Камал Абдулланың "Сихерчеләр үзәнлеге"

Азәрбайҗан әдәбиятының «беренче постмодернисты» Камал Абдулла үзенең өч

романы белән дөньякүләм таныла. Беренчесе – «Неполная рукопись» («Тулы булмаган

кулъязма») – Европа әдәбиятлары, аерым алганда, Умберто Эко йогынтысында

язылган дигән тәэсир уята һәм язучыга без әле генә телгә алган беренчеллекне алып

килә. Классик (реализм һәм романтизм) әдәбиятны модернизм-постмодернизмнан

аеру өчен әсәрдә тергезелгән дөнья сурәтен «гармония – хаос» үлчәвенә салып

карау сорала. Тормыш хаос халәтендә тасвирлана икән, бу – модерн яки постмодерн

юнәлеше, диләр галимнәр. Үз эчендә модернизм һәм постмодернизмны аеру өчен дә

шундый иң мөһим билге бар: постмодернизм әдәбиятында бер текст эчендә берничә

авторы булган берничә текст бергә үрелеп урнаша. «Неполная рукопись» шушы

таләпләргә җавап бирә. Романда Милли кулъязмалар институтына килеп, XII гасыр

кулъязмасын тапкан галим-филологның аны уку тарихы – бер әсәр булса, Баяндур

ханның шпион эзләү һәм фарсы шаһы Исмаил Хатаи тарихы Деде Горгуд исеменнән

бәян ителә. Аларның башка «авторлары» да бар: беренчесендә – Баяндур хан, фарсы

шаһы тарихын билгесез кеше хәтере саклый. Бер-берсе белән үрелеп, бу тарихларга

мөстәкыйль тарихлар хасил итәрлек мотивлар урнаша. Ягъни укучы фантазиясе шул

мотивларны үз хыялында үстереп, үз «әсәрен», тарихын таба. Шул рәвешле, романда

постмодернизмның төп шарты үтәлә: «автор үлеме» концепциясе гамәлгә ашырыла.

Төрки әдәбиятларда постмодернизм күренеше хасил булу «Европа постмодернизмы

үрнәге» яки «шәрык постмодернизмы» дигән төшенчәләр формалашуга китерде.

Әйтик, Камал Абдулланың без әле генә телгә алган әсәре – Европа әдәбиятлары

тибында. Әмма төрки әдәбиятларда постмодернизм күренеше киңрәк җәелгән саен,

аның Европа әдәбиятларындагы әсәрләрдән аермасы ныграк күзгә ташлана бара.

Нәтиҗәдә башта төрки әдәбиятларда модернизм һәм постмодернизмның үзенчәлекле

булуы, барлык сыйфатлар да сакланмау турында фикер әйтелә. Хәзер бу күренешне

«йомшак постмодернизм» («мягкий постмодернизм») дип атау фәнни әйләнешкә кереп

килә. Безнең бүгенге сөйләшүебез дә шушы күренешнең иң матур үрнәкләреннән

булган әсәр – Камал Абдулланың язучы үзе роман-фантазия дип атаган «Долина

кудесников» («Сихерчеләр үзәнлеге») турында булыр.

Ул хәзерге төрки телле әдәбиятлардагы иң яхшы, гаҗәеп тәэсирле фәлсәфи

әсәрләрдән саналырга лаек. Романда өч текст бар: сихерчеләр үзәнлеге тарихы;

Кәрванбашы тарихы; аның әтисе – палач Мәмәдкули тарихы. Әмма өч тарихны

да бер автор – язучы берләштерә («автор үлеме» күзәтелмәү бу очракта «йомшак

постмодернизм» дип бәяләүнең төп шартына әйләнә). Кәрванбашы һәм Мәмәдкули

тарихлары безне борынгы заманнарга алып китә, әлеге ике текст та бер структурада

– хакыйкать эзләү һәм үч алу кебек иҗат ителгән.

Кәрванбашы тарихында укучы Күзгә күренмәс тау артында Сихерчеләр үзәненең

булуы хакында белә. Анда тылсым ияләре яши. Кәрванбашы үзенең кәрванына юлны

шушы үзән аша саба: аңа әтисенең рухы белән очраштырырлык сихерче табарга кирәк.

Сәйах, Ак дәрвишнең укучысы, риза була һәм Мәмәдкули улына гаилә тарихын сөйли.

Моны белгәч, Кәрванбашы шаһтан үч алырга ниятли: аңа агулы таяк бүләк итә. Сер

ачыла, ул Кәрванбашының һәм аның хатынының үлеменә китерә. Аларның улын исә

Сәйах үзе белән алып китә. Үч алып, хакыйкатьне торгызу омтылышы фаҗигагә китерә.

Мәмәдкули тарихы – үч алуның кешене палачка әйләндерүе ул. Әтисенә хыянәт

иткән һәм мәгъшукасы белән бергәләп, аны үтергән өчен, яшүсмер әнисенең җанын

кыя – аның палачына әйләнә. Шуннан соңгы тормышы – шаһка палач буларак хезмәт

итү. Бу канлы тарихта палачка рөхсәт ителмәгән вакыйгалар килеп чыга. Ул әти-әнисен

үзе үтергән Шахваренның гомерен саклый һәм аны уллыкка ала. Аннары Мәмәдкули

һәм тол хатын Перниса бер-берсенә гашыйк булалар. Әмма шаһ бу мәхәббәтнең

палачны үзгәрткәнен күрә: аңа Пернисаны (Кәрванбашының әнисен) үтерергә боера.

Мәмәдкулины һәм Шахверенны исә шаһ үтерә.

Шул рәвешле, ике тарих та уртак фәлсәфәгә алып килә: үч тойгысы кешене һәлак

итә. Яратып, кылган гөнаһларны кичереп яшәргә кирәк дигән фикерне калкуландыра.

Әмма әсәрнең иң кызыклы һәм тәэсирле тарихы – сихерчеләр үзәне тарихы. Ул

вакыйгаларны һәм укучы үстереп китәргә мөмкин мотивларны бер үзәккә җыя. Суфичыл

өйрәтүгә нигезләнгән һәм шуны тергезгән тасвир гаять үзенчәлекле, бер үк вакытта динисуфичыл мәдәни тамырларга барып тоташкан кебек тоела. Бик вак детальләргә кадәр

игътибар итеп сурәтләнгән бу дөнья – кешелек югалткан мөселман-суфи мәдәниятенең

символы булып та аңлашыла. Ак дәрвишнең җанын үзендә йөртүче Сәйах аның кешелек

хәтереннән җуелып бетмәвенә өмет бирә. Шул ук вакытта ул реинкарнация тәгълиматын

белдерә. Бу очракта Ак дәрвишнең үтерелүе – Ислам тарихындагы друзлар, Сүрия

суфиларының Исламнан аерылып чыккан тармагы белән бәйле мәгълүматларны искә

төшерә. Сәйахның Ибраһим Хаҗи һәм Кәрванбашы белән сөйләшүендә телгә алынган

топонимнар: Ак дәрвишнең Дамәшкъта, Алеппода, Хаҗибтә дин юлында булуы шул хакта

сөйли. Шәрыкның бөек шагыйрьләре һәм фикер ияләре Руми, Газзали, Мансур Халлаҗ

шигырьләрендә тергезелгән күзаллау белән дә ассоциацияләр туа.

Ак дәрвиш белән бәйле үч мотивы кабат калкып чыга. Аның дәрвиш өйрәтүен

белгән 23 укучысы, остазларын үтерүгә җавап йөзеннән, кешелек дөньясы бу өйрәтүдән

файдалана алмасын дип, упкынга сикерәләр. Ак дәрвишнең җаны Сәйахка күчү –

үчләнүгә капма-каршы позиция булып аңлашыла.

Суфичыл өйрәтү дә – хакыйкать эзләү, моны язучы образлы аңлата: «Без йолдызлар

дип атый торган урыннардан саркыла торган яктылык юлы – Аллаһка юл ул». Аллаһка юл

– хакыйкать эзләү юлы, яктылыкка илтә! Үч алырга теләгән сихерчеләр җиргә караңгылык

чакыра. Шул рәвешле, язучы үч юлын – кичерә һәм ярата белүгә каршы куя, беренчесен

– караңгылык һәм кан түгү, икенчесен – яктылык һәм матурлык кебек төгәлләштерә.

Текст гаять матур һәм анда символлар, яңадан-яңа фикерләр җемелди тора. Символлар

һәм ассоциатив алымнар куллану ягыннан көчле булуы, уйлап табылган дөньяның

кыйссаны хәтерләтүе сәбәпле, романны модернизм агымына кертеп караучылар

да булды. Әмма төрле вакытка караган төрле тарихларның, мөстәкыйль әсәрләр

дәрәҗәсендә төгәлләнеп, бер текст эченә урнашуы аны постмодернизм юнәлешендә

карарга мөмкинлек бирә. Әмма бу – төрки әдәбиятларга хас йомшак постмодернизм

үрнәге, безнең милли әдәбиятыбызның да үсү юлы.

Хөрмәтле укучым, бу әсәргә матур анализ ясау – үзе бер ләззәт булыр иде. Әмма ул очракта

укучы әсәр белән танышу һәм аннан үз күңеленә якын тарихларны аерып чыгару ләззәтеннән

мәхрүм калачак. Шуңа да азәрбайҗан язучысының бу романын (калган романнарын да)

укырга тәкъдим итәм. Әсәр рус телендә, Мәскәү нәшриятларында да басылган.

 

"КУ" 9, 2019

фото: Википедиа

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: