Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Зур бәлеш

рецепт

Кирәк булачак: 
* 2 йомырка; 
* 1 ст. сөт; 
* 2 аш кашыгы шикәр комы; 
* 100 гр. атланмай (сливочный масло); 
* 1 чәй кашыгы тоз; 
* 3-4 ст. он. 

Эчлек өчен: 
* ит белән бәрәңгене табаның күләменә карап әзерләдем; 
* зур суган; 
* тоз; 
* борыч. 

 

Бәлешне тавык, каз, сыер һәм башка итләр белән пешерергә була. 

Эш барышы: 
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. 
Төче камыр әзерлибез. Савытка сөт, йомырка, шикәр комы, тоз, атланмай салып яхшылап туглыйм, аннан он өстәп, камыр кулга ябышмый башлаганчы басам да, 20 минут ял иттерәм. 
Ит, бәрәңге, суганны вак итеп турадым. Тәменчә тоз белән борычны салып болгаттым. Эчлек әзер булгач, камырны 3 өлешкә бүлеп, берсен зуррак итеп бәлеш төбенә, икесен бер төсле кечерәк итеп бәлешнең капкачына һәм капкач өстен бизәр өчен калдырдым. 
Бәлеш төбенә дигән камырны җәеп майлаган табага салдым, камыр таба читеннән асылынып калырга тиеш. Җәйгән камырга өеп эчлекне салдым, камырны күтәреп бөрдем. Таба читеннән артык калган камырны кисеп, бәлеш өстенә бизәк ясарга калдырдым. Шулпа салам. 
Шуннан соң капкач өчен калдырган камырны жәеп бәлеш өстенә каплап, читен ябыштырдым. 
Капкач өстен бизәр өчен тагы шул зурлыкта камыр җәйдем, фотосүрәтләр аша аңлагансыздыр, ничек кунада килеш, уртага таба 12 кисем ясаганны, мин сәгать формасында кистем. 
Камырны бәлеш өстенә салып, кырыен бәлешкә бөреп тоташтырдым. 
Кисемнәрнең бер урыннан гына чеметеп тоташтырдым.
Бәлешнең өстенә тишек тишеп, камырдан чәчәк формасына китереп бөке ясап тыктым. 
Бәлешне үзегез теләгәнчә бизи аласыз.
Бәлешнең өстен майлап, өсте көймәсен өчен фальга белән каплап, 180 градуслы мичкә 1,5-2 сәгатькә пешәргә куйдым. 
Бәлешне табынга табасы белән чыгаралар. Башта өстен кисеп, эчен бүләләр. 

Ашларыгыз тәмле булсын!


 

Рецепт һәм фото авторы - Элмира Нигмәтҗанова; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев