Кайтаваз булып кайту (дәвамы)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

 

Ни булган соң биредә? Нишләгән кешеләр? Бу турыда Мәсәниянең улы – бик озак еллар күрше Шахмай авылы мәктәбендә директор булып эшләгән Әсхәт абый Шәриповның «Энҗе бөртекләре» китабында кыска гына аңлатма бар: «Бөгелмә ягыннан Чертушка Совет хөкүмәтенә каршы күтәрелгән отряд килгән. Күрәсең, Чертуштан да шул отрядка кушылучылар булгандыр. Каргалы янында алар каршына кызылларның атлы гаскәре килеп чыга. Озакка сузылмаган бәрелештән соң, әлеге ыгы-зыгыдан файдаланып, фетнәчеләр Рус Чабаксары ягына качалар. Кызыл гаскәрләр яхшы гына коралланган. Алар составында венгр-мадьярлар күбрәк булган, диләр. Авылга килеп керүгә, бер баерак йортка ут төртәләр. Янгын башланып, хуҗасы чыккач, кылыч белән чабып үтерәләр».

Тарихта «Сәнәкчеләр фетнәсе» дип билгеле бу вакыйгалар 1920 елның февраль башларында булган... Кансызлыгы, вәхшилеге белән халык бәгыренә – халык хәтеренә язылып калган ул. Еллары буталган... Каберлектә 1919 ел, диелгән. Совет хакимияте чорында бу хакта сөйләү түгел, искә алу да тыелган шул. Ә Кыям онытмаган. Яшүсмер елларында атасыз калуны да, абзарда тереләй янып көлгә әйләнгән мал-туарны да, бер көн эчендә йорт тулы кешене коры кашык белән туендыру авырлыгы үз җилкәсенә төшүне дә – онытмаган. Бу хәлләрнең сәбәбен аңламый гаҗизләнгән үсмер соңрак, күмәкләштерү елларында, колхозга керүгә башаягы белән каршы торган. Ә кызыллар ягында сугышып кайткан Хәйретдин өлкән яшьтәге атасының үтерелүен, хәләл хезмәт белән булдырылган хуҗалыгының юкка чыгарылуын күргәч, ни уйлады икән?

Бик авырлык белән, көнне-төнгә ялгап эшли торгач, янәдән тернәкләнә алар, ләкин озак еллар колхозга кермиләр. Озакламый яши торган йортларын да тартып алалар.

Авыл советына хезмәт иткән ул йортта Мөнирә исемле апа кизү тора. Бер генә төнем дә тыныч үтми, йокыга китсәм, фәрештәләр күрәм, үлгән кешеләр белән саташып чыгам; йокламасам, әллә нинди тавышлар ишетәм, дип зарланган ул. Бу турыда Шәфика әбиемә әйткәч, Мәүҗидә әбиең бабайның башын чиләккә салып алып кергән булган, каны идән астына тамгандыр, җеннәр касәфәтедер, дип, авыр сулап куйган иде, ди Рәмзия. Ярый ла, ул моны үзе күрмәгән.

Ә кемдер күргән... кичергән... акылдан язмаслык көч тапкан.

Авылдашларын хәтер сандыгында актарынырга мәҗбүр иткән Рәмзия ярдәмендә фаҗига сурәтенең беренче кыйпылчыгын урынына куябыз. Нуретдин Шәрәфетдиновның ишле гаиләсе кичергән хәсрәт – кан төсендә, кара күмер төсендә. Ул – беренче көн корбаны, башкалар белән аны да туганнар каберлегенә җирләячәкләр.

«Ни сәбәпледер, авылга икенче көнне дә килә отряд һәм авылның ир-атларын түбән очка алып төшеп аталар» – китапта икенче көн фаҗигасе бер җөмләгә сыйган.

...Үз ишләренең җанын кыюдан акыллары исерек халәтендәге солдатлар авыл буенча йөри. Фетнәчеләр узып киткән авылның һәр йортында дошман яшидер кебек. Яңа хакимиятнең исә таләбе катгый: «Безнең белән булмаган һәркем – безгә дошман!» Әлегәчә сугыш гарасатын ишетмәгән, улларының кайдадыр, ни өчендер (матур, тук тормыш, диләр инде диюен) сугышып йөрүен генә белгән авыл кешеләре аңга килеп өлгергәнче, бер төркем картларны җыеп, түбән очка таба атлый алар. Араларында Максум хәзрәт, Ибраһим, Хәлим, Гыйльман, Мирсәй бабайлар, берничә яшьрәк ир-ат та күренә. Берәр сәгать элек кенә үзендә ике атлыны ашатып-эчертеп чыгарган Ногман картның күршесе Нәгыймуллалардан чыгып килеше икән. Илдә-көндә ни бар – күрше белән күрше арасында сер юк чаклар. Кемнәр булды икән болар, дип, үзара аптырашып, гәпләшеп ала картлар. Кичәгеләре дә бәла-каза өеп киттеләр әнә. Шул кичәгеләр түгел микән? Телләре аңлаешсыз. Кыяфәтләре дә ятрак. Өстәлгә хәзинәдә барын чыгарып сыйлап җибәрсә дә, тел белмәгәч, кемнәр икәнлекләрен аңламый калган.

Ногман карт, кулларын каш өстенә куеп, югары очтан атлаган төркемне танырга маташканда, янына чаптырып килеп җиткән атлы, тәкәллефләнеп тормый гына, аны да төркемгә таба куалый. «Карале, син бит әле генә бездән чыккан идең, танымыйсыңмыни?» – дисә дә, тыңлап тормыйлар...

Отрядта бер татар кешесе дә була. «Агайлар, атарга алып баралар сезне, эчтән генә тәкбир әйтегез», дип пышылдый ул, бер җаен туры китереп. «Ату белән егылыгыз, ни булса да тормагыз», дип тә өсти.

Ишеткән хәбәрдән әсәренеп калган картлар иң беренчеләрдән булып аңына килгән хәзрәтнең йомшак тавыш белән башлаган тәкбирен күтәреп алалар. Кышкы авылның салкын һавасына таралган «Аллаһу әкбәр» көчәйгәннән-көчәя бара. Мылтыклы адәмнәрнең тупас җикеренүләре дә инде аларны куркытмый, гомерләренең соңгы минутлары якынлашкан ир-атлар тәкбир әйтә: «Аллаһу әкбәр... Аллаһу әкбәр...» Тавышны ишетеп чыккан Шәрип атлы агай, картлар җыенга баралар, ахры, дип, төркемгә кушыла. Ялгышканын соңрак аңлый... Авылдагы ыгы-зыгының сәбәпләрен аңышмый капка төбенә чыккан тагын берничә картны да төркемгә әйдәклиләр.

Гомерендә беренче тапкыр мылтыклы кешеләр күреп төркемгә ияргән Камил атлы малайны шул ук татар кешесе: «Бар, кайтып кит, йөрмә монда», дип орышып куып җибәрә. Аларның өенә керүче булмый, бәлки, берәрсе чирле карт ята анда, дип куркыткандыр. Авылда тиф белән авыручылар да булган. Камил – бүгенге көндә дә авылларында көн күрүче Рашат Зариповның бабасы.

Бик күпләр «бер татар кешесе», дип телгә ала. Кем булды икән ул язмыш җиле бөтереп алып китеп, сугышырга мәҗбүр иткән, ләкин кешелеген югалтмаган зат? Күңелендә иман нурын саклаган кеше өчен җан кыюда катнашу җиңелләрдән булмагандыр...

Чертушның төп урамы берәр чакрымга сузылган. Югары очтан түбән очка таба атлаганда, ниләр уйлады икән ул агайлар? Өй тулы бала-чага турындамы, илгә килеп яткан ниндидер билгесез афәт хакындамы, әллә инде бакыйлыкка юлның кыскалыгы турында уйладылармы икән?.. Якыннары белән бәхилләшеп китә алмау ачысы тозлы күз яшьләре булып сакал-мыекларында катып калды микән?.. Йорт хуҗаларын алып чыгып киткәч, кая барып бәрелергә, кемнән яклау сорарга белми гаҗизләнгән әби-апалар ни кичерде икән бу сәгатьләрдә?

Сугыш утын кабызып җибәрүче бәндәләр бу хакта уйламыйлар шул. Алар өчен сугыш барышы кыска-кыска җөмләләргә сыйган: «...алынды ...чистартылды ...юк ителде...» «Бер мең... ун мең... бер миллион...»

...Тау башына җыелган авыл картларын, аларны камап алган мылтыклы кешеләрне Ситдыйк үргә менгәндә генә күреп ала. Кире борылырга, нидер уйларга чама да, чара да булмый инде. Толып якаларын күтәрә төшеп, җай гына шуып барган чанасында изрәп, ерак юлдан кайтышы була ирнең. Киез басып, киез эшләпәләргә кадәр ясап кәсеп итүче гаилә башлыгы, заказларын илтеп, үзләренә алдагы көннәр өчен заказлар җыйган була. Язмыш аңа да соңгы тукталышны авылдашлары белән бер кабердә итә.

Авылның кичкә авыша барган һавасын тетрәтеп, ату тавышлары яңгырый. Ап-ак карга кан тамчылары чәчри, гәүдәләр гөрселдәп ава. Шакир, Нәбиулла, Мөдәррис, Хәлим, Хәйретдин... Кемдер соңгы сулышын ала, кайсыдыр яралысы ыңгырашып куя...

Ел саен Сабантуйда батыр калган алыптай гәүдәле, йөк төягән арбаларны күчереп куя алган Мөдәрриснең дә гомере шунда өзелә. Ышанмый ул атачакларына. «Мине ата алмыйлар алар, ни гаебем өчен атсыннар?» дип кабатлый. Гаепсезләрнең язмышын гаеплеләр билгеләгән чак шул. Аталар...

Шул ук ачы тәкъдир авыл бае Фатыйхның энеләрен дә бу каберлеккә кертә. Атлы гаскәр керүен белеп алу белән, түбән очта яшәүче Фатыйх бай да, ике энесе дә качалар. Инде ату тавышлары тынып, шактый вакыт үткәч, бу мәхшәрнең узып китүенә өметләнеп булса кирәк, агалы-энеле ике туган яшеренгән урыннарыннан чыгалар. Аларны шундук күреп тә алалар, тау башына алып килеп аталар да... Яшеренеп калган Фатыйх байга исә язмыш җиле утызынчы елларда усал итеп кагыла.

Түбән очта яшәүче Әхмәтҗан картның тәһарәт алырга дип чыгып килеше була. Ишегалдына бәреп кергән мылтыклылар аны да төркемгә куша. Дошман күрер өчен, каралты-кураңның нык булуы да җитә... Шул ук язмышка аның каениш-каенагалары да дучар була. Хәзерге көндә күрше Шахмай авылында яшәүче Фәнил Кәлимуллинның әнисе ягыннан әбисе Зарифәнең ире Әхмәтҗан белән бергә ике туганы да атыла ул көнне. Бу хәсрәтне күтәрә алмаудан, Зарифә үзе дә озакламый җан тәслим кыла, ятим калган кызларын балалар йортына озаталар.

«Кем дә кем исән, торыгыз. Курыкмагыз, тимибез, димәк, Аллагыз сезнең якта», ди башлыклары. Мирсәй бабай һәм тагын берничә кеше авырлык белән генә аякларына баса. «Алла», диделәр бит, алдамаслардыр... Ләкин берничә секундтан алар да инде күзләрен мәңгегә йома.

Гыйльман атлы агай, отрядтагы татар кешесенең сүзен истә тотып, үлгәнгә сабыша. Җанкыярлар эшләрен бетереп китеп баргач та, бик озак ята ул. Салкын кар өстендә – үлеләр арасында. Хәлим белән Шәрифулла да исән кала. Нәбиулла картны колакка каты булуы коткара – торыгыз, дигәнне ишетми ул. Ята да ята... Отрядның киткәнлегенә ышанып беткәч кенә, бер-берләрен барлаша агайлар. Акрын гына Ризван бай дәшә... Аны да пуля аяган икән. Хәллерәк йортларның берсеннән йолкып чыгарып, төркемгә кушылган Хәйретдиннең зәгыйфь кенә тавышы ишетелеп китә. Әле мыегы да төртмәгән яшүсмер әллә салкыннан, әллә кичерешләрдән дер-дер калтырый. Шул чагында йөрәгенә кереп урнашкан шом аның да гомерен кыскарта. Берничә елдан Җамалия дигән кызга өйләнә егет, 1933 елда Ленинградка китәләр, тик анда озак тормый, йөрәк өянәгеннән китеп бара. Гыйльманның да колак тирәсендә ярасы була, озакламый, шул ярадан мантый алмыйча, ул да үлә.

 

Ахыры сайтыбызда иртәгә урнаштырылачак.

 "КУ" 3 (март), 2019

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: