Логотип Казан Утлары
Татарстан. Тарих. Шәхесләр.

"Халкым җырын саклый алсам иде..."

Олы юлда калган эзләремне Сагынганда салам көйләргә. Халкым җырын саклый алсам иде Бездән соң да җиргә килгәнгә.

Моннан шактый еллар элек, редакция эше белән Азнакайга барган идем. Шагыйрь җанлы Әнәс Исхаковның хакимият башлыгы булып эшләгән чагы бу. Университеттан соң хезмәт юлымны башлаган район булганга, Азнакайга еш килдем, юлларын такырайтып бетердем. Шулай бер баруымда Әнәс Гатуф улы: «Слушай, Риман, гаҗәеп бер егет белән таныштырыйм әле. Синең коллега да, журналист кеше. Шигырьләр дә яза, җырлый да». Исхаков бу егетне заманында бер колхозның бригадасы булган Илбәк авылына җитәкче итеп куеп, шул җирлектә «Янтарь» совхозы оешкан иде. Колхоз-совхозлар таралган бер чорда аны әлеге дә баягы журналист, шагыйрь һәм җырчы Рөстәм Зәкуанов оештырды, үзе шуның директоры булды. Хуҗалык җитәкчеләре арасында иң яше иде ул. Совхоз берничә ел эчендә аякка басты, халык, үзен чын хуҗа итеп тоеп, муллыкта яши башлады. Азнакайга Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләреннән килгәннәрне дә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Илбәккә алып бара башладылар. Рөстәм, эше белән горурланудан, үзе турында уйлаудан бигрәк, авыл халкы өчен шатлана иде.

Хатыны Фәниянең сөйләгәннәре истә калган. «Совхоз директоры хатыны булуның үз нечкәлекләре бар. Безгә – хатыны, балаларына вакыты аз кала дип үпкәлисе килгән чаклар да булды. Дәшмәдем, чөнки холкын беләм. Рөстәм, кешегә кирәк булса, чатыр чаба, гозер белән өйгә төнлә дә киләләр, авыл халкы өчен ишек гел ачык булды», – дигән иде ул.

Сүземнең «бисмилла»сы озынгарак китте бугай, әмма «урау юллар» белән язуымның хикмәте бар. Бер күрешүебездә мин Рөстәмнән: «Син үзеңне яратасыңмы?» – дип сорадым. Инде җавабын сүзен-сүзгә хәтерләмим, ни дисәң дә, чирек гасырдан артык вакыт узган. Менә шул япь-яшь җитәкче:«Бәй, абзый, ничек яратмыйм инде?! Үзен-үзе яратмаган кеше халыкны да ярата алмыйдыр», – дигән иде. Ул чакта әлеге сүзләргә артык игътибар бирмәгәнмен, асылына төшенмәгәнмен, җитәкче авызыннан чыккан «тәти» сүз дип кабул иткәнмендер. Инде менә бүген Рөстәмнең «үз-үзен һәм халыкны ярату» фәлсәфәсен аның яшәү рәвеше дип кабул итәм. Баксаң, Рөстәм Зәкуанов бөтен барлыгы белән халык улы булган икән бит.

Нинди генә гамәлләрен искә төшерсәм дә, алар, Рөстәм үзе әйтергә яратканча, «татарымыз» хакына эшләнгән. Аның хәтта Илбәк авылын чәчәк аттырып яшәтүе дә татарны саклап калу өчен булган. Бүген төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, сәясәтчеләр авызыннан еш чыга торган «авыл бетсә – татар да бетә» дигән акыллы сүзләр моннан чирек гасыр элек Рөстәм күңеленә кылынасы гамәлләр булып кереп утырган.

Үлгәнче «авыл-авыл... татар, татар...» дип яшәде ул, шигърияте дә милли хисләрдән мөлдерәмә тулы. Аның 2008 елда миңа бүләк иткән китабы да «Авыл моңы» дип атала иде. Инде шактый вакыт «кала кешесе» булып яшәсә дә, күңеле авыл урамнарын айкап йөрде.

Китапның беренче бүлегенә эпиграф итеп язган дүртьюллык аның бу җиргә нигә килүен аңлата.

Олы юлда калган эзләремне

Сагынганда салам көйләргә.

Халкым җырын саклый алсам иде

Бездән соң да җиргә килгәнгә.

Үзе язганча, «авыл урамында балачагын кочагына аласы» килгән көннәре бик еш була иде. Кайбер язмаларымда инвесторларны мактабрак телгә алсам, итагатьле генә итеп: «Абзый, фикерләрең бик үк дөрес түгел», – дип куя иде. «Дәүләт әллә нинди матавыклар китереп чыгармаса, киресенчә, ярдәм итсә, авыл үз көнен үзе күрә, бөтен илне ашата ала», – ди торган иде. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 05, 2019

Фото: pixabay

Теги: очерк

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев