Кайтаваз булып кайту (ахыры)

БАШЫННАН МОНДА УКЫГЫЗ.

...Ә бу хәтер кыйпылчыгы кеше дигән затның яшәргә, көн итәргә тырышу-тырмашуына, кеше рухына һәйкәлдер, бәлки. Ситдыйк бабайның килене белән бәйле ул. Исеме онытылган, мин аны олылап, баш хәрефтән «Килен», дип язармын.

...Төнне йокысыз диярлек үткәргән кыз-хатыннар, әнәй-карчыклар иртәнгә инде ни булганын белеп алалар. Шәригатьчә җиргә иңдерик ичмасам, дип ялыну-ялваруларына колак салучы булмый. Отряд китсә дә, «якын килмәскә», дигән әмерләре куркуга сала. Мәхшәрдән исән чыгып, кайсын-кая яшереп саклаган ир-атлардан каенатасының мәете дә тау башында ятканын белеп алган Килен төнлә, тау астыннан шуыша-шуыша, шунда юнәлә. Үзе туктаусыз догаларын кабатлый. Өй тулы кечкенәдән-кечкенә бала-чага, берсе дә кул арасына керерлек түгел. Ир канаты гаскәргә яздырылган, хәбәр-хәтере юк. Төп карап торган туендыручылары – Ситдыйк картның түш кесәсендә даими клиентларының адреслары язылган кәгазь барлыгын белә Килен. Үзе дә эш җаена төшенгән яшь хатын, мәетләр арасында шуыша-шуыша кармалана торгач, каенатасын табып ала. Күз яшьләрен ачу белән сыпыра да дүрткә бөкләнгән исемлекне кесәсенә яшерә. Иреннәре бертуктамый «бәдбәхетләр», дип кабатлый. Шул ук юл белән өенә шуыша. Нәсел кәсебе дәвам итә...

Әй кешеләр!

Сез бит хәтта Аллаһ сүзләрен дә

Ишетмәгән булып кыланасыз!

Яшәешнең күчәре ул – Иман.

Күчәр авышканда, адәм – кансыз.

«Шахмай янган, Чертуш янган,

Чаллы ягада[1] калган», –

дигән сүзләрне бала чагымда ук ишеткәнем бар иде кебек. Ник күрше авыллар янган да, безнең Чаллы башы янмый калган – бала акылы бу турыда уйланып тормаган. Ул бәетнең тарихы куркыныч булуын башыма да китермәгәнмен.

Рәмзия сөйли: «Әнием ягыннан Газизә әбиемнең әбисе Сәйдә бик башлы булган, күрәсең: капка баганасына комач кызыл француз яулыгын чыгарып элгән. Аларга отряд керми үткән. Ә авылның старостасы бу көннәрдә чыгып качкан. Чаллыбашлары кызыл байраклар белән Чертуш тавының сыртына кадәр киләләр әнә, анда яндырмыйлар да, үтермиләр дә. Безнең староста да шулай эшләсә булмадымы икән, дип уфтана әбиләр».

Ир-атларны, авыл картларын чыгарып ату белән генә чикләнми отряд. Иң таза хуҗалыкларга ут та төртәләр...

Бүгенге көндә авылдагы иң өлкән кеше – туксан дүрт яшьлек Хафизә әби Манигина. Канлы вакыйга барганда тумаган да әле ул. Ләкин гаиләсенә бәйле сөйләнгән хәлләрне бүгенгедәй ачык хәтерли. Өйләренә бәреп кергән мылтыклылар, тиф авырулы ир белән хатынны күргәч, борылып чыгып китәләр. Бәдерниса атлы үсмер кызлары (Хафизәнең апасы) мич аралыгында качып кала. Ишекне тыштан бикләп куялар. «Ә безнең, гомер-гомергә, урам якка ике ишектән чыгып була иде», – дип искә ала әби. Өйгә кергәнче үк абзарга ут төртә керәләр. Бәдерниса, тегеләр китү белән, бикләнми калган ишектән барлы-юклы мал-туарны коткарырга дип чыгып йөгерә...

Һай, күпне күрә авыл ул көннәрдә. Әле бер, әле икенче урында каралты-куралар яна... Сүндерергә ярамый. Февральнең куе салкын һавасына ачы төтен исе сеңә. Өй тоткасы булган ирләрен-картларын алып чыгып китәләр... Аларны нишләткәннәре билгесез. Кара кайгыга баткан карт-коры, кыз-хатыннар ни кылырга белми гаҗизләнә. Өйләрдән чыкмаска кушылган.

Өч көн буена тау башына килергә җөрьәт итмиләр. Курка халык. Курку шулкадәр көчле була ки, күз яшьләрен эчкә йотып, кәфенсез-нисез, кигән киемнәре белән, барысын да бер кабергә иңдерәләр мәетләрне.

Соңрак «башбаштаклык кылып йөргән өчен, кызыл мадьярларның үзләрен дә хөкем иткәннәр», дигән сүзләр килеп ирешә-ирешүен. Ләкин, ни гаҗәп: бирегә күмелүчеләргә карата барыбер «дошман» мөһере суга яңа хакимият. Тик халык хәтереннән сызып ата алмый: һәркем үзенең газизенең гаепсез корбан икәнлеген белә. Телдән-телгә, буыннан-буынга сөйләнә килә бу хәлләр, «онытмагыз!» диелә килә...

 


[1] Ягада (диал.) – кырыйда, читтә.

Менә мин дә фаҗига сурәтенең бүгенгә кадәр килеп җиткән соңгы кыйпылчыгын барлыйм. Күз алдыма ул ундүрт яшьлек Миңнеруйның күргәннәре булып килеп баса.

...Әтәсе Гайнан алты баласын кая яшерергә белми аптыраган әнәләренә «оланнарны өйдән чыгара күрмә», дип әйтеп китсә дә, ут борчасы кебек Миңнеруй сиздерми генә урамга сыза. Башта озак кына Түбән оч ягына колак салып тыңлап тора ул, мылтыклы атлыларның авылдан ераклашкан тояк тавышларын ишетүгә, җан-фәрманга тау башына уктала. Эңгер-меңгер төшеп килгән вакыт. Ак карда караеп торган таучыкның үле гәүдәләр булуын аңлап алган кыз ни алга, ни артка барырга белми катып кала. Тирә-юньдә кан, кан... Берничә яралы таудан тәгәрәп төшкән дә менәргә азаплана. Инде ташлап баручы көчләре тау башына менәргә җитми, янә аска тәгәриләр. Артларыннан кызыл эз сузылып төшә. Таучыктан авыр сулаган хәлсез тавыш ишетелә: «Кызым, абыстаеңа барып әйт, балам, килеп алсын». Сулышы кысылган кыз нидер әйтмәкче була, авызыннан сүз чыкмый... Биредә нишләп йөргәнен аңларлык хәлгә килгәч, күзләре белән әтисен эзли башлый. Ул басып торган җирдән ерак түгел таныш кием күргән кебек була да шунда йөгерә. «Әтәй, әтәй!» дип пышылдый иреннәре. Аннары, бар көчен җыеп, катырак кычкыра: «Әтәәәәй!» Әтисенең баш чүмече яртылаш юклыгын күргәч кенә, аның үлгәнлеге аңына барып җитә. Коты алынган Миңнеруй дуфкумга[1]  авылга таба йөгерә. Күз яшьләренә буыла-буыла йөгергән кызны бу күренеш бик озак эзәрлекли. Кызы Фиданияне дә куып тота ул... Оныкларга да килеп ирешә. Хәзерге вакытта үз авылларында укытучы булып эшләүче Лидия Зарипованың әнисе ягыннан бабай тиешле Гайнан Ибраһимов турындагы хәтер-хатирә эзеннән бүген исә без йөрибез.

Китәр алдыннан Гайнан карт, өйгә кереп, киез итек күтәреп чыга. Тик кияргә өлгерми, алырга керүче адәм аның кулыннан киез итеген йолкып, үзе киеп куя, тишек аяк киемен карт өстенә ыргыта. Кими аныкын Гайнан агай: «Безгә барыбер шәһит китәсе», дип, кар өстеннән оекчан килеш атлый...

Хәтернең тишек капчыгыннан уңдырышлы туфракка төшә алган берничә генә бөртек хатирә дә мул шытым бирергә сәләтле. Чертушларның шәһит киткән авылдашлары исемнәрен барлап, рухларына дога кылып торулары сөйли бу турыда.

Каберлеккә утыз җиде кеше күмелгән. Бер гасыр вакыт эчендә кайберләренең инде исемнәре хәтердән җуелган. Исемнәре билгелеләренең дә ата-бабалары, фамилияләре онытылган. «Безнең бабай да анда ята бит...» ди дә кайберәүләр ...туктап кала. Кемдер: «Безнең җизни...» ди. «Анда Совет хакимияте дошманнары күмелгән», дип ышандырырга тырышучылар да бар. Әйләндереп алырга да, таш куярга да рөхсәт ителми. Шулай да буыннан-буынга күчеп килгән гаилә яркарьләре кайберәүләрне тәвәккәл адымнарга этәрә. Беренчеләрдән булып кабер тирәсен койма белән әйләндереп алган һәм язулы таш куйган Ситдыйк картның улы Ибраһим белән туганнары Шәвәлине зурлый авыл. Озак еллар буе каберне карап тора алар, җомга саен килеп, рухларына дога кылалар. Бу гамәлгә күз йомганы өчен, өч авылга рәис булып торган Мөнип Хисмәтуллинның «эше» партия җыелышында карала...

Бу хәлләрдән соң җитмеш биш ел узгач, Җәүдәт Гыйльметдинов, хатыны Гүзәлия белән, төнлә яңа таш куеп кайта...

Рафаэль Кәлимуллинның әбисе Зәйтүнә ягыннан өч туганы ята биредә: Зәйтүнәнең әтисе Хәсәнша, бабасы Хәсән белән әтисенең абыйсы Дәүләтша. Зәйтүнә унике яшьлек кыз бала була бу вакытта. Гомере буена җитәрлек әрнү утыра аның күңеленә. Ни өчен? Нинди гаепләре бар иде? Баштарак ул – яшерен, дингә ирек килгәч – ачыктан-ачык – әрвахлар рухына догаларын багышлый, тау башына барып, Коръән укый.

Ә бүгенге таш стелла 2005 елда урнаштырыла. Хәтерләү – чын кеше булып яралтылган кешенең изге бурычы итеп карала башлагач... Авылдашлар кабер тирәли утыз җиде чыршы утыртты.

Җәен дә, кышын да чыршылар – Хәтер сакчылары. Энәләре – хәтер-хатирәнең үткен кыйпылчыклары – бәгырьгә кадала. Яшелләр, төс үзгәртмиләр – чын хакыйкать кебек. Кем генә китсә дә, кайтса да, озатып калалар, каршы алалар. Чыршылар белән бергә биредә гаепсезгә җаннары кыелган утыз җиде картның рухы да сакта торадыр шикелле.

Утыз җиде чыршы тирәли җәяүле буран уйный. Кар ап-ак. Шәһит киткән авылдашларының фани дөньядагы соңгы тукталышына әйләнгән каберлек йомшак ак юрган ябынган.

 

Җир хәтерли микән?..

Хәтерлидер...

Җир, мөгаен, яхшы хәтерледер.

И туганым Кеше! Син дә шулай

Тудыручың хакын кадерли бел...

Никадәр алдавыч, ышанычсыз тоелса да, халык хәтере үзенең барлыгы белән кыйммәт. Үткәнне – бүгенгә, бүгенгене иртәгәгә ялгый алучы зур көч ул. Шуны аңлаган Чертуш кешеләренә рәхмәт.

фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: