Гаффар Тукае!

«Үз халкының эндәшмәвен кәгазьдә сурәтләгән язучы бөек була алыр иде. Каләмен үз халкының эндәшмәү канына манып язган язучы гына чын. Әлегә татар дөньясында мондый шәхес берәү генә: ул да булса – даһи Тукай».

Ә.Гаффар

 

Әдәбиятыбызның барлык жанрларында да иркен иҗат итүче, әдәби мәйданны күпсанлы хикәя-повестьлар, романнар, шигъри үрнәкләр һәм дистәдән артык пьесалары белән баеткан М.Горкий исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле язучы Әхәт Гаффарның иҗаты татар әдәбияты мирасында алыштыргысыз урынны алып тора.

Әдәбият мәйданына узган гасырның җитмешенче елларында хикәя жанры аша килеп, беренче хикәясе «Әҗәт» (1972) белән укучы күңелендә генә түгел, олпат язучылар, галимнәр1 күңелендә дә Ә.Гаффарга ышаныч туа, һәм әдип, әлеге ышанычны аклап, әдәби мирасыбызны берсеннән-берсе саллы, тирән фикерле, җәмгыятьнең проблема-үзенчәлекләрен, эстетик карашын, мәдәни традицияләрен һәм тарихын чагылдырган хикәяләре белән баета.

1970 елларда Ә.Гаффар үзен актив иҗат итүче каләм әһеле буларак күрсәтеп, повестьлар да иҗат итә. «Яра» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда әле» (1984), «Дәрья башы» (1986) һәм башка повестьлары дөнья күреп, аны тирән эчтәлекле, сәнгать алымнарына бай әсәрләр иҗат итүче язучы буларак таныта.

Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихы көчле вакыйгаларында татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.

Әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрларында да нәтиҗәле эшли һәм үзенчәлекле пьесалар яза ул. «Иртәгә улың булам» (1977), «Җиләк вакыты бер генә» (1978), «Соңгы ләкләк» (1980), «Язлар моңы» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1981), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары Татар драма һәм комедия театрында, Минзәлә, Чаллы, Эстәрлетамак, Оренбург театрларында куела.

Ә.Гаффарның, замандашлары образларын чагылдырудан тыш, күренекле тарихи шәхесләргә багышлап пьесалар язарга алынырга да җөрьәт итүен һәм әлеге эшне югары кимәлдә башкарып чыгуын үз вакытында тәнкыйть күтәреп ала. Әлеге төр пьесалар арасында Муса Җәлилгә багышланган «Хөкем» (1981), Мулланур Вахитовның тормышыннан «Сызылып таңнар атканда» (1984), Габдулла Тукай турында «Соңгы сәгать» (1986) драмалары бар.

Балалар өчен язылган әкият-хикәяләре, татар әдәбияты һәм сәнгате турындагы публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында очеркларын гына исәпкә алсаң да, чыннан да, Ә.Гаффарның тынгысыз каләме армый талмый милләт, әдәбиятка хезмәт иткәнлегенә төшенәсең.

Татар әдәбиятын күпмилләтле Рәсәйдә русчага яисә башка телләргә тәрҗемә аша беләләр. Бу урында Ә.Гаффар прозасының хәзерге татар язучыларыныкы арасында башка телләргә чагыштырмача күбрәк тәрҗемә ителгәнлеген дә билгеләп узарга кирәк. Аның иҗатын чит халыклар, беренче чиратта, «Долг» (1983), «Глоток воды» (1985), «Зерно и жернова» (1989), «Жизнь» (2008) исемнәре белән чыккан китаплары аша белә. Әлеге тупланмаларда исә төп урынны хикәя-повестьлары алып тора. Димәк, Бөтенрәсәй укучысы соңгы егерме биш-утыз ел эчендә дөнья күргән татар прозасын аның иҗаты аша да бәяли дигән сүз.

Исемнәре һәм иҗатлары белән үз халкының тарихыннан аерылгысыз шәхесләргә багышланган әсәрләр Ә.Гаффар иҗатында аерым урын алып тора. Әйтик, татар халкының бөек улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әсәрләре дә берничә аның. Моңа шаккатырлык та түгел, Тукай үзе исән вакытта ук иҗатчыларның үзәгендә булган, шигырьләре, тәнкыйть мәкаләләре белән чордашларын җәлеп иткән. Язучылар исә аның ятимлек чорын, авыр бала чагын, шәхесенең күпкырлылыгын халык күңелендә мәңге яшәтергә ашыкканнар.

Инде әйтелгәнчә, Ә.Гаффар иҗатында Тукайга киң урын бирелгән: драматик пьесасы, шигырьләре, хикәя-повестьларында да шагыйрь образын очрата алабыз. Тукайның күпкырлы шәхесенә сокланып язылган публицистик мәкаләләре шулай ук татар укучысын бөек шагыйребез белән таныштыруда зур роль уйный: «Хезмәт байрагы» газетасында – «Мәңгелек Тукай» (1982), «Татарстан яшьләре»ндә – «Мәңге нур син, и Тукай!» (1986), «Шәһри Казан»нда – «Мәңгелектән мәңгелеккә чаклы» (1998), «Ватаным Татарстан»да – «Уятучы бишек җыры» (2006), «Татар иле» газетасында – «Граммофон тәлинкәсендә – Тукай рухы» (2002). Ә.Гаффар «Ал үзеңә, Тукай!» шигырендә («Мәгърифәт», 1998), бүгенге дөньяда яшәүнең авырлыгыннан зарланып, шагыйрь рухына мөрәҗәгать итә.

Тукайның 100 еллыгы уңаеннан 1986 елда язылган «Соңгы сәгать» әсәре аерым игътибарга лаек. Ә.Гаффар әсәрнең жанрын үзе «хыялый поэма» дип билгели. Ә бөтен характеры, төзелеше, сәнгатьчә эшләнеше, конфликт үзенчәлеге ягыннан исә ул шигырь белән язылган трагедия жанрына карый. Эшләнешенең тулаем хыялга нигезләнүе, бөтен элементлары шартлылыкка корылуы аның үзенчәлеге булып тора. Әсәрнең эчтәлеген Тукай вафат булган көннең соңгы бер сәгате эчендәге вакыйгалар тәшкил итә. Әлеге сәгать эчендә, авторның иҗат фантазиясе ярдәмендә, Г.Тукай, үткәнгә – балалык елларына һәм киләчәккә сәфәр кылып, төрле чор әдипләре белән очраша. Вакыт символы итеп алынган сәгать, аның хуҗасы, шагыйрьнең мәхәббәт алиһәсе булган Гүзәл кыз образлары вакыйгалар барышында зур роль уйный. Сәгать тәгәрмәче, учакта пешерелгән бәрәңге детальләре әсәрнең төп фикерен чагылдыруга уңышлы ярдәм итәләр. Тукайның эчке дөньясын ачу өчен, Ә.Гаффар, үткәнгә кайту алымыннан файдаланып, кечкенә Апуш белән олы шагыйрь сөйләшүеннән Г.Тукайның еллар буе күңеленә җыелган уйларын, үпкә-сагышларын, сызлануларын укучыга һәм тамашачыга җиткерүгә ирешә. Трагедиядә Тукайның үз әсәрләре, башка шагыйрьләрнең әсәрләре уңышлы һәм күп файдаланылган. Биредә без Ә.Гаффарның шагыйрь образын яңача сурәтләргә омтылышы көчле булуын күрәбез.

1995 елда язылган «Дәрья башы» повесте Тукай бала чагының бер чорын – Кырлайдан Җаекка килгән вакытны үз эченә ала. 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге кандидатлары арасында язучы Ә.Гаффар да бар һәм аның әлеге повесть исеме белән аталган «Дәрья башы» повесть, романнар, хикәяләр җыентыгы зур бүләккә дәгъва кыла.

Китапны ачып җибәргән «Дәрья башы» повестеның исеме җисеменә туры килә. Ул кечкенә Апушның бала чагының мөһим бер чорын – аны шәхес буларак тәрбияләүгә зур этәргеч биргән Җаекка – яңа гына кызлары һәм уллары үлгән Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы йортына килү вакытын тасвирлый. Әсәр шактый кызыклы, гади структуралы, психологик күзәтүләргә, диалогларга бай.

Кырлайдан Җаекка алып баручы юл, чит-ят бер йортка аяк басу, «чираттагы әти- әниләр» белән танышу, кечкенә Апушның хис-кичерешләре әсәрнең сюжет линиясен тәшкил итә. Повестьтан моң сизелеп торуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу моңның сәбәбе – Апушның Кырлайны, андагы мәдрәсәне сагынуы, ятимлек газабы, ятимлек язмышына әрнү-үпкәләвендәдер. Аның яшьтәше Габдерәүфнең: «Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел», – дигән сүзенә каршы: «Кайда да бер. Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне...» – дип җавап бирүеннән бөтен җан әрнүен, юлда йөреп, анда сугылып, тегендә кагылып яшәвеннән аруын аңлап була.

Аерым эпизодларда Габдуллаҗан образында берьюлы моң да, сагыш та, сабырлык та бергә үрелеп, кушылып киткән кебек. Кечкенә Апуш «уеннарда катнашмый», «әти», «әни» дип дәшүләрне бик озак иттерәсе килә», «кайда да ирекле булмавын»а көрсенә. Аның тарафыннан «бар җанын – үткәнен, хәзергесен, күрәчәген – ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләре»н якыннарына да ишетергә туры килә:

«Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин... дим...»

Ә.Гаффар «Дәрья башы»нда бай кичерешләр палитрасын куллана, еш кына аларны тиз арада чиратлаштыра: без Габдулланың әле куануын, әле уңайсызлануын, әле тарсынуын, әле ятсынуын, әле көрлек хисләрен кичерүе белән очрашабыз.

«– Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы – Газизә анам.

– Бер атаңа өчәүме?

– Аталарым да шултиклем! Үземнеке – Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы – Сәгъди, Казандагысы – Мөхәммәтвәли. – Бай икән син! – диде Гәбдерәүф, тел шартлатып.

– Ие шул, – диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: – Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, – дип көйләп куйды. – Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде».

«Дәрья башы»нда Тукайның чын кешелек сыйфатлары, иман һәм рух ныклыгы алга бастырыла. Әдип монда “Тукай дини булмаган” дигән карашларга үз җавабын эзли: ул әле яңа гына танышып өлгергән «туганнары»на дин гыйлеме бирә, «мәгълүматлы мулла малае» буларак фикер йөртә, шәригать кушмаган эш-уеннардан ерак тора, һәр әйткән сүзен «Иман шарты», «Һәфтияк» кебек китаплар белән җөпләп бара.

«Дәрья башы» повестенда шулай ук детальләрдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү әдип каләменең бер үзенчәлеге булып тора. Әйтик, дала, юл, бүре, дилбегә, Апушның әрҗәсе, мунча кебек детальләр әсәрнең төп фикерен чагылдыруда уңышлы булып тора. Алар әсәрнең идея-эчтәлеген, анда чагылыш тапкан карашларны, Габдуллаҗанның образын тулаем ачарга ярдәм итә.

Повесть: «Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде», дигән җөмлә белән башланып китә. «Дала» образы – халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы. Шуңа бәйле рәвештә, әсәрнең беренче җөмләсеннән үк туган як моңнарын, якынлыкны тоеп була.

Юл детале исә, бер яктан, кечкенә Габдулла өчен Кырлай, Казан, Чистай, Оренбург, Җаек араларын тоташтырган чиксез киңлек булып торса, икенче яктан, Җаекка илткән юл – ятим Апушның тормышындагы әһәмиятле чор, ак кар белән уратып алынган, аңа күпмедер вакыт җиңеллек китерәчәк бәхет юлы. Менә бу Җаекка кайтуларын да «бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгел»: дүрт көн Казан каласында куналар, бер көн – Чистайда, бер көн – Оренбургта. Шул рәвешле, унсигез көн тоташтан юлда булырга туры килә.

Повесть башында – Җаекка бару юлында һәм әсәр ахырында – Габдуллаҗанның уйларында – бүре образы белән очрашабыз. «Ялгыз бүренең, танавын күккә чөеп, кыска итеп улавы» әйтерсең лә кечкенә Апушның күп кыенлыкларга, тормыш газапларына дучар ителгән тормышына киная ясый. Дилбегәне тоткан Сафиулланың сүзләре исә «бүреләр»не дошман буларак та аңларга этәрә:

«– Монда шулай бүреләр күпмени? – дип сорады малай. – Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде.

– Әй, Габдуллаҗан, дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан».

Сафиулланың юлда барган вакытта Габдуллаҗанга дилбегә тоттыруы һәм шәкертнең карышмавы – кечкенә Апушның Җаек чорында тормыш тәҗрибәсен җыярга, гомеренең җаваплы вакытына керергә әзерлеген күрсәтә булса кирәк. Әрҗә детале исә Апушны ятимлек ачысы сындырмавына, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмавына ишарә ясый:

«– Әрҗәмне үземә бир, – диде. – Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел.

– Мә алайсаң, – диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. – Ие, авыр түгел. Аның каравы... язмышың авыр...»

Повесть азагында Апушның Гыймадетдин белән мунча керү эпизоды, безнең аңлавыбызча, аеруча әһәмиятле, чөнки герой тормышында яңа этап башлануны, аның, ятимлек сәхифәләрен ябып – үткәндә калдырып, тормыш китабының яңа битен ачуын – «дәрья башы»на керүенә ишарә булып тора. Телгә алып узылган һәм башка кайбер символлар, әдәби детальләр, прототибы Тукай булган каһарманның ятимлеге турында уйланулар, аның эчке халәтенә, яшәеш кануннарына бәя белән төрле мәдәни катламнарның бер әсәр чикләрендә кисешү үзәгенә әверелә.

Ә.Гаффар сурәтләгән әдәби герой Габдулла Тукайны шактый реалистик, тулыканлы, катлаулы характерлы, көчле кеше итеп күзалларга ярдәм итә. Кыскасы, «Дәрья башы» повестенда Тукай образы укучылар алдында бөтенләй үзгә – сагышлы һәм көр күңелле, сабыр һәм җор сүзле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле Апуш булып ачыла. Әсәр, бөек шагыйрьнең бала чагын гына түгел, аның саллы иҗатын, тормышка карашын, каләме белән уеп калдырган уй-фикерләрен яңача аңларга, аларга яңача якын килергә ярдәм итә.

Йомгаклап шуны әйтә алабыз: Тукай темасы Ә.Гаффар иҗатында бик зур урын алып тора. Һәм әдипнең Бөек Шагыйрьгә багышланган әсәрләре Габдулла Тукай шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка, яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатына дан җырлый. Бер яктан, алар Ә.Гаффар иҗатының йөзек кашлары булып торса, язучыны олылап, укучылар күңелендә хәтер-ихтирамны яңартса, икенче яктан, татарның бөек улы Тукайга булган хөрмәтебезне арттыра, аның даһилыгы алдында тагы бер тапкыр баш ияргә этәрә.

 

 

Алинә БИКМУЛЛИНА, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты

 

"КУ" 04, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: