Үзбәкстан әдәбиятында модернизмның яңаруы: Фирганә мәктәбе

Элеккеге СССР территориясендә яшәгән төрки телле әдәбиятлар өчен уртак күренешләр шактый. Шуларның берсе – советчыл режим җимерелүгә үк модернизмның кабат яңаруы. Әмма ул һәр әдәбиятта үз юлы белән бара.

Бу яңарышның иң көчле дулкыны Үзбәкстанда күтәрелә һәм ул Фирганә үзәнендәге рус телле әдәбият белән бәйле була. Дөнья әдәбияты тарихына «Фирганә мәктәбе» дип, иң беренче чиратта,  Шамшад Абдуллаев исеме белән кергән феномен бу. Аны күзәтү милли әдәбиятыбыз, аның үсеш сукмаклары, модернизмнан соң нинди юлларны ни өчен сайлавы хакында аерым бер нәтиҗәләргә китерә.

Вакыт ягыннан, әлеге күренешнең оешуын 1991 елда «Звезда Востока» («Шәрык йолдызы») журналына Сабит Мадалиев һәм Шамшад Абдуллаевларның эшкә килүе белән аңлаталар. Яшьләр журналга яңа концепция белән килә: модернизм юнәлешен мәйданга чыгару – шулай итеп, Үзбәкстанда яңа әдәбият тудыруның максаты билгеләнә. 1996 елда бу хәрәкәтне җитәкләүчеләр журналдан китәргә мәҗбүр ителә. Әмма Фирганә үзәнендә башланган экспериментның үзбәк әдәбиятына, башка төрки әдәбиятларга да (мәсәлән, азәрбайҗан шагыйре Ниҗат Мамедов үзен шушы мәктәп традицияләрен үстерүче иҗатчы дип саный), дөнья мәдәниятенә дә йогынтысы зур була.

Минем китапханәмдә әлеге мәктәп вәкилләре үзләренең иҗат җимешләрен туплап чыгарган җыентык бар. «Поэзия и Фергана» («Шигърият һәм Фирганә») дип аталучы бу тупланмада (Үзбәкстан, 2000, 207 бит) Ш.Абдуллаев, Даниил Кислов, Григорий Коэлет, Вячеслав Усеинов, Хамдам Закиров, Вячеслав Ахунов, Сергей Алибековларның прозасы һәм шигырьләре, моннан тыш, Абдулла Хәйдәр, Ольга Гребенникова, Юсуф Караев, Александр Гутин, Евгений Олевский шигырьләре, моннан тыш тәрҗемәләр урын алган. Бүген бу авторларның күбесе төрле илләрдә яшәп иҗат итә, аларның әсәрләрен интернет битләрендә табып укырга мөмкин. «Фирганә мәктәбе»нең укучы алдында өр-яңа гаҗәеп бер дөнья ачарга сәләтле әлеге әдәбияты постсовет чоры татар әдәбиятында, башка төрки әдәбиятларда «яңартылган» модернизмнан үзенең тирәнлеге, тәэсир көче, серлелеге, вакыйгалылыктан баш тартуы белән дә нык аерылып тора. Бигрәк тә әдәбиятка әле яңа килә торган яшь язучыларга бу күренеш белән танышырга кирәк.

Әлеге феноменның үзенчәлеген Ш.Абдуллаев 1998 елда манифест формасында аңлатып карый. Аның фикеренчә, бу яңа юнәлеш Көнбатыш Европа, америка-инглиз әдәбиятларындагы югары модернизмга һәм җирле үзбәк әдәбияты контекстына йөз тотарга бурычлы. Шушы киселештә туган яңа иҗат итү рәвеше, стиле генә – яңа әдәбиятның укучы белән сөйләшү теле була ала дип ассызыклана.

Ягъни әлеге күренешне мәйданга чыгаручылар модернизм яңартуны үзбәк әдәбиятын социалистик реализм басымыннан коткару юлы дип күрәләр. Шуңа да рус әдәбиятын читкә куеп, үзләре әйткәнчә, «Урта диңгез», «инглиз-американ» әдәбиятларындагы казанышларны файдалану таләбе яңгыратыла.  (Чагыштыру өчен: Үзбәкстанда да шул ук елларда рус телле язучыларның модернизм әдәбияты тудыруга йөз тоткан һәм «Ташкент мәктәбе» дип исемләнгән берләшмәсе була, аңа Санҗар Янышев, Евгений Абдуллаев һәм Вадим Муратхановларны кертеп карыйлар.) Бу таләпнең дөньяга чыгуына «Фирганә мәктәбе»  төркеменә тупланган зыялыларның интеллектуаль дәрәҗәсе, укымышлылыгы, зәвыгы – чит телле әдәбиятларны үз җирлекләренә күчереп утыртырлык югары булуы да йогынты ясый, әлбәттә.

Рус модернизм әдәбиятына шул ук инглиз-американ әдәбиятларының йогынтысын исәпкә алганда, бу мәсьәләдә сәнгатьлелек ягыннан ниндидер көтелмәгән казанышларга килеп чыгу мөмкинлегенең зур булмавын да искәртергә кирәк. Поэтик яктан, чыннан да, рус әдәбиятына аваздашлыкны инкарь итеп тә булмый. Әмма «рус әдәбиятын читкә кую» таләбе, бу очракта,  советчыл идеологиядә арыну һәм үзгә, постколониаль милли дөнья сурәте тудыру кебек шәрехләнә. Милли дөнья сурәте – үзбәк мәдәнияте җирлегенә европа казанышларын күчереп үстерү нәтиҗәсендә хасил була ала дигән фикер ХХ йөз башы татар зыялыларының татар әдәбиятын үстерү юлын «үз туфрагыбызда чит ботактан киң ябалдашлы агач үстерү» (Җ.Вәлиди идеясе) кебек күзаллавын искә төшерә.

Татар әдәбиятында без модернизмның – ХХ йөз башындагы милли әдәбият белән «сөйләшеп», Татарстандагы рус телле язучылар иҗатында исә рус әдәбияты белән диалогта яңаруын күрәбез. Ләкин ХХ йөз башы татар әдәбиятында борынлаган күп кенә хасиятләр «Фирганә мәктәбе»  декларациясендә бар. Татарстандагы рус телле язучылар иҗатында да татар телле текстларда булмаган, әмма фәлсәфи-психологик кимәлдә кызыклы яңалыклар тәкъдим ителә.

Ш.Абдуллаев фикеренчә, «Фирганә мәктәбе»  текстларында гибрид стилистика – ягъни төрле, бер-берсеннән ерак торган компонентлардан бербөтен күренеш хасил ителү шарт. Бу сыйфат ХХ йөз башы татар модернизм әдәбиятында да бик әһәмиятле, әйтергә кирәк, төп үзенчәлекләрдән. Романтизмга хас сагышлы интонациянең калкулануы; социаль чынбарлыктан ерагаерга омтылу; ирреаль җирлеккә урнаштырылган предметларны натурализм чигенә җиткереп тасвирлау һ.б. шундый күренешләр дә, төп рольне үтәмәсәләр дә, ХХ-XXI гасыр чиге татар әдәбиятында күзәтелә.

Шулай итеп, Үзбәкстан мәдәниятендә яңартылган модернизм, вакыйгалар үзгәрешеннән бигрәк, кеше халәтенең, күзаллавының, кичереше-фикеренең, тышкы дөньяның, табигатьнең, вакытның хәрәкәтен тасвирлау объекты ясый, шуның белән һәр мизгелнең, һәр кеше күңеленең, һәр гомернең кыйммәте хакында сөйли башлый. Һәм моны милли тирәлектә, җирлектә башкара. Нәтиҗәдә бик кыска вакыт аралыгында яңа үзбәк әдәбияты туу өчен поэтик база булдырыла һәм әлеге яңа әдәбият мәйданга чыга. Алай гына да түгел, «Фирганә мәктәбе»  төркеменә кергән зыялылар милли үзаң, үзбәк тәңгәллеге, үзбәк теле һәм сәнгате турында концептуаль күзаллау формалаштыра башлыйлар, үзбәк милләтенең яңа, постсовет мәдәнияте нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапның бер варианты калыплаша. 1990 еллар ахырына Үзбәкстанның бу проектны кабул итәргә әзер булмавы ачыкланса да һәм ул өзелеп калса да,  аның ХХI гасыр үзбәк әдәбиятына йогынтысы гаять көчле була. Ул әлеге милли әдәбиятка кыска вакыт арасында үз тамырларына әйләнеп кайтырга, башка төрки әдәбиятлар белән чагыштырганда да, милли дөнья сурәтенә һәм милли хикәяләү рәвешенә тизрәк якынаерга мөмкинлек бирә.

Постсовет чоры башка төрки әдәбиятлар турында сөйләгәндә, алардагы күренешләрне үзебезнең татар әдәбиятындагы процесслар белән чагыштыру табигый. «Фирганә мәктәбе» төркеменә кергән язучылар, шагыйрьләр әсәрләрен укыганда, рәсемнәрне караганда алар татар ментальлегенә бик якын, үз тоелалар. Араларында ХХ йөз башы татар язучылары әсәрләренә аваздаш мотивлар һәм хикәяләү рәвеше еш очрый. Роман жанрын нык активлаштырган бу төркем язучылар иҗатында татар әдәбиятындагы нәсер, парча, лирик-фәлсәфи, психологик проза белән якынлык аермачык. Текстларның, рус телендә язылуларына карамастан, милли әдәбият үрнәге буларак кабул ителүләре гаҗәеп бер тәэсир тудыра.

«Фирганә мәктәбе» язучылары иҗаты татар әдәбиятында рус телле язучыларга бер яклы гына карашның һәм татар әдәбиятына, һәм рус телле язучылар иҗатына зыян салуы хакында искәртә кебек. Бу күренеш бүгенге татар әдәбиятында хәтта модернизм юнәлешендәге әсәрләрдә дә социаль башлангычның, әхлакый мотивларның нык саклануының һәм күпчелек очракта зыян китерүенең сәбәпләре хакында да уйландыра. Шул ук вакытта фикердәшләр булган бер төркем яшьләрнең мең еллык тарихка ия милли әдәбиятны үзгәртә алу, аңа кыска вакыт аралыгында сикереш ясау юлын табу мөмкинлегенә ия булуы турында да сөйли.

"КУ" 11, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: