"Халкым җырын саклый алсам иде..." (дәвамы)

(Очеркның башын МОНДА басып укыгыз)

Ир еласа, ил хакына елый

2004 елны Зәкуановны 39 нчы Азнакай сайлау округыннан депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Мандат алды егетебез, әмма кулга тотып эшләргә күнеккән кешегә, үзе әйтмешли, «хәреф чүпләп утыру» ошамый иде. Депутатлыктан киткәч тә, аның авызыннан «сезнең Дәүләт Советыгыз...» кебек сүзләр ычкынгалады. Икенче яктан, парламенттагы эшчәнлеген «тормыш мәктәбе узу» дип тә бәяли иде. Иң әһәмиятлесе, Дәүсоветта ул үзенә фикердәшләр тапты. Шуларның берсе Туфан ага Миңнуллин булды. «Җеннәре килеште» аларның, Зәкуан чынлап торып иҗатка кереп китте, шигырьләр җыентыгы чыгарды. Туфан ага исә: «Талантың бар, яз!» – дип, күңелен үсендереп торды һәм, «Рөстәм дуска...» дип язып, берничә китабын да бүләк итте. Бу ике шәхесне иҗаттан кала, авыл һәм татар язмышы турында уйлану да якынайтты дип беләм.

Тора-бара язмыш Рөстәмне тагын бер шәхес белән очраштырды. Ул «Таттелеком» элемтә компаниясе генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин иде. Депутатлыктан соң Рөстәмне үзенә эшкә чакырды ул, оешманың матбугат идарәсе җитәкчесе итеп куйды. Шуннан соң милли хисләр тагын да куәтләнеп, «элемтәче» Рөстәм Зәкуанов халкыбызның үткәне, атаклы шәхесләребез рухы белән «элемтә урнаштырды». Лотфулла Шәфигуллинның милли-мәдәни, тарихи мирасыбызга кагылган бетмәстөкәнмәс идеяләрен тормышка ашыруда җигелеп тартучы затка әйләнде. Аларның изге омтылышлары миңа да күчте, һәм «Таттелеком» егетләре белән берничә ел буе бер юлда йөрдек. Тагын да йөрергә язсын. Тик менә бүген Рөстәм Зәкуан юклыгы сизелә, бик сизелә.

Милләт, шәхесләребезгә бәйле изге гамәлләргә бөтен күңелен биреп тотынды ул. Бер елны, инде Туфан абыйның вафатыннан соң өч еллап вакыт узгач, Рөстәм әдипнең авылы – Олы Мәрәтхуҗага барып кайтты. Лотфулла Нурислам улы: «Туфан абыйның йорт-җирләре ни хәлдә икән, белеш әле, дип җибәргән идем, Зәкуан бик ачынып кайтып керде», – дигәч, Рөстәмнең үзеннән дә сорадым: «Шулкадәр үк үзәккә үтәрлекме?» – дидем. «Абзый, ни дәрәҗәдәге олпат шәхесләребезнең шулай онытылуына йөрәк әрни… Кайчандыр Туфан ага йөргән ишегалдында кеше буе чүп үләне, әрем, кычыткан үскән. Йорт-җирләре, үзе карап торган чишмәсе дә кызганыч хәлдә. Кеше китте дә онытылды. Туфан абый торган, иҗат иткән урыннар бит ул... Гаделсезлек түгелмени?» – дип, миңа төбәлеп карады. Мин аның үтә дә нечкә күңелле икәнен белә идем. Элемтәче егетләрнең эшләре турында язган саен, газетага бирер алдыннан аңа укыта идем, янәсе, «сәяси хаталар» юкмы? 

Язма ошаса, телефоннан шалтыратып: «Абзый, булган бу. Кайбер туң йөрәклеләрне уйландырырлык, уятырлык», – ди иде. Бу минем өчен иң зур бәягә әйләнде. Ярый, монысы башка мәсьәлә. Ә менә тарихыбызны барлау, мәңгеләштерүгә омтылуда эш алымнары кызыклы иде элемтәчеләрнең. Нәрсәгә генә тотынмасыннар, иң әүвәл архивларда казыналар, галимнәр белән киңәшәләр. Лотфулла Шәфигуллинның да, Рөстәм Зәкуанның да эш өстәлендә төрле китаплар, кулъязмалар өелә башлар иде. Музейлар ачумы, истәлек ташлары куюмы, чишмәләрне төзекләндерүме, борынгы зиратларны тәртипкә китерүме – барысы да зур иҗади хезмәткә әйләнде. Бер уйлаганда, алар – элемтәчеләр – техник хезмәткәрләр генә, ә Тукайчарак әйтсәк, «күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә» иде. Хәтта кайбер галимнәр, әдипләр белмәгән мәгълүматларны да табып дөньяга чыгардылар. Укылырга чират көтеп яткан кулъязмаларны, теге яки бу тарихи вакыйгага яисә шәхескә кагылган төрле истәлекләрне, җыеп-барлап, китап итеп бастырып, музейларга куя килделәр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2019

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: