Идарәче дә, иганәче дә

Наил Закир улы белән үткән гасырның туксанынчы елларында танышырга

насыйп булды миңа. Ул чорда колхозлар тулы тормыш белән яшәп, авыллар гөрләп

тора иде. Әтнә районының «Чулпан» колхозы – миллионер хуҗалыкларның берсе

булып, районның гына түгел, республикабызның да горурлыгы иде. Ләкин аңа хәтле

таушалган, таланган күмәк хуҗалыкны аякка бастыру өчен яшь колхоз рәисенә бик

күп көч түгәргә, түзәргә туры килә!

28 яше дә тулырга өлгермәгән Наил Сабировны 1960 елның 17 февралендә «Нәкъ

Сезнең кебек кешеләр белән җылы мөнәсәбәт таба белә торган, заман таләпләрен

үти алырлык яшь җитәкче кирәк, югыйсә хуҗалык таралачак», – дип, «Чулпан»га

билгелиләр. Укытучы булырга хыялланган егет ул чагында читтән торып, Казан

университетында укый. «Өч елдан кулга диплом алам һәм шул хезмәтемне дәвам итәр

идем», – дигән фикерен район җитәкчелегенә җиткерә ул. Бюро әгъзалары: «Өч елыңны

эшләп кара, укуың беткәч, мәктәп директоры итеп куярбыз!» – дип күндерәләр. Наил

Закир улы партия әгъзасы буларак, бюро тәкъдимен кабул итә. Наил абый ул елларны

үзе: «Колхозда эшли башлагач, райком секретаре: «Миңа килгән кунакларны каршы

алырга бер колхоз кирәк! – дип, басым ясый башлады. Бөлгенлеккә төшкән колхоз

җилкәсенә аларны ашату-эчертүне дә салсам, авыл кешеләренең, бигрәк тә тырышып

хезмәт куйганнарының, намуслыларының күзенә ничек караган булыр идем икән? Мин

каршы килдем. Райком секретаре исә үзе идарә иткәндә, шуны гел искә төшереп, аяк

чалып торды. Безгә дип кайткан молоковозны бирдертмәде. Бәрәңге алу чоры җиткәч,

гадәттәгечә, педагогика училищесы студентларын җибәртмәде. 350 гектар бәрәңгене

колхоз көче белән алып бетердек. Өстәвенә, кырларыңда эш начар бара, дип бәйләнә

иде. Ярты еллап эшләгәч, хет ярыл, җир тишегенә кер, әмма колхозчыларга хезмәт хакы

түләргә акча табарга кирәклеген аңладым һәм шуны тормышка ашырдым. Икенче мөһим

эш: өч авылда да комплекслы бригадалар төзеп, иң булдыклы, тәҗрибәле кадрларны

бригадир итеп билгеләдем. Искемәңгәрлеләргә нәсел фермасы һәм таналар тәрбияләү,

бәхтиярлеләргә үгезбозауларны симертү һәм сарык фермасын рентабельле итү эшен

йөкләдем. Олы Мәңгәргә исә савым сыерларын асрау һәм дуңгыз ите җитештерү

фермалары беркетелде. Иң мөһиме: экономия ясаучыларга өстәмә түләүләр системасы

эшләнде», – дип искә ала. Шундый җитәкче белән колхозда көчле команда оеша,

хуҗалык аякка баса. Керем арткан саен төзелеш эшләре гөрли, яңа техника сатып алу

мөмкин була башлый. Яңа фермалар, машина-трактор парклары, амбарлар, зур ындыр

табаклары белән беррәттән социаль-мәдәни объектлар калка. Төзелешләр, нигездә,

хуҗалыкның үз көче белән башкарыла. «Шәхси йортлар салганда исә, матди яктан тәэмин итеп, транспорт һәм колхоздан төзүчеләр биреп, йорт салучы үзе теләгәнчә төзергә

мөмкинлек тудырылды. Шулай гына каралты-кураның, йорт-җирнең кадере була! Мин

эшли башлаганның унынчы елында, ниһаять, ссудалар алмыйча, үзебезнең акчага яши

башладык. Колхоз исә районда гына түгел, республика күләмендә дә алдынгылар рәтенә күтәрелде. Шулай да район җитәкчесе тарафыннан тискәре мөнәсәбәт тә бетмәде.

Депутат күрсәтү Сезнең колхоздан булса да, парторгыңны сайлыйбыз, ди. Әгәр дә

башка кешебез юк икән, аны үткәрербез инде, дим, сер бирмәскә тырышып. Үзенчә

тагын бер үч алуы булды. Шуңа карамастан, 1978 елда ун күчмә байракның тугызын

без алдык. Өстәвенә, ВДНХныкы да безнең

хуҗалыкка насыйп булды. 1980 нче елларда

колхоз нык алга китте. Техника җитәрлек, хәтта

күрше-тирәләргә дә булышабыз, – ди ул.

Наил Закир улы беренче көннәреннән үк

алны-ялны белмичә эшли, максатына ирешер

өчен алдынгы хуҗалыкларның эш тәҗрибәсен

өйрәнә. Бигрәк тә «Северный» совхозының

директоры Нәкыйп Сафин һәм «Искра» колхозы

рәисе Фәйзи ага Галиев маяк булып торалар

аңа. Шуны да искәртеп китәргә кирәк: өч ел

эшләгәннән соң, хисап-сайлау җыелышында

Наил агага халык: «Без сине яраттык, үз иттек,

пенсия яшеңә хәтле җитәкче булырсың, китмә

бездән», – ди. 34 ел хезмәт куйгач – 62 яшендә

дә эшен дәвам итүен сорыйлар.

Наил Сабиров 1932 елның 22 августында Әтнә

районының Дусым авылында дөньяга килә. 1940-

1950 елларда туган авылында башлангыч, Күәмнең

җидееллык, соңыннан Олы Әтнәдә урта мәктәпне

тәмамлый. Казан дәүләт университетының тарихфилология факультетын исә, алдарак искәртүемчә, читтән торып тәмамлый. Хезмәт юлын

бик иртә – 1950 елны Түбән Көек җидееллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып

башлый, 1952-1954 елларда Арыда дәвам итә. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба ала

торган егетне 1954 елны Әтнә районына ВЛКСМның 2 нче секретаре итеп билгелиләр.

Спортта ярышып, сәхнәдә рольләр уйнап үскән Наилнең бирегә килүе әлеге оешманың

эшен активлаштырып җибәрә. Нинди генә чаралар уйлап тапмый алар. Спорт бәйгеләре,

театраль фестивальләр, авылларга чыгып концертлар кую, ветераннарның хәлләрен белү,

ярдәм итү дисеңме – барысы да алар кулында була. Озак та үтми, яңалыкка омтылучы,

ярдәмчел, тырыш егетне 1957 елда ВЛКСМның беренче секретаре итеп күтәрәләр.

Ул анда «Чулпан»га колхоз рәисе итеп билгеләнгәнчегә кадәр хезмәт куя. Яшьтән үк

колхозчыларның кул көче күп сорала торган тормышын җиңеләйтү, коммунизм төзү

идеаллары белән хыялланып йөргән Наил Закир улы күпмедер дәрәҗәдә шул югарылыкка

ирешә дә: хуҗалыкның өч авылында да мәктәпләр, балалар бакчалары, медпунктлар

төзетә. Урамнарда суүткәргечләр сузыла, районда иң беренчеләрдән булып, йортларга

газ керттерә. Алдынгы ысуллар куллану, хезмәт дисциплинасы, лаеклы хезмәт хакы, уңай

шартлар, сменалы эш таулар күчерә ала икән. Балаларга хоккей мәйданчыклары төзетү,

спорт киемнәре белән тәэмин итү, җиһазлар алу да гади бер күренешкә әйләнә. Сәбәпсез

эш калдыру, исереп, иптәшләреңне кыен хәлгә кую очраклары юкка чыга.

Авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәткәрләренә ял йортларына юлламалар

даими бирелеп тора. Берәр бәла-каза килсә дә, колхоз шундук ярдәм кулы суза. Ике

катлы, иркен Олы Мәңгәр мәдәният йортында халык театры иҗат итә, бию, шахмат,

баян, көрәш секцияләрен колхоз финанслый. Наил ага эшләгәндә, «Чулпан»ның өч

бригадасында да җылы гаражлар, техника кую һәм төзәтү биналары торгызыла.

Механизаторлар хуҗалыкның абруйлы кешеләренә әйләнәләр. Бу эшкә яшьләр дә

тартыла. Колхозның соңгы елларында гына да 98 механизатор әзерләнә. Күпме

данлыклы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре үсеп чыга шул чорларда! Механизатор

Минзыя Сафин – Хезмәт Кызыл Байрагы, Зөлкарам Абдуллин – «Почёт Билгесе»

ордены, Фәүкать Гыйләҗев – Хезмәт Кызыл Байрагы, Мансур Габдрахманов һәм Сәвия

Ибраһимовалар III дәрәҗә Хезмәт Даны орденнары белән бүләкләнә. «Хезмәттәге

батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән Фирая Муллагалиева, «Почёт Билгесе»

орденлы, алдынгы сыер савучылар Нурия Җиһаншина, Венера Сәфәргалиевалар –

бүген дә авылның горурлыгы. Тракторчы-механизаторлар Рәшит Мөхәммәтҗанов,

Габдерафыйк Нигъмәтҗанов, Камил Габдрахманов, комбайнчылар Әлтаф Мөхетдинов,

Нурулла Хисмәтуллин, көйләүче-оста Рузинар Галимов, Сәгъдулла Сафиуллиннарны

зур ихтирам белән искә ала бүгенге көндә 87 яшен тутырган

Наил ага. Олы Мәңгәр китапханәсе үзе ни тора! Рухи камиллек, тиңдәшлек, бердәмлек

шигаре астында эшләп, укучыларның дөньяга карашын киңәйтүдә, белемгә омтылуда зур эш

алып баралар. Китапханә белән

Наил абыйның тормыш иптәше

Ләлә Сабирова җитәкчелек итә,

шулай ук Надия Сәфәргалиева

да укучыларны төрле кызыклы

китаплар белән таныштыра.

Аларның фидакарь хезмәтләре

«Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән бәяләнә. Наил

абый мәдәният йортына яңадан-яңа китапларны кайтарып

тора. Хуҗалык белән идарә

итсә дә, укытучы һөнәренә, китапка мәхәббәте саклана аның.

Н.Сабировның тырышлыгы,

югары бусагаларны таптавының нәтиҗәсе буларак, Каенсар урманында район

балалары өчен ял лагере ачыла. Исем эзләп ерак китмиләр – «Чулпан» дип кушалар.

Әлеге лагерь бүгенге көндә бөтен дөньяга танылды – чит ил балалары да үз итте аны.

Наил Закир улы инде күптән лаеклы ялда булса да, әле дә халыкка хезмәттә. Аның

ярдәме белән туган авылы Дусымга асфальт юл килеп җитте. Бер түбә астына кертелеп,

мәктәп, балалар бакчасы, ашханә, идарә йорты салынды. Җыйнак кына, матур мәчет

тә авылга иман нуры тарата.

...Бүгенге көндә хезмәт стажы 70 елга тулган Наил ага – җаваплылыгы чикләнгән

«Дусым» ширкәтенең Директорлар советы рәисе. «Олы улым Рөстәм пенсиягә чыкса

да, үзенең фирмасында төзелеш эшләре белән шөгыльләнә. Бер малае, ягъни оныгым

да үзе белән, икенче оныгым башкалада рестораторлык эшендә. Икенче улым Илһам

– бүгенге көндә Арчада нефть эшендә җитәкчелектә, безнең белән дә хезмәттәшлек

итә. Төпчегем Азат – танылган врач, шәхси клиникалары бар. Ләлә апагыз исә өй

тирәсендә генә инде, оныкларга тәрбия бирә».

 «Дусым» ширкәтенең бүгенге көндәге башкарма директоры Ленар Сәмигуллин:

«Наил абый турында кечкенәдән ишетеп, белеп үстек. Легендар шәхес бит ул.

«Чулпан» колхозында эшләгәндә, түрәләр күзенә артык чалынмас, колхозчыларның

тискәре карашына дучар булмас өчен ул шөрепне дә үз акчасына сатып ала торган

була. Тормышын да иске генә йортта яшәүдән башлый. Хәтта үзенә дигән бүрәнә

һәм такталарны да нәрсәдер төзергә кирәк булгач, ике дә уйлап тормыйча колхозга

илтеп бирә. Хуҗалык ныклап аякка баскач кына, яңа йорт салырга алына ул. Андый

кешене колхозчылар ничек үз итмәсен инде. Менә шулай итеп абруй туплый Наил

абый. Бүгенге көндә зур үрнәк ул!» – дип хөрмәтләп сөйли.

Әлбәттә, Наил Закир улының фидакарь хезмәте совет чорында да бәяләнмичә

калмады. Ул – «Почёт билгесе» ордены, күпсанлы медальләр, мактау кәгазьләре,

дипломнар иясе. 1983 елда районда иң беренчеләрдән булып, аңа «РСФСРның

атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» исеме бирелә. Татарстан Югары Советының

унберенче чакырылышына депутат итеп сайлана, аның эшендә актив катнашып, зур

абруй казана. Наил ага – хезмәт халкына чын күңеленнән игелекле тормыш төзергә

омтылган, шул юлда зур уңышларга ирешкән сирәк шәхесләрнең берсе.

 

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: