Логотип Казан Утлары
Татарстан. Тарих. Шәхесләр.

Туган җирнең бәрәкәте – күкрәп үскән иген кырында

– Туган җиремне калдырып китү турында уйлап та караганым булмады. Ул хакта сүз кушып, әти-әни белән сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим. Язылмаган канун буларак кабул ителгәндер инде ул.

Казанда таң атып килә. Кояш нурлары машина тәрәзәсе аркылы үтеп йөземне җылыта. Рәхәт. Язгы кояшның яктысы да йомшаграк шул. Без бүген Мордовиягә, андагы милләттәшләребез янына кунакка юлга чыктык. Шәхсән үземнең бу якларга беренче баруым. Максатыбыз – Ләмбрә районының Аксёново авылы тормышы белән танышу. Ни хәлләрдә яшәп яталар икән, нинди гамьнәр аларда? Юлыбыз Сембер аша үтә. Республикабыздан читтә дә татар авылларының күплегенә таң калдым. Алар матурлыгы, төзеклеге белән сокландыра...

Көн төшкә авышканда, Мордовиягә килеп җитеп, Ләмбрә җирләренә аяк бастык. Аксёново авылы безне биек манаралы матур таш мәчете белән каршы алды. Әйтерсең биредә динле, иманлы халык яшәгәнлеген авыл башыннан ук искәртеп тора бу иман йорты. Авыл урамнарында татар рухы сизелә, ә җирле халык үзара «кардәш» дип сәламләшә. Татарстаннан йөзләрчә чакрым ераклыкта туган телне ишетүнең күңелдә нинди хисләр уятканын читкә чыгып карагач кына аңлыйсың икән. Аксёново авылын русчалатып, исемен үзгәртеп йөртсәләр дә, чынлыкта бу авылга Әхсән бабай нигез салган. Тирәнрәк тарихи чыганаклардан күренгәнчә, бу авылны Сөнбай исемле кеше нигезләгән дигән мәгълүмат та бар.

Тарих турында гәпләшкән арада Аксёново авылының күренекле эшмәкәре Рәфикъ Аяз улы Фәтхуллов безнең каршыга үзе килеп чыкты. Күрештек, хәл-әхвәл сораштык. Кайнар чәй белән пәрәмәчтән авыз иткәч, танышу киеренкелеге кимеде. Шуннан соң, Аксёново авыл җирлеге башлыгы Гайсә Җафар улы Йосыпов, безне Мәдәният йорты белән таныштырды. Аның диварларында татар халкының күренекле язучылары һәм галимнәренең портретлары урын алган. Бу күренеш тә күңел түренә матур гына кереп урнашты. Журналыбызның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов авылның урта мәктәбенә очрашуга юл алдылар. Ә мин Рәфикъ Аяз улы белән авыл тормышы, Мордовиядәге татарларның яшәеше, киләчәккә нинди планнар корып яшәүләре турында сөйләшеп калдым.

Зур гына эш бүлмәсе тәрәзәсеннән авылның иген кырлары күренеп тора. Әлегә анда ниндидер зур вакыйга алдыннан гына була торган тынлык. Өстеннән пар күтәрелгән кара туфракка тиздән бәрәкәтле орлык төшәр, һәм ул башак булып күккә омтылыр. Татар яшәеше турындагы сүзебез үзеннән-үзе иген, икмәк, зур уңыш серләре турында сөйләшүдән ялганып китте. Туган авылының җирләре, үзе җитәкләгән «Юлдаш» фермерлык хуҗалыгы турында сөйләгәндә, ни өчендер, Рәфикъ Аяз улының күзләре уйчанланып калды. Туган җире өчен шулкадәр борчылып, аның һәр аршыны хакына янып-көеп яши торган кеше икәнлеге күренеп тора. 2001 елда ул «Юлдаш» хуҗалыгын оештырып, анда атлар үрчетергә ниятли һәм Саранскига барып биш ат алып кайта. Бүгенге көндә биредә 500 баш ат бар. Ат җене кагылган дип, шундый кешеләр хакында әйтәләрдер инде ул.

Яңа гасыр башында илдә-көндә үзгәрешләр башлана. Бу үзгәрешләр авыл тормышына аеруча нык тәэсир ясый. Халыкка күпләп пай җирләре өләшәләр һәм озак та үтми аларны сатып ала башлыйлар. Шул чакта авыл халкы, туган туфрагын читләргә бирергә теләмичә, Рәфикъ Аяз улына тапшыра да инде. Атлар үрчетү белән беррәттән, хуҗасыз җирләр булырга тиеш түгел дип, җиң сызганып кырларны да эшкәртү эшенә керешә Рәфикъ әфәнде. Туган җирен яратырга, кадерләргә ничек өйрәнде икән ул? Җирләрне карау, иген үстерү эше никадәр генә авыр булса да, ул бу эштән баш тартмый. Туган җир һәм туып-үскән нигез кебек төшенчәләр арткы планда калып, үзләренең кадерен җуйган чорда яшибез бит. Нилектән шундый хәлгә калып бара соң дөнья? Беребезне дә, әти-әнисе, туган туфрагыңны яратма, бу җирләрне кадерләмә, дип өйрәтми. Димәк, кешеләр, төрле авыр шартларга куелып, үз эшләренең кирәксезгә әйләнүе аркасында гына туган җирләрен калдырырга мәҗбүр була. Рәфикъ әфәндегә бу хактагы сорауларым белән мөрәҗәгать иткәч, ул һич икеләнүсез:

– Туган җиремне калдырып китү турында уйлап та караганым булмады. Ул хакта сүз кушып, әти-әни белән сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим. Язылмаган канун буларак кабул ителгәндер инде ул. Әтием Аяз Хәсән улы Саранскига йөреп 50 ел буе приборлар ясау заводында хезмәт куйды. Әнием Зәйтүнә Зәкәрия кызы шулай ук Саранскида эшләде. Мәгәр алар авылны ташлап китү турында һичбер сүз кузгатмады. Безнең авыл Саранскидан егерме чакрым гына ераклыкта бит, шәһәрдә эшләп, авылда яшәү мөмкинлеге бар. Бәлки, авылыбыз сакланып калуның бер сәбәбе шулдыр.

Гаиләдә биш бала үстек – дүрт малай, бер кыз. Кечкенәдән бер-беребез белән дус-тату булдык. Урта мәктәпне тәмамлап, Калининград төбәгендә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткәннән соң да, туган җиремә сагынып, ашкынып кайттым. Күрше Белозерье кызы Зәйтүнә белән кавышып, матур гына гаилә кордык. Аллага шөкер, бүген ике улыбыз Раушан һәм Дамир да үсеп буйга җиттеләр.

– Туганнарыгыз белән дуслыкның көчле булуы турында әйттегез. Аңлавымча, сез әле дә бер-берегезгә бик якын һәм бер-берегезгә терәк булып яшисез...

– Безнең дошманлашып йөрергә, сүзгә килергә вакытыбыз юк иде, чөнки иртәдән кичкә кадәр эштә булдык. Эштәге кешенең кирәкмәгән нәрсәләргә вакыты калмый. Үзем өчен дә балаларны кечкенәдән эш белән үстерүне төп максат итеп куйдым. Хәзер барыбыз да биш вакыт намазда, әлхәмдүлилләһ. Әнием ягыннан Ибрай бабаем мулла булган, авыл мәдрәсәсендә дини сабаклар укыткан. Димәк, Ислам дине безнең нәсел тамырларында ук бар.

Бу урында, авылга кергәндә, безне каршы алган мәчет күз алдына килә. Аның төзелешенә дә зур өлеш керткән Рәфикъ Аяз улы. Авылларында өч мәчет бар һәм аларның ишекләре һәрчак ачык. Мөнбәрләреннән намазга чакырып, көненә биш тапкыр моңлы азан яңгырый. Мәчетләргә халык күп йөри. Бик матур итеп, тәравих намазлары, ифтар ашлары, Мәүлид бәйрәмнәре уздыралар икән.

Авылларындагы мәдәният йортында да тормыш кайный. Бүгенге көндә Саранскида төбәк дәрәҗәсендә уздырылучы «Авылым тавышлары» дигән җыр бәйгесе дә Рәфикъ әфәнденең башлангычы белән оештырылган. Узганында барлыгы 250 бала чыгыш ясаган. Сәләтле балаларга ярдәм һәм зур этәргеч булган әлеге чара быел унынчы тапкыр үткәрелә. Татарның рухи байлыгы онытылмасын, авыл моңнары яңа буыннарга да барып ирешсен өчен тырышып йөрүләре юкка түгел. Үз эшләренең нәтиҗәләрен күреп сөенә бүген Әхсән (авылның исемен ни өчендер нәкъ менә шулай – дөресләп язасым килә) авылы халкы. Мәктәпләрендә дә татар мохите яши. Татар теле һәм әдәбияты укытыла. Сабантуйны да уздырмыйча калганнары юк. Быел Әхсән авылына нигез салынуга 350 ел тула икән. Шул уңайдан бик зурлап, Сабантуй бәйрәмен уздырырга әзерләнәләр.

Уңышлар турында сөйләшеп утыру бик күңелле. Барысы да шулай җайлы һәм шома гына алга бара аламы, әллә бер генә каршылык та очрамыймы мондагы татарларга, дигән уй үзеннән-үзе күңелне борчый. Тормыштагы бихисап мисаллар шулай уйларга мәҗбүр итә һәм аерым калыпларга буйсындыра.

– Әлбәттә, проблемалар бар һәм алар күп. Ни өчен дигәндә, авыл хуҗалыгы гомер-гомергә иң күп хезмәт көче таләп ителгән өлкә. Анда эшләү шартлары авыр. Безнең табигать шартлары авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен аеруча сыный. Табигать тарафыннан бер сыналсак, уңышны җыйганнан соң икенче сынау башлана. Җыеп алган икмәкне урнаштырырга да кирәк бит. Ә авыл хуҗалыгы товарларына бәяләрне үзегез беләсез. Кыскасы, бу өлкә үзен-үзе берничек тә акламый. Монда күп вакыт табышка эшләмисең, дигән сүз. Шуңа да яшьләр авыл җирендә калырга теләми. Алар шәһәргә китеп, матур киенеп, тыныч кына ял итеп йөрүне өстенрәк күрә. Ә инде түләү дә тиешле дәрәҗәдә булмаса, аларны эшләтү мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгы үсештә булсын өчен дәүләт ярдәме бик кирәк. Көнбатыш тәҗрибәләрен күзәтеп барырга тырышам. Анда авыл хуҗалыгы 50% ка дотацияләнә. Бәлки якын киләчәктә безгә дә караш үзгәрер, катлаулы проблемалар белән күзгә-күз калмабыз, дип өметләнеп яшибез.

Бүгенге көндә авыл җирендә хезмәт куйганнарны үзара берләштереп, корпорацияләр төзү хакында да фикерләр ишетелә башлады. Дәүләт башлангычы белән махсус контроль астында узачак ул. Рәфикъ Аяз улының бу җәһәттән үз фикере бар:

– 2017 елның сентябрь аенда «Татар бизнесменнары» исемле клуб оештырдык. Бүгенгә кырык кеше берләштек. Кайсыларыбыз сату-алу, кайсыларыбыз җитештерү белән шөгыльләнә. Һәр атнаның сишәмбесендә әлеге клубны оештыручы 12 эшмәкәр очрашып төрле мәсьәләрне хәл итәбез. Берләшеп, бер-беребезнең ихтыяҗларын исәпкә алып эшлибез. Мәсәлән, кошчылык фабрикасы хуҗасына күпләп сатып алыр өчен бодай кирәк, мин шуңа да алдан сөйләшеп, җирләрнең күп өлешенә әлеге культураны чәчәм. Ул да сыйфатлы ашлык эзләп йөрми, авыл кырында кирәкле бодай үскәнен белеп тора. Мондый берләшүгә мин бер дә каршы түгел, киресенчә, уңай карыйм. Без бу юнәлештә алдан күреп эш башлаганбыз инде, димәк.

– Алга таба нинди ният-максатлар белән яшисез?

– Мин Аллага шөкер, дип яшим. Тормыш алга бара, узган гомер белән бергә тормыш тәҗрибәсе дә килә. Шушы тәҗрибәне яшьләргә биреп калдырасы килә. Улларыбызга да һәрчак бердәм булып яшәргә кирәклекне төшендерәм, үз тәҗрибәмне өйрәтәм. Алар да сынатмаслар, мәгънәле итеп яшәрләр, дип өметләнәм. Алга таба да шулай матур гына яшәргә һәм эшебезне үстерергә язсын.

...Биек манаралы мәчетләре белән әллә кайдан ук балкып торган зур татар авылларын күреп, сокланып кайттык бу сәфәрдән. Кояш та көне буе безгә елмаеп кына торды. Ә Мордовиядә яшәүче милләттәшләребез Казанга һәм халкыбызга күп итеп сәлам әйтеп калдылар.

 

"КУ" 06, 2019

Фото: архив

Теги: очерк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев