Логотип Казан Утлары
Татарстан. Тарих. Шәхесләр.

«Малайка» (Икмәктә – хикмәт…)

Бер поездда чирәм җиргә баручы утыз ике кешедән торган механизаторлар төркеме, ниһаять, Казакъстанның Актүбә шәһәренә килеп тә җитте.

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Икмәктә - хикмәт...

 

Бер поездда чирәм җиргә баручы утыз ике кешедән торган механизаторлар төркеме, ниһаять, Казакъстанның Актүбә шәһәренә килеп тә җитте. Төрле-төрле җирләрдән җыелган кешеләрне башта шунда тупладылар. Аннары, кайсын кая, төркем-төркем итеп, район хуҗалыкларына озаттылар. Гали Биргизск районының зур гына ундүрт бригададан торган Тжабас совхозына килеп эләкте һәм шунда төпләнеп эшли башлады.

Инде моңарчы да шактый тәҗрибә туплап өлгергән тырыш егет, Казакъстан далаларында гөрләп үскән иген басуларына килеп кергәндә, үзе дә шул иген басуларыдай дулкынланды. Ул, әле кайчан гына бик тә тансык булган, гәрәбәдәй эре бодай бөртекләрен уч төпләрендә дә уып-уып ашады. Яшьтән үк күңеленә сеңеп калган шул бөртекләр аңа бүген дә бик кадерле. Күңеле янә дә бер кат шуңа инанды: барысы да ашауга, тамакка бәйле… Аңа да, туган иленнән бер чыгып киткәч, үз көнен үзе күрергә калды...

Ул көннән-көн уңышлары белән куанды да куанды, үзе иярләгән «С-4» комбайны оста хуҗасын «тыңлаучан» булып чыкты. Чөнки Гали катлаулы техниканың һәр механизмын җаны белән тоеп эшләтте, аны вакытында җайлый, көйли белде.

Тырышып эшли торгач, аның техника серләренә яхшы төшенүен дә, әзерлеген дә бик тиз күреп алдылар. Совхозның баш инженеры Кунубаев, кайсы комбайн чыгымлап, эшләми башласа, Гали янына тиз генә килә торган иде. Килә дә, бераз кысынкырак күзләрен ача-йома төшеп:

– Гали агазан! – дип, казакъчалап кына сүзен башлый. – Анда өченче бригадада эшләүче Курлабәкнең комбайны туктап калды. Әйдә, тиз генә шунда барып килик әле, нәрсәдә икән хикмәте?

Гали тыңлады, карышмады, чакыргач барды, комбайнның хикмәтле серләренә казакъча да аңлатып, төшендереп бирде. Ул инде аларча сөйләшергә дә өйрәнгән иде.

Шулай, беркөнне, Галине совхоз директоры Теләү Асамбаев үзенә чакыртып алды. Ул, хуҗасына кергәнче, «нәрсәгә чакыра икән?» дип, бераз борчылган иде. Кабинет ишегеннән узгач, хуҗа, кояшта каралган тут йөзенә яктылык сирпеп эндәште:

– Килдеңме, егет, әйдә, уз, утыр. Эшләрең барамы?

– Бара болай… – диде Гали, аннары кыюлана төшеп өстәде: – Тырышабыз инде, кирәк бит…

– Тырыш, тырыш… Үкенмәссең. Безгә синең кебек кадрлар бик кирәк. – Директор иркен сулап куйды да дәвам итте: – Алдынгылар рәтендәсең, молодец...

Әңгәмә барышында Гали кылт итеп башына килгән уен да әйтеп салды:

– Тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешеп булыр иде дә, – диде ул, бераз уфтанып, – ерактагы кырларга барырга-кайтырга вакыт күп китә. Транспорт мәсьәләсе катлаулырак, гел дә вакытында гына килеп тә җитмиләр йә соңаралар...

Директор хикмәтнең нәрсәдә икәнлегенә тиз төшенде:

– Иптәш Сафин, син велосипедта йөри беләсеңме?

– Беләм, – диде Гали, йөрергә өйрәнүне кыенга санамый. – Ул велосипедны каян аласың бит?

– Мин сиңа үзем велосипед алдыртып бирәм, теләгәнчә йөрерсең. Нәрсә, килештекме?

Гали куанычыннан елмайды гына. Аннары директор сүзен дәвам итте:

– Менә нәрсә, энем, миңа кичә военкоматтан чыктылар. Синдәй призывник яшендәгеләрдән кемнәрне армиягә алырга, кемнәрне калдырырга, дип. Мин сиңа ике ел «отсрочка» бирдерттем. Тора-бара тагын күз күрер. Бездә эшләрсең, кышын, язын техника паркында төзәтү эшләре белән шөгыльләнерсең. Килештекме?

Гали, ризалыгын белдереп, баш какты. Аннары, Асамбаев, калын иреннәрен җәя төшеп, елмайды да болай дип өстәде:

Әгәр дә өйләнәм дисәң, без сиңа матур гына бер казакъ кызын табып бирә алабыз. Әнә, безнең бухгалтериядә эшләүче Дәрзәнәй дигән кыз менә дигән… Ошаса, бик теләгең булса, диюем…

Гали көтелмәгән тәкъдимнән бераз сагаеп калды:

– Миңа өйләнү турында уйларга иртәрәк әле. Әти-әниләргә булышмый булмый… Әпәйгә дә туймый ач утыралар…

Шушы минутта Асамбаев иң мөһим сүзен исенә төшерде дә:

– Без сиңа, энем, – диде ул, күтәренке рух белән, – эшләгән хезмәт хакыңны, тәртип буенча, икмәкләтә дә түләрбез. Өч центнер икмәк сиңа премияләтә тиеш, тагын, сезон нормасын үтәгәнгә, гектарыннан чыгып күпмедер бар… Эшләгән икмәгеңне әти-әниеңә хет бүген-иртәгә җибәртә аласың.

Шушы минутта Галинең тулып ташыган куанычы йөзенә үк бәреп чыкты! Аннары аңа, озак та тормый, әти-әнисенең адресын күрсәтеп, бер тоннага якын икмәккә тиешле кәгазь-документларны тутырып, аларны Саба районының Шәмәрдән станциясенә юлларга туры килде. Әти-әнисе икмәкне шуннан барып алырга тиеш булды.

Гали директор Асамбаев кабинетыннан канат ярып чыккан көннән эшкә велосипедта йөри башлады...

Ә беркөнне аңа туган авылыннан хат килеп төште. Хатны, әти-әнисе кушуы буенча, Гомәр абыйсы язган. «Улым! Без сиңа бик рәхмәтле. Көтмәгәндә безгә, игелекләр кылып, җибәрттергән бер тонна икмәгеңне үзебезнең Шәмәрдән станциясеннән барып алдык. Бик куандык. Ачлыктан да йолып калгандай булдың... Шатлыктан күңелләребез тулып еладык та… Бу хәлгә авыл халкы да шаклар катты. Кемнәрдер уйлавынча, «качкынлыкта, зимагурлыкта» йөрмәгәнлегеңә дә ышандылар, мактап-мактап телгә алдылар. Хатларыңны өзмә, сиңа барчабыздан күптин-күп сәламнәр юллыйбыз, исәнлек-саулык теләп калабыз.

Әтиең, әниең. 10 октябрь,1954 ел».

Сәфәргали әти-әниләреннән килгән хатны кат-кат укыды, аны кесәсендә шактый вакыт саклап та йөртте.

***

Ә беркөнне Сәфәргалине янә үзен хөрмәт иткән совхоз директоры Теләү Асамбаев дәштерде. Аның янында озын гына гәүдәле военком да мыекларын тырпайтып утырып тора иде. Ул шунда ук уйлап алды: «Димәк, мине, ике ел вакыт узгач, армиягә алырга җыеналардыр инде…»

Иң элек совхоз директоры, сүз башлап, военкомга мөрәҗәгать итте:

– Иптәш майор! Без бу Сафинны армиядән калдырып торырга дип, ике елга отсрочка бирдерткән идек бит...

– Анысын беләм, беләм… – диде майор, кашларын җыерып.

– Бу егетне тагын ике елга калдырасы иде.

– Армиягә дә кешеләр кирәк ич.

– Кирәген кирәктер дә… Бу егет бүген совхозда тагын да кирәгрәк кеше бит. Ансыз безнең эшләр бармый. Ул берүзе ун казакъ егетенә торырлык! Армия сафларын казакъ егетләре белән тулыландыра төшсәгез безнең өчен әйбәтрәк булыр иде.

Майор, нишләргә соң дигәндәй, аптырап, башын кашып алды. Совхоз директоры сүзен дәвам итте:

– Без быелгы эш күрсәткечләре буенча комбайнчы Сафинга «Хезмәттәге уңышлары өчен» дигән медаль бирергә әзерләндек. Инде документлар да тутырылган. Шул медален алсын инде. Егет аңа бик лаек…

– Ярар, бу мәсьәләне утырып уйлашырбыз… – диде майор, үз-үзенә нәтиҗә ясагандай.

Шуннан соң Гали, китәргә дип, ишеккә юнәлде. Ул урамга чыккач та, бу сөйләшүдән канәгать калган иде. Хезмәтен дәрәҗәләп, медаль биреләчәгенә янә дә куанып сөенде.

Ниһаять, көтеп алынган көннәр килеп тә җитте. Аны тагын ике елга армиядән калдырырга отсрочка бирелде. Вәгъдә ителгән медальне совхозның алдынгыларны котлау җыелышында тантаналы рәвештә зурлап тапшырдылар. Аның башы янә күккә тигәндәй булды һәм ул бу җыелыштан үзе яшәгән йортка канатланып кайтып керде. Хуҗабикә Гөләндәм апасы белән дә ачылып кына исәнләште. Аннары Гөләндәм ханым күңеле күтәренке Галигә:

– Сиңа авылыгыздан хат бар, өстәлең өстенә куйдым… – диде.

Хат Гомәр абыйсыннан килгән иде. Ачып укый башлагач, Галинең йөзе кинәт торып-торып үзгәрде, уйларга да салды, күңелен җилкендерде. Ул хаттагы юлларга кабат-кабат игътибар итте: «…Энем! Кайт инде, җитәр… Болай читтә йөрүләрең күпкә китте. Синең өчен әти-әни бик тынгысызлана. Саулыклары да таманга гына калып бара. Интегүләре җиткән. Алар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Сиңа механизатор, комбайнчы эшләре монда да булыр әле. Тәвәккәллә дә кайт…»

Хаттагы юллар аңа, укыган саен, нык тәэсир итә барды. Шулвакыт йөрәге әллә ничек кенә кузгалып, дулкынланып китте һәм ул, шушы минутта, үз карарына килеп: «Кайтам!..» – диде.

***

Чирәм җирләрне урап, исән-сау авылына кайтып төште Гали. Шөкер, әти-әниләре исән-сау, бер көе «тормыш арбасын» тартып яшәп яталар иде. Ул кайтып керүгә, һәммәсенең сөенечләре хәттин ашты, көтелмәгән күчтәнәч-бүләкләре дә куандырды. Күр, уллары ничек баеп кайткан!.. Һөнәрле дә булган: комбайнчы да, тракторист та. Бу хәл авылдашларының да игътибарын җәлеп итми калмады. «Булган егет икән…» дип сөйләделәр.

Булган егет Гали гел эш мәшәкатьләре артыннан йөгерде. Беркөнне ул Казакъстанда бирелгән паспортын, хезмәт кенәгәләрен алып, район хәрби комиссариатына учётка басарга дип килде. Аны майор Ливадный каршылады. Кайсы авылдан икәнлеген, туган елын сорады һәм, гаҗәпкә калып, кашларын җыерды.

– Кайда йөрдең син моңарчы? – диде ул. – Армиядән качып, дезертирлык кылыпмы? Где жульничал? Моның өчен сине трибунал белән судить итәргә кирәк…

Түзеп тыңлап торган Гали үзенә әйтелгән мондый сүзләрне кабул итә алмыйча кыюланды.

– Иптәш майор! Мине судить итәргә ашыкмагыз әле. Мин…

Майор, аны тыңлап та торасы килмичә, сүзен бүлде.

– Нәрсә, дүрт ел буе армиядән качып йөргән өчен синең башыңнан сыйпаргамы?

– Сыйпамагыз, – диде Гали, тернәкләнеп, – нишләгән мин? Сезнеңчә зимагурлыкта йөргәнме? Юк… – Ул, кесәсеннән документларын чыгарып, майор өстәленә китереп салды. – Монда барысы да язылган…

Соры чәчле майор, бераз тынып, аның хезмәт кенәгәсендә актарынды, паспортын да чагыштыра-чагыштыра карады. Кашларын җыера-җыера, чыраен да сытты, аннары егетнең «Хезмәттәге уңышлары өчен» дип бирелгән медале турында язылган катыргыга да карап-карап алды һәм армиядән азат итәргә бирелгән «отсрочка» карарына күз текәп торды-торды да секретарь кызны дәшеп алды, янә ризасызлык белдергәндәй:

– Выпишите ему военный билет!.. – диде.

Ни генә булмасын, Галинең, ни гаҗәп, эшкә дәрте сүрелмәде, ташып кына торды. Ул шул ук елны, үзенә бик тә таныш «Сталинец-6» комбайны белән Баландыш кырларын иңләде. Ә инде ел ахыры нәтиҗәләре буенча комбайнчылар арасында беренче урынга чыкты. Бу аның, туган авылына кайткач, тәүге уңышы иде.

Шулай кызу эш көнендә аның капкасын Питрәчтән килгән комбайнчы Илья Максимов шакыды. Эзләп тапкан бит, кайчандыр ул районның Ленин исемендәге совхозында эшләп киткән иде. Чыгышы белән Янсуар авылыннан. Гозерен болай дип белдерде: –

Гидросистема отказать итте. Жатканы күтәрми, үзе эшли. Зинһар өчен, булыш, машина капка төбендә, алып китәм, китереп куям.

– Ашыкма әле, Илья, – диде Гали, – йә, башта сөйләп кенә күрсәт.

Ул, Ильяны тыңлап бетергәч, үз киңәшләрен бирде: «Шул төшләрен, бу төшләрен тикшер, – диде, деталь, узел исемнәрен атап. – Гидробак белән насоска тикле. Арада калган һаваны чыгар. Фәлән номерлы клапаннарны тикшер, чүп тыгылмаганмы? Аннары да эшләмәсә, килерсең, барам».

Илья бүтән килмәде. Димәк, сәбәбен ул, Гали сөйләгәннәрдән чыгып, үзе эзләп тапкан. Аңа шулай киңәш сорап килүчеләр бер Илья гына да булмады...

Ул инде комбайннарның төрле-төрле маркаларына да утырып эшли башлады, аларның серләренә тиз төшенде. Елдан-ел Социалистик хезмәт ярышларында югары күрсәткечләргә дә ирешә барды. Исеме гәҗит битләрендә макталды. Ул хәзер ВДНХның көмеш, бронза медальләренә дә, аннары «Хезмәт кызыл байрагы ордены»на да (1972), «Ленин ордены»на да (1976), «Татарстанның атказанган механизаторы» исеменә дә лаек булды (1982). Болар һәммәсе дә аның хезмәт җимешләре тудырган чын хакыйкать.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: казан утлары очерк малайка

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев