Мәгарә

Кама Тамагы районы, гомумән, тау ягы, без үскәндә, җәннәт бакчасыдай тоела иде. Алма, груша, чия, балан, карлыган, крыжовник, слива кебек агач-куакларга күмелеп утырган төбәккә кемнәр генә килеп сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булып китмәгән. Ул – меңнәрчә гектар җирләрдә үскән байлык белән Советлар Союзын, шул исәптән Совет армиясен дә алма-чия, слива, груша кайнатмалары, повидло-компотлар, конфетлар белән тәэмин итеп тордылар. Идел ярларына урнашкан җиләк-җимеш консервлау заводларында хәтта очсызлы гына шәраблар да җитештерелде. Аларны баржаларга төяп, илнең төрле төбәкләренә озата тордылар. Ләкин байлыкны җыеп та, эшкәртеп тә бетерерлек түгел иде. Шулай да юкка да чыгармыйлар иде. Чөнки терлек-туар бар. Җиләк-җимеш ашаган сыерның сөте дә, ите дә тәмле була. Шуңа күрәдер биредә җитештерелгән азык-төлек турыдан-туры башкалабыз Казанга, хәтта Обком ашханәсенә озатыла торды. Туфан ага Миңнуллин биредәге таулар өстеннән сокланып, ике елга кушылып хасил булган иксез-чиксез суга карап торырга ярата иде. Чулман белән Идел кушылган җирдә каршы яктагы яр күренми. «Туфан абый, шулхәтле озак сокланудан күзләрегез армасын», – дисәләр, «Нинди ару, киресенчә, ял гына итә алар ошбу сихри матурлыктан!» – дия иде ул.

Кама Тамагының гүзәл табигатьтән гайре, үзен таныткан тагын бер табигый һәйкәле бар. Тенеш җирлегенә урнашкан гипс шахталары. Ул зур мәгарә күзгә ташланып тормый. Идел буйлап йөзгәндә, игътибар белән карап барсаң, Тенеш бистәсе янында ап-ак тауларны шәйләргә була. Көчле «КамАЗ»лар шахта-мәгарәгә кереп китәләр дә аксыл-соргылт таш төяп кире чыгалар. Биредә, әйтик, ачык һавада, руданы эшкәртү, төрле сортларга бүлгәләү башлана. Бертуктаусыз таш яру, ваклау, теткәләү процессы бара. Аны үткән гасырның 70нче елларында төзелгән, ЩКД -7 тегермәне башкара. Шулай ук күчереп йөртелә торган ваклау җайланмасы ПДСУ-200 дә «Атлар аланы үзәне» дип аталган мәйданчыкка урнаштырылган. Гипс ташын судно-танкерларга төяп, ерак җирләргә, хәтта Дания, Швеция, Финляндия кебек илләргә озаталар. Эш кайнап тора. Кама Тамагы гипс руднигының генераль директоры Зөфәр Гарәфиевнең фикеренчә: «Монда нинди генә көчле, заманча техника эшләмәсен, беренче урында – кеше! Элек тә, хәзер дә шулай. Шуңа күрә тикшерелгән, сыналган, сайлап алынган эшчеләр эшли биредә. Күпме гаилә династияларе үсеп чыкты. Алар – районыбызның гына түгел, республикабызның, илебезнең дә горурлыгы». Кемнәр соң алар, үз эшләрен атадан – улга, улдан оныкка тапшыра барган династия кешеләре?

Башта гипс рудникларының тарихына күз салып үтик әле. Тарихи тикшеренүләр шуны раслый: гипс ташы әле Бөек Болгар дәүләте яшәгәндә, VII-VIII гасырларда ук табылган. Төп эш кораллары булып кәйлә, лом, көрәк саналса, йөкне атлар тарта. Болгар, Казан кебек шәһәрләребездә таш пулатларны төзегәндә, әлеге чимал кулланылган. Гомерләр уза, чорына карап биредәге хезмәт тә бер көчәя, бер сүлпәнәя тора. Һәрбер заман үз таләпләрен куя. Үткән гасырның башында, Россиядә бу чималга сорау арткач, 1911 елда алебастр җитештерү заводы эшли башлый. Һәм шушы дата рудникның оешкан елы булып санала. «9 гыйнвар» исеме белән аталган төзелеш чималын җитештерү карамагында – Антоновка, Сөйки һәм Үзәк гипс чыгару рудниклары. Алебастр җитештерү заводы кечерәк фабрикалардан тора. Шушында ук яндырылган гипсны тартып алебастр ясау цехы, хәрәкәткә китерү станциясе, шулай ук складлар, ат абзарлары, эшчеләргә яшәү өчен бараклар. Ләкин техника, механизация булмау сәбәпле, гипс чыгару әллә ни зур күләмдә алып барылмый. Тик аннан-моннан салынган алебастр заводы 1930 елда нигезе, стеналары ярылып-ишелеп, яраксызга чыга һәм үзенең яшәвен туктата. Бары тик 1931 елда гына җитештерү үсеш кичерә.

Әйтеп киткәнемчә, төп эш коралы булып, башка шахталардагы кебек үк биредә дә кәйлә санала. Шахтёрлар шуның белән ташларны кубарып торалар, йөк төяүчеләр кул һәм көрәкләр белән вагонетка, ягъни тимер йөк арбаларына төяп, атлар белән руданы тышка, Идел ярына чыгаралар. Биредә эшләүчеләрнең сәламәт һәм физик яктан көчле булуы да таләп ителгән. Арбалар өчен рельслар салынуга карамастан, кешеләр һәм атлар төп егәр булып кала. Шунысын да искәртеп китәм: атлар белән гипс рудасын ташу хатын-кызлар җилкәсендә була. Дөм караңгыда йөрергә мәҗбүр булган малкайлар, кинәт яктылыкка чыккач, бик тиз сукырая торалар. Монда килгән ат якты кояш астына, урман-болыннарга, су буйларына кире әйләнеп кайталмый. Ни кызганыч!

Ирләр таш ватса, хатыннары шуны ташыганнар. Бирегә эшкә якын-тирәдәге авыллардан килгәннәр. Кама Тамагы гипс руднигының йөз еллык тарихында коллективта бик күп нәсел династияләре әнә шулай туа торган. Бу инде, читкә бәхет эзләп китмичә, үз җиреңә тугры калу дигән сүз. Ә рудник өчен – тәҗрибәле, ышанычлы эшчеләр. Дистәләгән еллар буена бер-берсен алыштырып хезмәт итүче гаиләләр ошбу шахта тарихында бик күп. Туганлык җепләре бәйләгән гаиләләр бер-берсенә тап төшермәскә тырышып, таләпчәнлек күрсәтеп эшлиләр. Шаршалан – Чыршы Алан авылында 1914 елда туган Николай Агафонов 1932 елдан башлап 1986 елга хәтле слесарь, ПНБ-3 машинисты, аннары тимерче, токарь да булып эшли. Аның эшен улы Юрий дәвам итә, оныгы Сергей да читкә китми. Юрийның тормыш иптәше 1938 елны Кама Тамагы бистәсендә туган Тамара Константин кызы да педагогика училищесын тәмамлап, 1976 елда каенатасы, ире эшләгән рудникка өлкән инженер булып килә.

Шулай да биредә иң зур стажлы нәсел – Мөбарәкшиннар династиясе. Аларның гомуми хезмәт стажы 130 елга җыела! Баһрам Мөбарәкшин 1928 елны Кече Салтык авылында дөньяга килә. Ул 40 ел гомерен шушы мәгарәгә бирсә, тормыш иптәше Суфия ханым да төрле эшләрдә 22 ел тир түгә. Үзе ул Шәпкә авылыннан. Аларның уллары Альберт та 1975 елны район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, рудникка килә. 1976-1978 елларда хәрби хезмәттә була, аннан кайткач, тау цехында экскаватор белән идарә итә. Соңыннан смена остасы, 1992-2001 елларда баш инженер, ә инде 2006 елдан техник директор вазифасын башкара. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Аның тормыш иптәше Румия дә, иренә терәк булып, башта тау эшчесе, аннары цех мастеры, лаборант, метролог булып уртак эшкә үз өлешен кертә. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, кече уллары Рөстәм дә Рудник урта мәктәбен тәмамлагач, Урал шәһәренең И.И.Ползунов исемендәге дәүләт колледжында белем ала. Тау эшләре буенча техник-технолог. Бүгенге көндә тау мастеры булып хезмәт куя, шул ук вакытта читтән торып Урал дәүләт университетында белем эсти. Шулай ук Кече Мәрәтхуҗа авылында туып үскән, өч буыны биредә таш чыгарган Гыйльметдин Баймөхәммәтовлар династиясенең дә (хатыны Фатыйма, уллары Ислам, оныклары Айрат) уртак хезмәт стажы – 114 ел.

Дорофеевларны Кама Тамагында белмәгән кеше юктыр. Иван Степан улы гражданнар сугышында аягын имгәтеп кайтса да, хатыны белән төрле эшләрне башкаралар. Өлкән уллары Пётрга ишле гаиләдә бик тиз кул астына керергә туры килә. Операция ясап, әтисенең тәненнән ядрә кыйпылчыкларын алгач, әнисенә терәк булып, эне-сеңелләрен аякка бастырыр өчен ул да шахтага яшьләй килә. 1943 елны 17 яшеннән үзе теләп сугышка китә. «Батырлык өчен» медале, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң монда экскаваторчы, слесарь булып эшли. Хатыны Елизавета да янәшәсендә була. Уллары Александр – 1986 елдан бирле биредә мастер, хатыны Наталья – хисапчы.

Өч буыны биредә хезмәт куйган Камалетдиновларның да 84 елдан артык эш стажы бар. Бәдретдин ага 1924 елда Олы Мәрәтхуҗада дөньяга килсә, хатыны Гайшә – Олы Бортасныкы. Уллары Ильяс, Ринат та үзләре белән. Оныклары Рәфкать, Лилия, Равия дә рудникка тугры калалар.

Рудникта хезмәт куйган династияләр бик күп, шуларның тагын кайберләрен әйтеп китәм. Исфат Галиев. Аның улы Альберт, оныгы Сергейлар – бабаларының дәвамчылары. Шулай ук Хәсәновлар да 130 елны гипс руднигына биргәннәр. Кече Мәрәтхуҗадан чыккан Гаделҗан Хәсәнов, аның 1924 елда туган улы Шакир, оныклары Рамай (Татарстанның атказанган төзүчесе), төрле эшләрдә хезмәт куючы хатыны Хәвия – менә тагын бер династия! Шуларга уллары Альберт, кызлары Эльвираны да өстәсәң... Фидакарь хезмәт белән рудникның тарихын баеткан нәсел бу!  

Бүгенге көндә дә гипс руднигы илебезгә хезмәт итә. Элеккеге кебек вакытыннан алда картайта, сәламәтлегеңне җимерә торган авыр кул эше юк инде биредә. Барысы да заманча техникага тапшырылган. Зыянлы производство саналса да, санитар таләпләрен үтәсәң, сәламәтлегең тәртиптә булачак! Син эшле, гаиләң ашлы, димәк!

Җитәкче Зөфәр Гарәфиев: «Рудник шахтасы бит ул кешене эшле, икмәкле итә. Район бюджетына да саллы гына өлешен кертә. Без җитештергән продукция, нигездә, илебез буйлап төрле төбәкләргә су юлыннан озатыла. Рудник техник яктан 2011 елдан кабат яңартыла башлый, чит ил төягече «Liebherrl – 556» (аның чүмече 3,5 кубометр таш ала), шулай ук таш бораулау җайланмасы – үз йөрешле шасси «УБШ – 501А», 20 тонна руда күтәрә торган «КамАЗ-6520»ләрнең мәгарәгә кайтарылуы, җитештерүнең күләмен арттырырга мөмкинлек тудыра.

Монда экологияне саклауга да зур игътибар бирелә. Су буйлары, тирә-юньдәге һава, табигать һәрдаим күзәтү астында. Шулай да иң зур игътибар – кадрларга. Экологиянең чисталыгы да, техниканың төзеклеге дә, гомумән, ныклы тәртип биредә эшләүче кешеләрдән тора. Иң авыр чорда – үткән гасырның туксанынчы елларында да шахта хезмәткәрләре гипс руднигына тугры кала. Биредә эштән үз теләге белән китүчеләр юк диярлек. Тәҗрибәле хезмәткәрләр пенсиягә чыккач та, үзләре теләп монда кала».

Миңа, шушы язманың авторына, бу шахта-мәгарәгә керергә иде дип, күптән күңелемдә йөрткән хыялымны быел гына тормышка ашырырга туры килде. Бөтенләй чит-ят планетага эләккәндәй тоясың үзеңне. Әгәр дә биредә адашып калсаң, мәңге чыга алмассың кебек. Чөнки аркылыга-буйга дистәләрчә чакрымнарга сузылган киң таш урамнар... Җир астының йортсыз-каралтысыз зур таш шәһәрчегендә күңелгә барыбер шом иңә. Тәҗрибәле белгечләрнең озатып йөрүе генә күңелне тынычландыра.

Рудник-шахтаның тарихына багышланган музей зур кызыксыну уята. Биредә кәйлә, көрәк, ломнан башлап, ат арбалары-дирбияләре, вагонеткалар, үз эшләрен башкарып, тарихи ядкарьгә әверелгәннәр. Каскалар, лампалар, киемнәр һәм башка җиһазлар мәгарәнең үткәнен күзалларга мөмкинлек тудыралар.

Шунда ук заманча куәтле техника таш кисә.

Рудник яши.

"КУ" 8, 2019

фото: загадкиказани.рф

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: