Очерк: «Малайка» (Дәгъвалы машина)

ӘСӘРНЕ БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.


Тынгысыз холыклы Гали тормыш сабакларын үз җилкәсендә күп татыды. Аның һаман да «мин булдырам, мин тиеш…» дип омтылулары, тора-бара, кайберәүләргә бик ошап та җитмәде, хөсетлек, көндәшлек чирләре, күзгә бәреп әйтмәсәләр дә, үзләрен сиздерде. Кешеләр үзара сөйләшкәндә әйтеп куялар:

«Район җыелышларын уздырганда, гел шул Галине генә президиумга ук менгереп утырталар».

«Премияләрен дә, бүләкләрен дә берүзе генә чүпләп торган көне…»

«Каян килгән?.. Барысын да шул «Тумран» Галиенә бирергә димәгәндер инде…»

Ничек кенә сөйләмәсеннәр, күрсәткечләр, шөкер, Гали Сафинныкы һәрвакыт өстен чыкты. Ул, соңгы биш ел дәвамында, беренчеләрдән булып яңа төр «Дон» комбайнында да алдынгылыкны бирмәде. Кырык бер ел тузан йотып, 270 мең центнерга якын икмәк суктыру күктән төшкән җиңү түгелдер.

1990 елда, районның тантаналы рәвештә алдынгыларны бүләкләү, котлау җыелышында, 450 кеше каршында, аңа, куллар чабып, «Москвич» машинасы бирергә карар кылынды. Әмма ул машина бик тә дәгъвалы булып чыкты.

Гали «Москвич» машинасы кайтыр-кайтыр дип бер ел көтә, икенче ел көтә, ә машина юк та юк. Бу ни хәл? Аптырагач, аның какшаган нервылары түзмәде, китте Саба райкомына. Бер барды, ике. Икенче, өченче секретарьны да күрде. Җаваплары шул булды: «Белешербез, көт бераз…»

Капчыктагы «без» озак көттермәде, ниһаять, тишелеп чыкты. Хәлләр ачыклангач, ул үҗәтлеген дә күрсәтеп, шул машина артыннан ныгытып ук йөри башлады. Райкомның беренче секретаре Маннур Харисовичка ук барып керде, сүзен төгәл сораудан башлады:

– Министрлыкка киткән карарны кем шулай үзгәртеп тутырды? – диде ул. – Анда юлланган эш күрсәткечләрем ел саен шул килеш кала бирә, аны үзгәртә алмыйлар бит.

Бу катгый таләпкә райком секретаре болай дип җавап бирде:

– Мин моны, шәхсән, үзем тикшертермен… Сиңа «Москвич» машинасы бирелергә тиешлеген яхшы хәтерлим. Монда кемнең кулы шулай уйнагандыр, ачыкларбыз… Көт, сиңа тиеш – сиңа булыр…

Маннур Харисович сүзендә торды, дәгъвалы машина, барыбер, аның ишегалдына кайтып кунаклады… Хәзер дә ул үз көенә йөреп тора. Әле шул машинага комбайнчы малае Рушан белән утырып, Оренбург шәһәренә, «чирәм җир»нең 50 еллык бәйрәменә барып кайттылар. Анда 750 кеше чакырылган иде. Бу тантанада Гали Татарстаннан берүзе катнашты. Ул рәеш киемнәрен киде, орденмедальләре тагылган костюмын чыгаргач, тукталып, бер тын аларга карый-карый, хатирәләргә дә бирелде.

Оренбург шәһәрендә зурлап уздырылган бәйрәм аңа бик тә ошады.

Дүрт көн буе кунак булдылар. Авылга кайткач, «ничек булды бәйрәмнәр?» дип сораучыларга ул: – Дүрт көн буе «җәннәттә» булып кайттык… – дип кенә җавап бирде.

***

Төшке аш алдыннан Гали, гадәтенчә, көчеген ияртеп, авыл урамнарын әйләнеп кайтырга дип чыга. Көн аяз. Яз кояшы юмарт елмая. Мәчет турына җиткәч, ул туктап калды да манарада балкып торган айга күзләрен кыса-кыса карады. Йөзендә сөенеч: «Без дә яңа мәчеткә тиендек! Үзе калку урында, нәкъ Баландыш уртасында бөтен авылга ямь биреп тора. Мин эшләгән тәрәзәләре дә нурлар сибеп балкый, ялыкйолык…»

Кайчандыр мәчетнең манарасын кисеп, рухыбызны кимсеттеләр, өметебезне өзгәннәр иде. Бүгенге хуҗаларга рәхмәт, материалларын кызганмадылар, тәки оештырып чыктылар... Мәчетне ачкан көнне халык бик күп җыелган иде. Ул сөенүләрен күрсәң… Әй, гомерләр, киләчәктә дә мәчетле көннәребез, үз рухыбыз, үз иманыбыз белән яшәргә язсын. Әти мәрхүм әйтмешли, тәмугка тиң сугышларны, ачлыкларны күрмичә генә, Ярабби…

Ул шулай йөри-йөри, янә дә төрле-төрле хатирәләргә бирелде. Аннары кайту ягына чыккач, көчеген орышып та алды:

– Өрмә әле, синнән башка да миңа монда «өрүчеләр» күп булды... «Эт – өрә, бүре – йөри…» диләр. Бүреләр дә йөри шул, кайсыдыр ки сарыкны тотып ашаганчы. Нишлисең, ашыйлар да, кыйбласын югалткан кайбер «бүре»ләр, синнән, миннән дә сорап тормыйлар… Заманалар үзгәргән саен, көрәше дә үзенчә үзгәрә бара икән. Яхшыга гына булсын иде…

Урам чатыннан борылгач, Гали сәгатенә карап алды да:

– Намаз вакыты җитеп килә икән, – дип, өенә таба кызулады.

 

Картина авторы: Петров Н.С.; алаприма.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: