"Халкым җырын саклый алсам иде..."

Моннан шактый еллар элек, редакция эше белән Азнакайга барган идем. Шагыйрь җанлы Әнәс Исхаковның хакимият башлыгы булып эшләгән чагы бу. Университеттан соң хезмәт юлымны башлаган район буланга, Азнакайга еш килдем, юлларын такырайтып бетердем. Шулай бер баруымда Әнәс Гатуф улы: «Слушай, Риман, гаҗәеп бер егет белән таныштырыйм әле. Синең коллега да, журналист кеше. Шигырьләр дә яза, җырлый да». Исхаков бу егетне заманында бер колхозның бригадасы булган Илбәк авылына җитәкче итеп куеп, шул җирлектә «Янтарь» совхозы оешкан иде. Колхоз-совхозлар таралган бер чорда аны әлеге дә баягы журналист, шагыйрь һәм җырчы Рөстәм Зәкуанов оештырды, үзе шуның директоры булды. Хуҗалык җитәкчеләре арасында иң яше иде ул. Совхоз берничә ел эчендә аякка басты, халык, үзен чын хуҗа итеп тоеп, муллыкта яши башлады. Азнакайга Татарстан районнарыннан гына түгел, Россиянең кайбер төбәкләреннән килгәннәрне дә, тәҗрибә уртаклашу өчен, Илбәккә алып бара башладылар. Рөстәм, эше белән горурланудан, үзе турында уйлаудан бигрәк, авыл халкы өчен шатлана иде.

 

Хатыны Фәниянең сөйләгәннәре истә калган. «Совхоз директоры хатыны булуның үз нечкәлекләре бар. Безгә – хатыны, балаларына вакыты аз кала дип үпкәлисе килгән чаклар да булды. Дәшмәдем, чөнки холкын беләм. Рөстәм, кешегә кирәк булса, чатыр чаба, гозер белән өйгә төнлә дә киләләр, авыл халкы өчен ишек гел ачык булды», – дигән иде ул.

 

Сүземнең «бисмилла»сы озынгарак китте бугай, әмма «урау юллар» белән язуымның хикмәте бар. Бер күрешүебездә мин Рөстәмнән: «Син үзеңне яратасыңмы?» – дип сорадым. Инде җавабын сүзен-сүзгә хәтерләмим, ни дисәң дә, чирек гасырдан артык вакыт узган. Менә шул япь-яшь җитәкче: «Бәй, абзый, ничек яратмыйм инде?! Үзен-үзе яратмаган кеше халыкны да ярата алмыйдыр», – дигән иде. Ул чакта әлеге сүзләргә артык игътибар бирмәгәнмен, асылына төшенмәгәнмен, җитәкче авызыннан чыккан «тәти» сүз дип кабул иткәнмендер. Инде менә бүген Рөстәмнең «үз-үзен һәм халыкны ярату» фәлсәфәсен аның яшәү рәвеше дип кабул итәм. Баксаң, Рөстәм Зәкуанов бөтен барлыгы белән халык улы булган икән бит.

 

Нинди генә гамәлләрен искә төшерсәм дә, алар, Рөстәм үзе әйтергә яратканча, «татарымыз» хакына эшләнгән. Аның хәтта Илбәк авылын чәчәк аттырып яшәтүе дә татарны саклап калу өчен булган. Бүген төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, сәясәтчеләр авызыннан еш чыга торган «авыл бетсә – татар да бетә» дигән акыллы сүзләр моннан чирек гасыр элек Рөстәм күңеленә кылынасы гамәлләр булып кереп утырган.

 

Үлгәнче «авыл-авыл... татар, татар...» дип яшәде ул, шигърияте дә милли хисләрдән мөлдерәмә тулы. Аның 2008 елда миңа бүләк иткән китабы да «Авыл моңы» дип атала иде. Инде шактый вакыт «кала кешесе» булып яшәсә дә, күңеле авыл урамнарын айкап йөрде.

 

Китапның беренче бүлегенә эпиграф итеп язган дүртьюллык аның бу җиргә нигә килүен аңлата.

 

Олы юлда калган эзләремне

Сагынганда салам көйләргә.

Халкым җырын саклый алсам иде

Бездән соң да җиргә килгәнгә.

 

Үзе язганча, «авыл урамында балачагын кочагына аласы» килгән көннәре бик еш була иде. Кайбер язмаларымда инвесторларны мактабрак телгә алсам, итагатьле генә итеп: «Абзый, фикерләрең бик үк дөрес түгел», – дип куя иде. «Дәүләт әллә нинди матавыклар китереп чыгармаса, киресенчә, ярдәм итсә, авыл үз көнен үзе күрә, бөтен илне ашата ала», – ди торган иде.

 

Ир еласа, ил хакына елый

2004 елны Зәкуановны 39 нчы Азнакай сайлау округыннан депутатлыкка тәкъдим иттеләр. Мандат алды егетебез, әмма кулга тотып эшләргә күнеккән кешегә, үзе әйтмешли, «хәреф чүпләп утыру» ошамый иде. Депутат- лыктан киткәч тә, аның авызыннан «сезнең Дәүләт Советыгыз...» кебек сүзләр ычкын- галады. Икенче яктан, парламенттагы эшчән- леген «тормыш мәктә- бе узу» дип тә бәяли иде. Иң әһәмиятлесе, Дәүсоветта ул үзенә фикердәшләр тапты. Шуларның берсе Ту- фан ага Миңнуллин булды. «Җеннәре килеште» аларның, Зәкуан чынлап торып иҗатка кереп кит- те, шигырьләр җыентыгы чыгарды. Туфан ага исә: «Талантың бар, яз!» – дип, күңелен үсендереп торды һәм, «Рөстәм дуска...» дип язып, берничә китабын да бүләк итте. Бу ике шәхесне иҗаттан кала, авыл һәм татар язмышы турында уйлану да якынайтты дип беләм.

 

Тора-бара язмыш Рөстәмне тагын бер шәхес белән очраштырды. Ул «Таттелеком» элемтә компаниясе генераль директоры Лот- фулла Шәфигуллин иде. Депутатлыктан соң Рөстәмне үзенә эшкә чакырды ул, оешманың матбугат идарәсе җитәкчесе итеп куйды. Шуннан соң милли хисләр тагын да куәтләнеп, «элемтәче» Рөстәм Зәкуанов халкыбызның үткәне, атаклы шәхесләребез рухы белән «элемтә урнаштырды». Лотфулла Шәфигуллинның милли-мәдәни, тарихи мирасыбызга кагылган бетмәс- төкәнмәс идеяләрен тормышка ашыруда җигелеп тартучы затка әйләнде. Аларның изге омтылышлары миңа да күчте, һәм «Таттелеком» егетләре белән берничә ел буе бер юлда йөрдек. Тагын да йөрергә язсын. Тик менә бүген Рөстәм Зәкуан юклыгы сизелә, бик сизелә.

 

Милләт, шәхесләребезгә бәйле изге гамәлләргә бөтен күңелен биреп тотынды ул. Бер елны, инде Туфан абыйның вафатыннан соң өч еллап вакыт узгач, Рөстәм әдипнең авылы – Олы Мәрәтхуҗага барып кайтты. Лотфулла Нурислам улы: «Туфан абыйның йорт-җирләре ни хәлдә икән, белеш әле, дип җибәргән идем, Зәкуан бик ачынып кайтып керде», – дигәч, Рөстәмнең үзеннән дә сорадым: «Шулкадәр үк үзәккә үтәрлекме?» – дидем. «Абзый, ни дәрәҗәдәге олпат шәхесләребезнең шулай онытылуына йөрәк әрни… Кайчандыр Туфан ага йөргән ишегалдында кеше буе чүп үләне, әрем, кычыткан үскән. Йорт-җирләре, үзе карап торган чишмәсе дә кызганыч хәлдә. Кеше китте дә онытыл- ды. Туфан абый торган, иҗат иткән урыннар бит ул... Га- делсезлек түгелмени?» – дип, миңа төбәлеп карады. Мин аның үтә дә нечкә күңелле икәнен белә идем. Элемтәче егетләрнең эшләре турында язган саен, газетага бирер алдыннан аңа укыта идем, янәсе, «сәяси хаталар» юкмы?

 

Язма ошаса, телефоннан шалтыратып: «Абзый, булган бу. Кайбер туң йөрәклеләрне уйландырырлык, уятырлык», – ди иде. Бу минем өчен иң зур бәягә әйләнде. Ярый, монысы башка мәсьәлә. Ә менә тарихыбызны барлау, мәңгеләштерүгә омтылуда эш алымнары кызыклы иде элемтәчеләрнең. Нәрсәгә генә тотынмасыннар, иң әүвәл архивларда казыналар, галимнәр белән киңәшәләр. Лотфулла Шәфигуллинның да, Рөстәм Зәкуанның да эш өстәлендә төрле китаплар, кулъязмалар өелә башлар иде. Музейлар ачумы, истәлек ташлары куюмы, чишмәләрне төзекләндерүме, борынгы зиратларны тәртипкә китерүме – барысы да зур иҗади хезмәткә әйләнде. Бер уйлаганда, алар – элемтәчеләр – техник хезмәткәрләр генә, ә Тукайчарак әйтсәк, «күзләре күпне күрә, колаклары күпне ишетә» иде. Хәтта кайбер галимнәр, әдипләр белмәгән мәгълүматларны да табып дөньяга чыгардылар. Укылырга чират көтеп яткан кулъязмаларны, теге яки бу тарихи вакыйгага яисә шәхескә кагылган төрле истәлекләрне, җыеп-барлап, китап итеп бастырып, музейларга куя килделәр.

 

"КУ" 5 (май), 2019

ДӘВАМЫ БАР. САЙТЫБЫЗДА КҮЗӘТЕП БАРЫГЫЗ.

фотода Рөстәм Зәкуанов; "Казан утлары" архивыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: