу тәмам тансыкка әйләнде. Резедә кайчакны аптырашта кала, йөдәп бетә: нигә авылда, элеккегерәк вакытлардагыча, кешеләрнең тавышы, көлешкәне ишетелми, көрлек, ихласлык, хөрлек әллә кая киткән дә адашып йөридер кебек. Гармун тавышы юк, төннәрен егет- җиләннең кыз-кыркынны озатулары юк, кычкырып җырлау, ташланып, онытылып бию юк. Ичмасам, этләрнең генә булса да өрүләре нигә шулкадәр дә боек, әйтеп җиткералмастай моңсу соң ул? Сузылыплар аткан алсу таңнарны кыл урталай бүлеп, мәңгелеккә дигәндәй каршылап торган әтәч тавышлары нигә гаярь, горур, армас-талмас түгел? Су буендагы тал төбендә кармак сабын тоткан килеш калкавычка текәлер алдыннан, каршыдагы болын кырыеннан бер укытучы Ильясның гына үтеп киткәләгәне чамаланып кала. Авыл халкының ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә кайткалаган бала-чагасы, туган-тумачасы күрешкәне күрешә, белешкәне белешә, ә югыйсә әйбәтләп, мәңге онытылмаслык итеп очрашулары әллә нидә бер генә диярлек. Дөньяны әзгә канәгатьлек, бөеккә, галилеккә омтылмау басып бетерде.
Шушылар хакында уйланып та, һичнинди уйсыз-нисез дә Резедә үзенчә ашыга-ашыга, тик кабаланмыйча барды да барды. Инде урамның үз очларын, зиратны үтеп, үрдәге мәктәпкә әйдәүче урамга аяк басканда, аңа күбесе хатын-кыз, сирәгрәк ир-ат очраштыргалый башлады. Аның белән башлап исәнләштеләр, ул җавап кайтара барды, әңгәмә кормады: аның барып җитәсе җире бар бит, шунда соңармыйча өлгерәсе. Аңа анда һәр елдагыча сүз әйттерерләр инде. Аны бераз каушатып та җибәрер, тик ул югалып калмас, зарыктырган, сагындырган, башкаларга кирәкле дип санаган түгәрәк-түгәрәк сүзләрен дисбедәй дөрес төзеп, тезеп, ялыктырмый гына әйтеп бирер.
Ә аңарчы барасы җиргә җитәсе бар әле. Әллә кайтасы микән? Әйе-әйе. Барыр җиргә кайтасы. Кайтасы шул, кайтасы.
Әллә кайларга җитеп ирешкәннең соңында үз ояңа әйләнеп-әйләнепләр кайтасы. Нәкъ кичәге керәшәләр кебек. Алар да, вакыты килеп җиткәч, үз ояларына әйләнеп кайтыр өчен китеп бардылар бит.
«Миңа да гел шушы мәктәбемә кайтасы, – дип уйлады Резедә. – Яшәгәндә дә, яшәп бетергәч тә. Бәлки, мин үз өебезгә мәктәптә яшәгәннән соң барып кына йөргәнмендер?»
Ул үз соравына җавап эзләп табуны кирәксенмәде. Яшәүне дәвам иттерер өчен, керәшәләр нибарысы ике ай буена борнап чыгар, үсәр, канат ныгытыр алдыннан озын-озак дистә айның аргы ягыннан кайталар. Яшәр өчен. «Мин – Резедә дә киләчәктә яшәр балаларымның канатларын ныгытырга кайтып барам», дигән уе аның үз җан канатларына да дәрт-дәрман шаукымы биреп куйды да – шундук басылды. Алар күптәннән – кырык өч ел буена үзләре үк әйләнәләр дә кайталар, әйләнәләр дә кайталар лабаса инде. Үз балалары исә, кими, киметә барып санаганда, шул саннан фәкать бер генә елга кайтыш шулай итәләр.
Ике улы, өч кызы. Юк, юк, уллары да кызлары.
Резедә ире Галиәхмәтне, сагышлы исенә алып: «Ансыз ничек булсын!» – дип уйлады. Әлеге сагышы исә иксез-чиксез булып, ул бетмәс-төкәнмәслеге белән аның ярты җанын тутырып, исән-имин тота иде.
Резедәнең, үзе белән Галиәхмәте шикелле үк, әти-әнисе дә йөзләгән бала-чага канатын ныгытып очырды. Үзләренең җиде пар газиз җан канатлары да, шөкер, сөбханалла, өлкәннәре Резедәгә биргесез төстә ару гына очалар да очалар әле.
И-и, бу уйлар, әй! Керәшәләрнең ясканулы, омтылышлы очынулары сыман җитезләр, төгәлләр. Зиһен ияреп өлгермәле түгел.
Шул вакытны Резедә әллә нишләп китте. Йөрәге тынсыз калдырып чәнчегән мәлләрдәгечә. Мәктәп юлындагы койма капкасын ачарга дип кулын күтәргәндә, ул:
– Чү! Бу ни бу? – дип куйды.
Һичнәрсәгә күзе төшмәс борын, аның сак җаны-тәне һава җитмәгәндәй тирән сулкылдап куйды. Дөнья тып-тын иде. Тып-тын.
Бу тынлыкта көтмәгән-нитмәгәндә ишеткән авазга ул сискәнеп китте. Аңа берәү аркан яктан, ягымлы гына итеп: – Исәнмесез, апа, – дип эндәште.

Ул әлеге тавыш иясен борылып тормастан ук танып алды да:
– Исәнме, Минһаҗева, – диде.
Ә җавап кайтарганына борылып җитәр-җитмәстән үк, әле генә ул «Минһаҗева» дигән зат аңа кочагын тутырган купшы чәчәк бәйләме сузып тора иде. Кибетче Мәдинә икән, Минһаҗева Мәдинә. Ул аның инде өченчегә йөкле икәнен яхшы белә. Ул зирәк, шаян укучы бала иде. Хәзер уңган, булган хатын. Берүк күз тимәсен. Мәдинә тагын:
– Исән-саумы, Резедә апа, – дип кабатлады. – Белем көне мөбарәк булсын! Резедә йомшак кына, чәчәкләргә җаны-тәне белән омтылып:
– Рәхмәт яусын, наным, – диде.
– Кичә-бүген бөтен чәчәкләремне сатып алып бетерделәр. Боларын сиңа сакладым, Резедә апа. Бар классыбыз исеменнән булсын, яме!
– Рәхмәт, наным, – дигәч, ул әйтергә ярыймы икән, юкмы дигәндәй сынап карап алды да: – Кайда... – дигәч тотлыгып, тынып, уңайсызланып калды.
Мәдинә аңлады. Аркан якка борыла төшеп, әллә кая читкә, еракларга карап, кая икәнлеге билгесез бер тарафка кулы белән җиңелчә генә ишарәләп:
– Әнә, – дип, авылның моннан башта түбәнтен, аннан соң, инеш күперен узгач, үргә таба күтәрелгән урамны чыгып, бераз баргандагы асфальт юл чатына борылган автобусны күрсәтергә теләде. – Баягынак бөтенесен Олы Юлга авылына озаттык. Башлангычлары, башка сыйныфлары белән егерме сигез бала. Икесе – минекеләр. Тагын биш укытучыбыз. Безнең мәктәпне бетерделәр ич. Сине дә көткәниек. Бүген өлгермәдең. Озатышырга өлгермәдең. Онытып җибәргәниеңмени, Резедә апа? Ярар инде, соң булса да, уң булсын, диләр. Менә, килгәнсең бит әле.
– Мин монда килмәдем, Мәдинә наным, – диде Резедә. – Мин монда кайтам. Мәдинә, аңлап җиткермичә:
– Кайтам? – дип сорады.
Резедә тыйнак кына:
– Кайтам, – диде. – Ә кайтырга беркайчан да соңга калмыйлар. Вакыты җиткәч, барысы да кайта.
Резедә, тагын борылып, бу яктан кояш төшмәгән ике катлы мәктәпнең ак кирпеч диварына карап торды. Аның караңгы тәрәзәләре ярдагы тезелешеп киткән буш ояларны хәтерләтә иде.
– Керәшәләр дә кайта әле ул, Мәдинә наным, кайта, – диде ул. – Киләчәктән әйләнеп кайта.
– Керәшәләр?

"КУ" 4, 2018

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев