Кайтаваз булып кайту

очерк

Җир хәтерли микән? Хәтерлидер...

Җир, мөгаен, яхшы хәтерледер.

Аңа үзенең һәрбер җан иясе,

Хәтта мәхлугы да кадерледер...

 

Яңа Чишмә районындагы Чертуш авылына кергәндә, юлның уң ягындагы калкулыкта бер каберлек бар. Туганнар каберлеге. 1919 елның икенче февралендә кызыл мадьярлар тарафыннан атып үтерелгән утыз җиде карт җирләнгән биредә. Шул турыда хәбәр итә кабер ташы.

Моннан йөз ел элек булган фаҗиганең телсез шаһите бу каберлек.

Хәер, йөз ел элек микән? Халык хәтере шулай ди. Ә тарихи чыганаклар дәшми, бу хәлләр турында архив материалларын табасы, көнгә чыгарасы бар әле. Халык хәтере исә: «Кызыл мадьярлар тарафыннан юк ителгән шәһитләр ята биредә», ди. Большевиклар ягында булган, 1920 елда сәнәкчеләр фетнәсен тар-мар итүдә катнашып йөргән венгр-мадьяр отрядлары урыны-урыны белән башбаштаклык кылган, кансызлык күрсәткән, ди кырыс тарихның сакланып калган сәхифәләре.

Илнең кызыл байраклар астында якты киләчәккә атлаган еллары бу.

Чертуш авылы элек Чистай өязенең Каргалы волостена кергән. Каргалыга авыл аша узган кыска юлдан хәвефле гражданнар сугышы елларында әле кызыллар үтеп киткән, әле фетнәчеләр, әле – фетнәчеләрнең калдыкларын эзәрлекләп йөрүче мадьярлар...

Бу хәлләр турында мин күптән түгел генә белдем. Дөрес, туганнар каберлеге, шунда кабер ташы куелу турында коры гына мәгълүмат белән элегрәк тә таныш идем. Йә, әйтегез әле, Ватан сугышында миллионлаган кеше һәлак булган, дигәндә, күзгә яшь киләме, әллә бабасының шул сугыштагы газаплары турында ишеткәч, тетрәнеп куямы кеше? Минем белән дә шулайрак булды. Авылдагы һәр йортка кереп, бер гасыр элек булган фаҗигале хәлләрнең буыннан-буынга тапшырыла килгән кадәресен өйрәнеп йөрүче Чертуш мәдәният йорты мөдире Рәмзия Мусинадан ишеткәч кенә йөрәгем аша уздырдым мин бу хәлләрне.

Акрын-акрын бу пазл-хәтер кыйпылчыклары шул хәерсез вакыйганың картинасы булып торып калды. Малевичның «Кара квадрат»ы шикеллерәк иде ул. Кан белән күз яшьләрен үзенә сеңдергән шыксыз-шөкәтсез чор сурәте.

...Зыкы суык көннәрнең берсе. Чалт аяз булса да, биш йөзләп өйдән торган, өч мәхәлләгә бүленгән авыл урамнарында ник бер кеше заты күренсен. Башка юлы салкын дип тормаган бала-чага да өйләрендә утыра. Бәладән башаяк, заманалар болгавыр, дусны дошманнан аера торган түгел, урамда буталып йөрмәсәләр дә ярар, дип, ата-ана коры тора соңгы көннәрдә. Хәер, кулына корал тота алырлык ирләрнең күбесен большевиклар гаскәренә озаттылар инде. Авылда шул кыз-кыркын да, карт-коры белән бала-чага. Сәвитләр властька килсә дә, иманы коргыры сугышның һич тынасы юк. Сугышы бетсә, ичмасам, туйганчы әпәй ашарлар, курыкмый гына игенен үстерерләр иде. Әнә бит нәрсә уйлап тапканнар: артык ашлыкны яңа властька тапшырасы, ди. Артыгы була димени инде әпәйнең? Булса, базарына барып, тоз-шырпыга алыштырып кайтырлар иде әле. Авызларын чәпелдәтеп торган җиде-сигез җанны һава белән туендырасыңмы?

Мәҗүдә карчык керосин лампасына ут элдерде дә арткы ызбаның идән астына төшеп китте. Бәрәңгесе дә базның бер почмагында гына калып бара, Алланың рәхмәте. Ризык ягы такы-токырак шул соңгы елларда. Әле дә карты Нуретдин белән алтын приискасында эшләп кайтып, бераз хәлләнеп калган иделәр. Әнә, күрше-тирәдә эсәк[1]  төбенә төшүчеләр бар, теләнчеләрне дә күргәннәр, Алла сакласын.

Карчык, авыз эченнән генә ил-көнгә иминлек тели-тели, алгы ызбага керде. Уртанчы улы Кыям белән киез итеккә олтан салып утырган карты, карчыгы кулындагы коштабакка карагач, авызыннан тегәрҗебен алды да:

– Ипләбрәк тот, анасы, әле дөнья хәлен белеп булмый, – дип куйды.

Нуретдин картның үз борчуы иде. Өлкән улы Хәйретдин гражданнар сугышына киткәннән соң, зур хуҗалыкны таратмый-чәчми тотуның авырлыклары аның җилкәсендә. Кыям да кул арасына керә инде, аңа рәхмәт. Мәсәния, Миңнеруй белән Гыйльмеруй бала-чага гына әле. Киң сәке өстендә чүпрәк курчаклары белән мәш килгән кызларына күз салып, елмаеп куйды карт. Әйдә, уйнасыннар, кыз гомере бик кыска, иртәнге чык кебек. Шәфикалары әле имчәк баласы гына. Эш эзләргә чыгып киткән Гарифыннан хәбәрләр юк, әллә кайда йөри анысы, исәнме-юкмы икәнлеген дә белмиләр. Әллә нинди заманалар килде шул. Эшләгәннең бәрәкәте юк, әнә, кичәле-бүгенле яңа властьның азынуына түзәрлекләре калмаган, ярсынган кешеләр йөри авыл тирәсендә. Карале, нәрсә уйлап тапкан большевик дигәннәре: үзеңә чәчәреңә дә калдырмый, олаулап ашлык озатырга кирәк, ди. Прутразвёрсткамы шунда, колак ишетмәгән нәрсә.

Чаршау артына баласын имезергә кереп киткән Таһирә казан тирәсендә кайнашкан каенанасы янына ашыкты. Тик алгы якның уртасында шып туктады да куркынган күзләре белән каенатасына карады:

– Әтәй, янгын түгелме?

Карт, тәрәзәгә күз ташлауга, «ләхәүлә...» дип сикереп торды. Элгечтән кулына сырмасын гына эләктерде дә, киенеп тә тормый, ишеккә томырылды. Артыннан ашыккан улының борын төбендә үк:

– Чыкмый тор, – дип, ишекне ябып та куйды.

Ул арада кызлар мышык-мышык елаша башладылар, тәрәзәгә килеп капланган Кыям:

– Әнәй, зурәнәй, анда безнең абзар яна бит! Малларны чыгара аламы икән
әтәй? – дип өзгәләнде. – Ниндидер атлылар да күренә.
Мин дә чыгам.

Ишегалдына чыгарга дип сикереп торган үсмерне Мәүҗидә карчыкның тавышы туктатты. Ул инде алда куркыныч көткәнен сизеп, ана каз кебек, балалар турында гына уйлый иде.

– Кыям, улым, анаңның күлмәген ки тизрәк. Килен, барыгыз мич артына, бәйләт яулык. Мич башына менеп ятсын, ул-бу булса, кызыбыз чирли, диярбез. Кызлар, чаршау артына керегез.

Бераздан өйдә ыгы-зыгы тынды. Мәүҗидә карчык намазлыкка басты, Таһирә килен тынычсызлана башлаган баласын тирбәтергә утырды. Агарып киткән йөзендә курку катып калган, инде бар күзәнәгенә үтеп кергән шом эчтән генә кабатлаган догаларын саташтыра иде.

Бишектәге нарасый тагын йоклап китте, аның әле зур дөньяда бер гаме дә юк: җылы бишеге белән имәренә сөте булса – җиткән. Ул әле бәхетле иде. Ул әле җирдә барган гаделсезлекнең нәрсә икәнлеген күрми, белми, аңламый торган бәхетле яшьтә иде. Көн дә тезенә утыртып «үчтеки»ләп үстереп алучы атасын югалтачак өч яшьлек Мәсәниянең исә инде бәхете кителә башлаган көн бу. Күргәннәреннән котлары алынган кызларның йөрәгенә гомер буе әрнетәчәк кыйпылчык булып кадаласы көн.

Урамда ни барганлыгын аңлый торган түгел: кемнәрдер кычкырыша, берничә тапкыр мылтыктан да аттылар, ара-тирә абзардагы мал-туарның үзәк өзгеч тавышлары ишетелеп китә.

Бераздан бар да тынды. Кышкы көн ахырына якынлашып килә иде.

Яшьрәк чакта ире белән Урал якларында алтын приискаларында эшләп кайткан Мәүҗидә холкы белән җебекләрдән түгел иде, өстенә терлек-туар арасына кия торган иске бишмәтен киде, мамык шәлен бәйләде дә, бисмилласын әйтеп, урам якка атлады...

Бу хәлләр турында сөйләүче Рәмзия – бишектәге Шәфиканың оныгы. Хәтер җебен оныкларга тоттырып калдырган зирәк әбиләргә рәхмәт. Кеше булып яшисең килә икән, нәсел-нәсәбеңне онытма. Нәселен онытканнар исә рәхим-шәфкать көтмәс. Диненнән, якыннарыннан ераклашкан кеше куркыныч ул. Тыныч тормышта әле бу куркыныч бик сизелмидер дә, ә хәвеф-хәтәрле, утлы елларда аның шаукымы бик күпләрнең тынычлыгын бозарга сәләтле.

Аймылышкан чакта уйлар, юллар,

Айкалыплар китсә дөньялары,

Җир ахылдап, сыкрап ятадыр ул:

«Нишлисез, дип, адәм балалары?»

 

[1] Эсәк / өсәк (диал.) – лар, ашлык саклау урыны.

Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 3 (март), 2019

фото: pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: