Төрки әдәбиятларда пост-постмодернизм: Борһан Сонмезнең «Истанбул Истанбул» романы

Төрки телле әдәбиятлар арасында төрек әдәбиятының урыны үзгә. Бу аңлашыла

да. Элеккеге СССР территориясендә аерылып, тимер пәрдә артында рус әдәбияты

йогынтысында яшәгән төрки әдәбиятлардан аермалы буларак, ул ХХ гасыр буена

дөнья әдәбияты дулкынында үсә. Дөнья, Европа әдәбиятларында барган күренешләр

аңа турыдан-туры үтеп керә. Кайбер очракларда исә, әйтик, Орхан Памук иҗаты

мисалында, дөнья әдәбиятындагы процессларны җитәкли дә. Шунысы кызык: бүген

төрки телле әдәбиятларда постмодернизм объекты булып киткән күп кенә мотивлар

башлап, Орхан Памук иҗатында күренгән иде: шәрык һәм гареб мөнәсәбәтләре –

«Белая крепость» («Ак кирмән», 1985); традицияләр һәм яңачалык мөнәсәбәтләре –

«Меня зовут Красный» («Минем исемем Кызыл», 1998); дин һәм заман мөнәсәбәтләре

– «Снег» («Кар», 2001); китап – «Новая жизнь» («Яңа тормыш», 2017) һ.б. Башка төрки

(элеккеге СССР территориясендә яшәгән) халыклар әдәбиятында постмодернизм

күренеше тугач һәм аның гаять үзенчәлекле сыйфатларга ия булуы беленгәч, «Европа

тибындагы постмодернизм» һәм «йомшак постмодернизм» төшенчәләре төрек

әдәбиятын – беренче төркемгә, ә инде башка төрки халыклар әдәбиятын – нигездә,

икенче төркемгә аера.

Әмма бүгенге сүзебез постмодернизм турында түгел. ХХ гасырның соңгы

елларында әдәбият-сәнгатьнең постмодернизм этабын үтүе, постмодернизмнан

соңгы, ягъни пост-постмодернизм дәвере туу хакында фикерләр әйтелә башлый.

Шунысы кызык: Европа әдәбият белеменнән килүче әлеге төшенчәләр үзгәрешсез

диярлек безнең җирлеккә дә үтеп керә. Әмма шул ук чит әдәбиятлар авторларының

аерым әсәрләренә кагылышлы кулланыла. Постмодернизм һәм пост-постмодернизм

әдәбиятының аермалары хакында бүгенге көнгә кадәр бәхәсләр бара. Гади генә

итеп күзаллаганда, бер текст эчендә берничә «авторы» булган берничә текстны (2-4)

берләштергән постмодернизмнан аермалы буларак, пост-постмодернизм күпсанлы

текстларның башлангычын үз эченә ала. Әмма анда, классик әдәбияттагы кебек, автор

берлеге сакланып, мәгънәләр исә уен алымының интертекстуальлек чикләрен үтеп

чыгып, зуррак масштабларда кулланылуыннан туа.

Без сайлаган әсәр – төрек язучысы Борһан Сонмезнең «Истанбул Истанбул» романы

рус теленә тәрҗемә ителгән пост-постмодернизм үрнәге булып тора, ул Казан китап

кибетләрендә сатуга чыкты. Әдәбият яратучылар китапны да, яңа әдәби юнәлешне

дә үз итәрләр дип исәплим.

Соңгы сүз итеп, романга Мансур Халлаҗ сүзләре сайланган: «Тәмуг без газап

чиккән урында түгел. Тәмуг – безнең газапларга беркем дә игътибар итми торган

урын». Ул әсәрне, бер яктан, суфи-мөселман күзаллавына урнаштыра; роман

эчендә Мансур Халлаҗны телгә алу исә тормышны үзгәртергә алынган кешеләрнең

(романда бу үзгәреш үткәннән азат булу – үткәнгә табынудан арыну кебек аңлатыла,

шуның янәшәсендә тоталитаризм – үткәнне үзгәрешсез саклау механизмына әйләнә)

теләсә кайсы заманда, илдә булуы турындагы фикерне ныгыта. Икенче яктан,

модернизм, постмодернизм яки пост-постмодернизмның төп сыйфаты – тормышяшәеш сурәтен хаос, газап оясы хәлендә сурәтләү икәнлекне (тормыш – тәмуг)

тагын бер кат ассызыклый. Романны укып чыккач, ул тагын бер яңа мәгънә ала: әсәр

Данте Алигьериның «Илаһи комедия»се (1321) белән аваздашлыкта, әдәби диалог

формасында иҗат ителгән. Дантеның тәмугның 9 катын сурәтләве һәм 10нчы итеп

чистарыну урынын куюы романның 10 бүлектән гыйбарәт структурасына тәңгәл килә.

Данте тәмуг һәм оҗмах сурәте тудырып, кешеләргә хас сыйфатлар хакында сөйләсә,

төрек язучысы җәмгыятьнең тәмугтан да явызрак булуын исбатларга алына, шул ук

вакытта тәмугтагы кешеләрдә оҗмахка лаек сыйфатларны да барлый.

Романда тарихлар күп, дидек. Язучы җир астындагы төрмәдә утыручы дүрт

тоткынның: студент Демиртай, Доктор, чәчтараш Камо һәм Күхейлан абзыйның берберсенә, вакытны уздыру өчен, төрле тарихлар сөйләве алымын куллана. Геройлар

тормышында булган дип бирелгән тарихларның да уйлап табылган икәнлеген

ассызыклап, язучы Докторның «тикшерүчеләрнең сорау алуы вакытында, җәзалауга

түзә алмыйча, монда ишеткәннәрне сөйләү куркынычын» әйтеп, Камоны кисәтүен

кертә.

Тарихлар арасында төрек фольклорыннан, аерым әдәби әсәрләрдән өзекләр бар.

Шул ук вакытта роман турыдан-туры тагын бер текст белән бәйләнештә: ул – Джованни

Боккаччоның «Декамерон»ы (1354). Тарихлар арасында «Декамерон»ның өченче

көндә сөйләнгән унынчы новелласы – Алибәк тарихы бар. Бишенче көнне сөйләнгән

бишенче новелладагы хатыны – сеңлесе булып чыгу тарихы романда үзгәрәк, тагын

да катлаулырак табышмак итеп файдаланылган.

Романның тугызынчы бүлегендә геройлар да «Декамерон»ны искә төшерәләр.

Аның исеме 10 көн сүзеннән булуы телгә алына. Бу очракта әсәрнең ун көн эчендә

җәмгыять тормышын төзү турындагы уйланмасы Сонмез романының уйланмасын

төгәлләштерә: җир астындагы төрмәдә дүрт кешенең ун көн эчендәге тормышын

тасвирлап, төрек язучысы кешелек җәмгыятенең сурәтен тергезүгә алына. Сонмезнең

дүрт герое – дүрт кеше тибы, ул моны беренче бүлектә Достоевский геройларына

бәйле ассызыклый. Алар, Боккаччо геройлары кебек үк, үлем белән очрашканнар.

Үлемгә барганда да, алар өчен холык-фигыльләрендәге төп сыйфат үзгәрешсез кала:

Демиртайда – тугрылык, Докторда – дәвамчанлык, киләчәкне кайгырту, Камода –

мәхәббәт, Күхейланда тормышны идеалга охшатып үзгәртү омтылышы ул. Аларның

һәрберсендә башка кеше өчен гомерен дә бирергә әзер булу сыйфаты өстен булып

чыга. «Декамерон» белән уен язучыга кеше фәлсәфәсен җиткерергә ярдәм итә. Беренче

бүлектә кабатланган, хакыйкатьнең – кешенең үзендә булуы турындагы фикер дә

шуны ассызыклый.

Фәлсәфи мотивлардан, вакыт фәлсәфәсе; язмыш; тормышның уен булуы; ялган

күзаллаулар белән яшәү фәлсәфәсе калку. Аларны укучы мөстәкыйль тарихларга

әйләндерә ала. Төп фәлсәфи мотив булып, тормышның ялган, уен, уйлап табылган

чынбарлык булу фикере күренә. Ул сөйләнгән тарихларда кабатланып бара, картограф

төшергән утрауның Истанбул булып чыгу турындагы унынчы бүлектәге тарих аны

алга чыгара.

Романдагы төп тарих – тоталитар җәмгыятьнең ирек, хакыйкать эзләүчеләрне

эзәрлекләү тарихы. Әмма шуның белән янәшә күпсанлы тарихлар һәм тарихка

әйләнергә сәләтле мотивлар бар. Чын мәхәббәт тарихы (Камо-Махизәр); ата белән ул

тугрылыгы (Доктор); хыянәт (Али Кремень исемен файдалану) һ.б. Һәр укучы әсәрдә

үз тарихын беренче планга чыгарырга сәләтле. Гаҗәеп ассоциацияләр уята торган,

тормышның бик күп якларын калкуландырып, укучыны аерым бер нәтиҗәләр ясауга

алып килерлек, җәмгыятьтәге күп катламнарның тормышларына кагылган роман

мәгънәләр-фикерләрнең масштаблылыгы белән гаҗәпләндерә. Бер яктан, аның Европа

мәдәниятендә билгеле ике текстны нигезгә алуы әсәрне шушы мәдәнияткә якынайта.

Романда төрек мәдәни кодларының көчле булуы аңа милли колорит бирә. Бу сукмак

башка төрки әдәбиятларда да табылырмы – анысын киләчәк күрсәтер.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: