Халкым җырын саклый алсам иде... (дәвамы)

Сәерлек

Элемтәче егетләр Иске Казан каласы урынында музей тыюлыгы коргач, Туфан ага Лотфуллага: «Сәер кеше син, Лотфулла», – дигән булган. Ничә еллар бергә эшләгәч, кая барасың – сәерлек Рөстәмгә дә йоккандыр.

Хәер, бу сыйфат анда элек тә бар иде кебек. «Нормальный» кеше беренче күргән кызга: «Всё, минем хатын буласың, бетте-китте», – дип әйтәмени инде, җә! Хатыны Фәния бу хакта бер елны елмаеп-көлеп сөйләгән иде. Бер уйлаганда, инде алтмышка якынлашкан Рөстәмнең: «Өйгә кунарга гына кайтыла инде, абзый», – диюе дә сәер. Олыгайган кеше, гадәттә, «өй тавыгына» әйләнә бит инде ул. Ә Рөстәм, мин кайчан шалтыратсам да: «Абзый, эш күп», – ди торган иде. Аның бу сүзләренә мәшһүребез Марсель Галиев тә, сәерсенеп: «Илдә күпме эшсез бар, ә Зәкуан эштән бушый алмый, нормаль хәл түгел бу», – дия иде.

«Таттелеком»ның иҗат төркемен, ягъни Лотфулла Шәфигуллин белән Рөстәм Зәкуанны Республикабызның Тукай бүләгенә тәкъдим иттеләр.

Мин, элемтәче егетләргә ияреп, бөтен Татарстан буйлап йөргән журналист буларак, Рөстәмгә шалтыраттым: «Сезнең турыда да берәр язма әзерләргә кирәктер бит», – дидем. Ул: «Бәй, үзегез карагыз инде», – диюдән узмады.

Егетләрнең милли-мәдәни, тарихи мирасыбызны саклауга үзләрен тарихка кертү өчен тотынмаганын белә идем. Газетага язма әзерләгәч тә, Рөстәм: «Гәҗиткә биргәнче карап чыгыйк инде, абзый (Лотфулла Шәфигуллин. – Р.Г.) үзе турында язганны бик яратмый бит», – дия иде, һәм, гадәттә, оешманың да, җитәкчеләрнең исемнәрен дә сызып ташлыйлар иде. Тукай бүләген алырга җан талашу башланган бер вакытта, Рөстәмнең үзләре башкарган күркәм гамәлләр турында гәҗиттә язма күрергә атлыгып тормавы да сәер тоелды. Хәтерлим, Тукайның тууына 130 ел тулган 2016 елда кайбер «җаваплы» иптәшләр: «130 ел – юбилей булып исәпләнми», – диделәр. «Таттелеком» исә аны «Тукай елы» дип игълан итте. Монысы да сәер иде. «Юбилей мәшәкатьләре илә» галәмәт зур эшләр дә башкарды егетләр.

Рөстәм Зәкуан исә Тукайның «Онытылу, тибәрелү – үлемнән дә яман» дигән сүзләрен еш искә алды. «Бар уем кичен-көндезен синең хакта, милләтем», дип гомер кичергән шагыйрьнең, әлеге юлларны язганда, үзен генә түгел, җир йөзендә татар дигән милләт язмышын күз алдында тотуын кат-кат әйтә иде.

Аннан соң: «Бетү, онытылу куркынычы татарга гомер буе янаган, бүген дә яный. Шуңа күрә тарихыбыз, олпат шәхесләребез онытылмасын өчен, үзебез күбрәк эшләп калыйк, шулай бит, абзый», – дип, күзләремә карый. Фикердәше икәнемне белә үзе, әмма барыбер бер-бер сүз ишетәсе килә иде. Мин дә Тукайчарак әйтеп куям: «Милләт мәнфәгатьләрен корсак файдасыннан өстен итә торган милләт арысланнары инде сез», – дим. Салпы якка салам кыстырганга үпкәләми, бары тик, алай ук түгел инде, дигән сымак уңайсызланып куя.

Мин «Таттелеком»ны тарихыбызны, шәхесләребезне барлау буенча эзлекле фәнни эш алып бара торган оешма дип кабул итәм. Мәсәлән, Шиһабетдин хәзрәтне кем дип белә идек? Шул юнәлештә эшләүче галим-голамәне күз алдында тотмыйм. Халык аны дин әһеле буларак кына күзаллый иде. «Сәер» егетләр Мәрҗанине борынгы грек галиме, фәйләсуфы, «тарих атасы» дип тарихка кереп калган Геродот дәрәҗәсенә күтәрделәр. Әле «Татар Геродоты» дигән китап та чыгардылар. Мәрҗанине башка халыклар да белсен, дип, рус телендә бастырдылар.

Егетләргә Тукай бүләген тапшырдылар, әмма... Хәер, бу турыда соңрак әйтеп китәрмен. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2019

Фото: pixabay

Теги: очерк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: