Очерк: «Малайка» (Йокысыз төн)

Йокысыз төн

Аны нужа бик яшьли куып йөртте. Тормыш тегеләй дә, болай да сынады...

Гали ишле гаиләдә үсте. Сугыштан соңгы ачлык еллары, авылларда михнәт чигүләр аның да җанын күп тапкырлар тетрәндерде. Ничарадан бичара хәлендә калган яшүсмер Галинең күңелен, тора-бара, фәкать бер уй биләде: алга таба ничек көн күрергә, ничек ачлыктан исән-сау яшәп калырга?..

Әйе, инде сугышлар бетсә дә, илленче елларда аның әти-әнисенә ишле гаиләне туйдыру ифрат та авыр иде. Шул михнәтләрне күреп яши торгач, ахыр чиктә, ул да түзмәде, алтынчы сыйныфны тәмамлагач, теләсә-теләмәсә дә, туган авылы Баландыш белән озакка хушлашты...

Шушы фикергә килү болайрак та булды: бер көнне ул төнлә, йокы аралаш, әтисе белән әнисенең сөйләшкән тавышларын ишетеп калды:

– Балаларны таптык та таптык табуын, – диде әтисе Мәгъсүм, аптырап. – Хәерчеләр генә арттырдык… Инде хәзер шул балаларны ничек туйдырырга белгән юк. Өстәл артында тезелешеп утыралар да, тәмам артык кашык кебек, нәүмизләнеп, күзгә карап торалар…

– Нишлисең бит, – диде әнисе Гөлшаһидә, бу сөйләшүне авыр кичереп. – Дөньяга килгәч, аларның да яшисе бар… Юкса, мин аларны сыныкка туймасыннар өчен таптыммыни? Якты киләчәккә өметләндереп: өндәделәр, таладылар, сөрделәр…

Алар икесе дә, шулай сөйләшә-сөйләшә, иртәгесе көнгә өмет баглый-баглый, йокыга талды. Тик Гали генә йокыга китә алмады. Әтисе авызыннан ишетеп калган «артык кашык» гыйбарәсе аның бәгырен телгәләде… Әйтерсең, бу аның үзенә генә атап әйтелде. Һәм ул, борсаланды, күңелендә сорау арты сорау туды: миңа нишләргә, кая барырга? Әллә берәр училищега укырга китәргәме? Әнә, Казанның 7 нче һөнәр училищесында укыган авылдашы Сәлим ничек кенә киенеп кайтмаган?! Өстендәге курсант формасы үзенә килешеп, сыланып тора. Сокланып туймассың! Аякларында ялтыравыклы ботинкалары… Безнеке кебек тишек галуш түгел инде…

Икенче көнне ул мәктәпкә укырга да бармады, уйлашырга дип, шыр ятим үскән авылдашы Госман янына китте.

– Госман! – диде ул, зур яңалык әйтергә җыенгандай. – Әйдә, без дә, Сәлим укыган училищега барып карыйк әле?

– Казангамы?

– Әйе, шунда берәр һөнәргә дә өйрәнербез.

Гали җиденче сыйныфка укырга бармады.

Укытучы Саимә апасы: «Җиденче классны тәмамласаң, син безнең мәктәптә дә эшли аласың, – дип тә үгетләде, – җыр дәресен булса да укытырсың. Гармуныңда уйнап, «Сарман» көйләрен бер сыздырып җибәрерсең. Тавышың, моңың бар…» Укытучы апасы белән килешмәде ул, «китәм тек китәм…» янәсе, «артык кашык булып яшәгәнче...»

Әйе, аңа инде авылы Баландыш мәктәбендә «Сарман» көйләрен уйнарга, җырларга туры килмәде. Үҗәтлеге җиңде, аны ерак юлга чакырды…

...Алар, Госман белән икесе, Казанга юл алдылар. Калага килеп җиткәч, җиденче училищены да эзләп таптылар, Сәлимнең үзен дә күрделәр. Аннары ул авылдашларының директор кабинетыннан чыкканын да көтәргә булды.

Егетләр, кыюсыз гына кергәч, директорның ишек төбендә туктап калдылар.

– Тыңлыйм сезне? – диде аларга кызыл галстук таккан урта яшьләрдәге ир, егетләрне баштанаяк күзәтеп. Һәм ни әйтерләрен көтте.

– Безне училищега укырга алыгыз әле, – диде чаярак Гали, кыюлана төшеп.

Директор, авыл егетләре күңелен аңлаган хәлдә, җавапны бераз көттерде, аннан үз карарына килеп кырт кисте:

– Набор бетте, алмыйбыз… – диде.

– Кайда алырлар икән? – диде Гали.

Директор бу юлы иңбашларын гына сикертте:

– Белмим… Бәлки, «Соцгород»тагы 16 нчы училищега барып карарсыз. Анда слесарьлыкка укыталар…

Казанның «Соцгород» шәһәрчегендәге уналтынчы училищесын да эзләп таптылар. Биредә училище директоры хатын-кыз иде. Кыяфәтенә караганда, шактый ук горур да күренә, кабарынкы соргылт чәчләре һәм күкрәкләре мин-минлеген дә сиздереп тора кебек. Ул, егетләргә ачык чырай күрсәтергә ашыкмый гына сорап куйды:

– Кайсы районнан килдегез?

 – Сабадан.

– Кайсы авылдан?

– Баландыш авылыннан.

– Белемегез?

Егетләр бер-берсенә карашып алды. Гали, колхоздан китәргә бернинди рөхсәт юклыгын аңлап, җавапны үзе тотты.

 – Алтынчы классны тәмамладык…

 – Яхшы, – диде директор, ризалашып һәм егетләрнең исем-фамилияләрен журналына язып та куйды. – Җиденче группада укырга тиеш буласыз. Сидоров Геннадий Петрович группасында. Хәзер аны күрерсез, ул нишләргә кирәген үзе аңлатыр…

Егетләрнең, директор бүлмәсеннән чыкканда, башлары күккә тигән иде!

Җиденче группа җитәкчесе Сидоров егетләргә күрсәтмәләрен бирде:

– Хәзер тулай торакка урнашыгыз, комендантка шушы записканы бирегез. Ул бүлмә мәсьәләсен хәл итәр. Аннары мунча керерсез, формалар алырсыз…

Егетләр барысын да группа җитәкчесе кушканча эшләде. Күңел дигәннәре шатланып туймады. Шәһәр мунчасында юынулар үзенә бер рәхәт ич. Формаларны кигәч, куанычлары эчләренә сыймас дәрәҗәдә булган иде дә... Ләкин...

Менә алар икенче көнне төркемдәшләре белән сафка да чыгып бастылар. Бераздан Геннадий Петровичның командирларча әмере яңгырады:

– Сафин Гали, Кашапов Госман, выходите из строя!..

Аннары Геннадий Петровичның икенче әмере яңгырады:

– Хәзер үк директор кабинетына, Ольга Николаевнага кереп чыгыгыз. Ул сезне үзендә көтә.

Чыннан да, Ольга Николаевна аларны көтеп тора иде.

 – Керегез! – диде, егетләрне ярым ачык калган ишектән күреп алып.

Көтелмәгән бу хәлдән алар, директор кабинеты ишеге төбендә тукталып калды. Авыр тынлыкны директор үзе бүлде:

– Менә нәрсә, егетләр, без сезне училищега кабул итә алмыйбыз. Сезнең белемегез җитеп бетми, гәрчә алтынчы сыйныфны тәмамласагыз да… Так что не получается… – Һәм ул як-якка кулларын гына җәйде.

Егетләр бу хәлгә ышанырга теләмәде. Ничек болай була инде? Группада алтынчы сыйныфны тәмамлаган укучылар да бар бит? Ни чарадан бичара хәленә төшкән Гали, директор каршына ук килеп тезләнде дә, аның аякларын кочып алып:

– Апай! Зинһар, калдырыгыз безне училищеда?.. – диде һәм болай дип тә өстәргә мәҗбүр булды: – Безнең әти-әниләребез дә юк… – Аннары ул елап ук җибәрде.

Ханымның бу кадәресенә дә исе китмәде, кабарынкы чәчен кулы белән тарагандай сыпырды да кырыс тавыш белән кырт кисте:

– Что это такое? Вставайте сейчас же…

Гали, теләр-теләмәс кенә, аягына басты һәм чигенә-чигенә китәргә мәҗбүр булды…

Сөмсере коелган үсмерләр, директор кабинетыннан, ризасыз гына, башларын иеп чыгып киттеләр. Аннары, формаларын салып, иске киемнәрен табып кияргә мәҗбүр булдылар. Егетләр әлеге хәлнең серенә төшенеп бетмәделәр шул... Чынлыкта балаларын урнаштырырга дип, кәттәрәк кешеләр килеп чыккан иде... Алар директорны кызыксындыра белгәннәр. Инде шул вакытта ук ришвәт дигән нәрсә тамыр җәйгән булган. Егетләргә әле гаделлек төшенчәләренә төшенергә, «син – миңа, мин – сиңа!» принцибын аңлап җиткерергә иртәрәк иде шул…

 Инде хәзер нишләргә? Шушы сорау урамда калган егетләрне бер-берсенә каратты. Аларның, барыбер дә авылга кире кайтасылары килмәде. Аеруча Галинең, әтисе авызыннан ычкынган «артык кашык» дигән сүзләр, янә дә исенә төшеп, күңелен тынгысызлап тора иде. Шулай аптырап, шәһәр урамнарында каңгырап «адашып» йөргәч, ахырдан алар Ульяновск шәһәре ягына бара торган бер поездга утырып киттеләр. Анда да училищелар бар дип ишеткәннәр иде. Кем белә, бәлки, берәр җае чыгып куяр әле.

Поезд Арзамас станциясенә кадәр алып килде. Тукталышта торган арада, егетләр, тамак ялгап алырга дип, вагоннан төшкәннәр генә иде, сакчы милиционерлар, «бу нинди «беспризорниклар тагы», дип, аларны эләктереп тә алды. Ярый әле җавап тотканда, үзләренең каян икәнлекләрен яшерә белделәр, юкса туган якларына кире җибәрәчәкләр иде. Аннары, «беспризорниклар» буларак, Лукаянов шәһәрендәге детдомга озаттылар… Ахырдан алар моңа да бик сөенделәр. Аеруча ятим Госман куанды.

Детдомга эләккәч, тамакка да ярыйсы гына тиенелде. Һөнәр эшенә өйрәтергә керештеләр, ФЗӨ дә укыдылар. Гали бик тырышты, бар эшкә дә теләп алынды. Һөнәрсез бер эш тә кырып булмаслыгын яхшы аңлады ул. Мастерскойда тимерен дә игәде, гайка, болтларын да борды. Техникага хирыслыгы артканнан арта барды. Ул инде, агач арбаларны җитәрлек тарткан кеше, хәзер исә, азмы-күпме сызымнарга да төшенә башлады.

Бер көнне, дәрестән кайтып барганда, урамда аны таныш булмаган бер ир туктатты:

– Әй, егет, син кайдан?

Гали, чит-ятлар «кармагына» эләгүдән сагаепмы, әйтергәме, әйтмәскәме дип, аптырабрак калды. Аннары, бу ирнең зыянлы кешегә охшамаганлыгын сизенгәч, әйтеп куйды.

– Татарстаннан…

 Аның «Татарстаннан» дигәнен ишеткәч, ир кешенең йөзе ачыла төште һәм ул икенче соравын бирде.

– Исемең ничек, малайка?

– Гали.

 – Ә мин «дядя Володя» булам. – Ул егетккә кулын сузды. – Таныш булыйк…

Ул, ихтыярсыздан, үзен «Малайка» дип яратып кына дәшкән «дядя Володя» артыннан иярде. Һәм ялгышмады. Оста куллы, тәҗрибәле ир, кара чәчле, тут йөзле авыл егетенең күзләрендә эшкә дәртләнеп, янып торуын да сиземли алды. Соңрак аның һәрнәрсәне отып, тиз аңлап алу сәләтен дә чамалады һәм алар бер-беренә тиз ияләшеп киттеләр, төрле-төрле эшләргә дә җигелделәр: түбә дә яптылар, бетон да койдылар. Инде аралаша торгач, «дядя Володя»ның комбайнчылар әзерли торган һөнәри-техник училище мастерскоенда практика дәресләрен алып барганлыгы да ачыкланды. Шушы танышлык аңа, бер елдан соң, комбайнчылар әзерләү курсында укып чыгарга ярдәм итте…

Яшь комбайнчы Гали, Горький өлкәсенең Лукосовский районына эшкә җибәрелде. Ул шундагы бер колхозда «Сталинец-6» комбайнында урып-җыю эшләренә кереште. Беренче елны ук, яшь белгечләр арасында беренче урынны яулады. Ә икенче елны аны, үз теләге белән, чирәм җиргә – Казакъстан далаларында үскән игенне урып-җыярга җибәрделәр. Тракторын да, комбайнын да йөртә белмәгән чакта, күп нәрсәләргә

өйрәткән, тормыш сабакларына төшендергән «дядя Володя» үз «Малайка»сын

озатырга килде, хәерле юллар теләп калды… Мең рәхмәт аңа!


Фото: pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: