Онытылмас еллар хатирәсе

Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга

да 74 ел булды. Янә сугыш кырында ятып калганнарны искә төшерәбез,

аларның фронттан килгән, инде саргаеп беткән хатларын укыйбыз.

1941 елны әти фронтка китә. Аны, гомумән, күпләгән авылдашларыбызны

озаткан көн бүгенгедәй күз алдымда. Авыл шау-гөр килә. Кемнәрдер елый,

кемнәрдер юата. Гармун тавышына кушылып, моңсу гына җырлаулар ишетелә.

Кыр капкасын чыккан чакта

Күтәрелде томаннар.

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар!

 Бу – китүчеләрнең саубуллашуы. Әтиебез абыем Дамирны һәм мине җитәкләп

кибеткә алып керә дә мандолина сатып ала: «Мин кайтканчы уйнарга өйрәнеп

куегыз!» Без аның бу васыятен үтәдек. Абыебыз да, шушы көнне өйдә бабасы

янында калган бер яшьлек Энгель дә, үсеп җиткәч, мандолинада уйнарга өйрәндек.

Менә китүчеләр, аларны Кләүле стансасына кадәр озата баручылар кибет

каршындагы олауларга төяләләр. Әниебез дә әтине озата бара. Арбалар кузгала.

Без елыйбыз. Әтиебезнең өлкән туганы Кыям абзый безне юата: «Еламагыз,

балалар, еламагыз», – ди, ләкин үзенең күзеннән дә яшь ага. Мәрхүм

озакламастан үзе дә фронтка китте һәм шул китүеннән әйләнеп кайтмады.

 Әтиебез романтик рухлы, татар моңы белән сугарылган кеше булган. Бик

матур җырлаган. Бездә аның сугыш кырларыннан язган хатлары сакланган.

Кайвакыт аларны алып, кат-кат укыйбыз. Һәрберсе сагыну хисе белән тулы.

1943 елның 19 мартында язган хатын үзе яратып башкара торган:

«Урал суы, болын буе,

Сандугачлар сайрый болында,

Ташлар ватып, таулар кичкәндә дә,

Сез булырсыз минем уемда», –

дигән сүзләр белән тәмамлаган. Шушы җырны мин үзем генә калганда,

әтиебезне искә төшерә-төшерә җырлап йөрим.

Мәрхүм олы абыебыз Дамир белән дә махсус хатлар алышып торган ул. Абыебыз

бер хатында: «Әти, мин сиңа бик күп хатлар язсам да, ала алмадың, ахры. Без сине

бик нык сагындык. Өч елдан бирле сине – әтиебезне күрергә, кочакларга тилмердек

бит инде, әни һәм иркәләрем сине төштә күрсәк тә шатланабыз», – дип язган.

Хатларның сугыш сәбәпләре аркасында шактый тоткарланган чаклары да

була. Бездән хәбәр алмагач, әтиебезнең борчылып, рәнҗешен белдереп язган

хаты да бар. Билгесезлектән аптырап елавын да яшермәгән: «Айга якын хат

алмагач, еламый буламыни?» – дигән ул.

Сугыш башлангач, әниебезне ул вакыттагы Шөгер районының иң зур

авылларыннан булган Түбән Чыршылыга мәктәп директоры итеп билгелиләр. Без

сугыш елларын шунда үткәрдек. Мәктәптә биш йөздән артык бала. Барысының

да диярлек әтиләре һәм туганнары фронтта. Авылда күпчелек хатын-кыз һәм

бала-чага. Ятимлек, ачлы-туклы тормыш хөкем сөрә. Әнине партия оешмасы

секретаре итеп тә сайлыйлар. Аның өстенә халык арасында агитация эшләрен

оештыру да йөкләнә. Укытучыларның барысы да аның тирәсендә. Алай гына

түгел, үзешчән сәнгатьтә дә шулар ук. Концертлар оештыралар, фронттагы һәм

илдәге хәлләр белән таныштыралар. Халыкка яшәү көче биреп торалар.

Әниебезнең бертуган апасы Минзифа Шагали җизнәбез белән Ярославльгә китеп

яшиләр. Аларның Марс, Хурия, Җитез һәм Лена исемле балалары була. Бөек Ватан

сугышы вакытында фашистлар Ярославльне бомбага тоталар. Апабызның Җитездән

гайре һәммә баласы һәлак була. Җитез апабыз шин заводында эштә булганлыктан

исән кала. Үзе теләп фронтка китә, аннан хатлары да килгәләп тора. Фронттан

әниебезгә язган бер хатында мондый сүзләр бар: «Апакаем! Кайбер чакта шулкадәр

Ярославльне сагынам, ташларын, җирен, әти-әни йөргән җирне үбеп елыйсым килә.

Баш иеп, дошманга кайгымны күрсәтергә теләмим, алар минем яшемне күрмәсләр.

Бу – беренчесе. Икенчесе – ни өчен минем Ярославльдә калмавым. Ата-анасы үлде,

ә ул ялангач түгел, тамагы тук, дип әйтерләр, дим. Кул-аягым бар, башым исән әле.

Әти-әниемнең үлеменә дошман шатланмас, мин аларны ачы яшь белән елатырмын».

Чыннан да, ул үзен-үзе аямастан, каты сугышларда катнаша.

Менә аның фотосы. Аны җибәргән хатында мондый сүзләр бар: «Апа, мин

сиңа үземнең карточкамны җибәрәм. Ул бик куркыныч, мин урыс кызына

охшаганмын. Мин андый түгел».

Тагын бер, 1945 елның 5 мартында әниебез исеменә язган хатында мондый

сүзләр бар: «Апа, минем өчен борчылма, үлсәм-үләм, ләкин әти-әниебезнең

һәм сезнең йөзегезгә гарьлек китермәм».

Ул Белоруссиядә партизаннар хәрәкәтендә дә катнаша. «Участнику

партизанского движения» дигән беренче дәрәҗәле орден белән бүләкләнә.

Сугыш беткәч, безнең яныбызга кайту уе белән яши. Безгә үзенең

кием-салымнарын җибәргән посылкасындагы хатында мондый сүзләр яза:

«Исәнмесез, кадерле Әминә апа һәм бәләкәй туганнарым Дамир, Индүс,

Энгель. Барыгызга да нык сагынычлы сәлам. Шушы көннәрдә авылда

булырмын дип уйлыйм. Шуның өчен күп яза алмыйм. Үзем исән-сау. Сезне

дә шул хәлдә дип беләм. Әминә апа, сезгә кайсыбер әйберләремне җибәрәм.

Алар сиңа да, балаларыңа да булыр. Кайберләрен төзәт. Балалар үскәндер инде.

Йә үзең бишмәт тегәрсең, йә Дамир, Индүскә, Энгельгә нәрсә булса да чыгар.

Хат көтәм, ничек торуыгыз турында яз, апа. 10.VIII.1945.»

Ләкин шуннан соң Җитез апабыз хәбәрсез югалды. Эзләтеп карадык. Бервакыт

Лукашенко белән очрашканда, аның ярдәмен дә сораган идем. Ләкин нәтиҗәсез.

Хатлар, хатлар! Аларны укыганда, тарих җанлана сыман, инде мәңгелеккә

киткән якыннарыбыз терелгән кебек тоела. Ләкин безгә әти белән дә, Җитез апа

белән дә күрешү насыйп булмады. Әтиебез, рота командиры Риза Шәйхетдин

улы Таһиров, Латвияне фашистлардан азат итү өчен барган дәһшәтле сугышлар

вакытында һәлак була. Шул кайгы кәгазен алгач, әниебез ничәмә көннәр буе

без, балаларына да әйтмичә, ут йотып йөргәндер. Елагандыр, ләкин ялгызы,

берүзе. Беребезгә дә белдермәстән. Әйе, шушы онытылмас еллар көндәлеген

бүген дә тыныч кына укып булмый. Аларны барлаганда, ничәмә-ничә

туганыбызның үле хәбәре килгән кәгазьләргә дә юлыгабыз.

Әтиебез хакындагы шушы кечкенә генә, ләкин эченә зур кайгы сеңдергән кәгазьдә

рота командиры Риза Шәйхетдин улы Таһиров 1944 елның ноябрендә Латвияне азат

итү өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булды һәм Ауц өязенең Звани

хуторында җирләнде, дип язылган. 1967 елның августында мин шушы хуторны

эзләп Ригага килдем. Аннан автобуска утырып Ауцка юнәлдем. Автобустагы

юлдашларым латышлар, минем кая һәм нигә барганым белән кызыксындылар. Мин

аларга шушы җирләрдә һәлак булган әтиебезнең каберен эзлим, дидем. Алар миңа

уңышлар теләделәр. Ауцта миңа бу шәһәрнең беркайчан да өяз үзәге булмаганлыгын

әйттеләр һәм тулы белешмә алу өчен Ригага – республика хәрби комиссариатына

барырга тәкъдим иттеләр. Анда кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген аңлаттылар,

бер полковникның исемен атадылар. Һәм янә автобуска утырып, Ригага юнәлдем.

Ни күрим, автобуста минем шул ук юлдашларым кире кайтып киләләр икән. Алар

да, мин дә шатланыштык. Эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп бирдем.

 Рига военкоматына килеп җиттем. Өске катлардан ашыга-ашыга

офицерлар аска агыла. Каршыма очраган һәрбер офицердан, гафу үтенә-үтенә,

фамилияләрен сорыйм. Янәсе, аларның миңа кирәге кырыемнан үтеп китмәсен.

Шуларның берсе борылды да, өстән төшеп килүче берсенә күрсәтеп: «Әнә ул,

сезгә кирәк кеше», – диде. Мин исә, шулай ук гафу үтенеп, аны туктаттым һәм

йомышымны сөйләп бирдем. Ул кулымнан тотты да кабинетына алып керде.

Бик күп кәгазьләрне тикшереп карап чыкканнан соң, әтиебезнең җәсәде Салдус

шәһәренең туганнар каберенә күчереп күмелгәнлеген әйтте. Шатлыгым эчемә

сыймый. Мин шушы мәрхәмәтле полковникка рәхмәтемне әйтеп, аның белән

саубуллаштым һәм тимер юл вокзалына юнәлдем.

 Икенче елны янә Латвиягә киттем һәм, Ригада поезддан төшү белән үк, Салдуска

бара торган автобуска утырдым. Андагы военкоматта ныклап исемлекләрне

тикшергәннән соң, әтиебезнең исемен табып, мондагы туганнар каберлегендә

җирләнгәнлеген әйттеләр. Туганнар каберлегенә бардым, ләкин меңләгән исем

арасында үземә кирәген күрмәдем. Һәм янә военкоматка килеп, исемлектә

әтиебезнең фамилиясе күрсәтелмәгәнлеген әйттем. Шушы эшләр өчен җаваплы

старшинадан бу хатаны төзәтеп, мәрмәр таштагы исемнәр тезмәсенә әтиебезнең

исемен яздыруны, фотосын төшереп, миңа җибәрүен үтенеп, аңа чыгымнары өчен

акча да биреп калдырдым. Ул үтенечемне үтәячәгенә вәгъдә биргәч, тынычланып,

Казаныбызга кайтып киттем. Старшинадан хәбәр булмады. Ләкин эшен эшләгәндер,

тик фотосын гына эшләтә алмагандыр дигән өмет белән, 1987 елны энем Энгель

белән әниебезне Салдуска алып бардык. Әнине кунакханәдә урнаштырып, үзебез

туганнар каберлегенә киттек. Ләкин мәрмәр таштагы исемлектә әтиебезнең исеме

юк. Теге старшинаны таптык. Ык-мык килсә дә, хатасын төзәтергә җыенмаганлыгын

аңладык. Ул вакыт әле партия системасы җимерелмәгән. Киттек райкомга. Безне

беренче секретарь кабул итте. Аңа хәлебезне аңлаттык. Ул шул ук мизгелдә

военкоматка шалтыратып, кемнәрнедер пыр туздырды һәм хәзер үк әтиебезнең

исем-фамилиясен нәкъ аларның үзләрендәге исемлектәге кебек итеп мәрмәр ташка

язып куярга дип әмер бирде. Әмернең үтәлешен барып тикшердек һәм, әтиебезнең

исемен күргәннән соң, әниебезне каберлеккә алып килдек. Ул анда намаз укыды,

шуннан җир алып кайтып, аңа гөл утыртып үстерде. Әниебез исән чагында гөл ел

саен чәчәк атты һәм әтине искә төшереп үсте.

Инде бүген әниебез дә гүр иясе. Без, аларның балалары, оныклары әкрен

искән йомшак таң җилләре аша аларның һәр икесенә сәламнәребезне, якты

тормыш юлына бастырганнары өчен иксез-чиксез рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын.

 

фото: belem.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: