Логотип Казан Утлары
Тукай һәм татар әдәбияты

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары билгеле

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде.

Быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары рәсми рәвештә игълан ителде. Лауреатлар исемлеген Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы булу сәбәпле, лауреатлар игълан ителә торган бәйрәм форматы үзгәртелде. 26 апрельдә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтелә.

 

Рүзилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев