Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Юка

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Юка - татар халкы табынында еш була торган борынгы ашамлык. Юка - татар халкының төче камырдан яратып пешерә торган ризыкларының берсе. Төче камырны болай ясыйбыз. Чиста савытка су яки сөт салабыз да шикәр комы, тоз, йомырка, май өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Аннан соң иләнгән он салып, кулга һәм савыт кырыена ябышмый башлаганчы камыр басабыз. Төче камырны 100әр граммлы кисәкләргә бүлеп, 1,5-2 мм калынлыкта чынаяк тәлинкәсеннән зуррак җәемнәр җәябез. Аларны майсыз яки аз гына май сөртеп табада пешерәбез. Әзер юкаларны, суынмасын өчен, киндер тастымал белән каплап куябыз. Аннары аларны тәлинкәгә берсе өстенә икенчесен өеп табынга бирәбез. Юкаларны табынга болай да чыгарырга мөмкин: берсен майлагач, өстенә икенчесен куеп майлыйбыз, аннары өченчесен һ.б. Шулай 10-12 кат өябез. Өемне зур тәлинкәгә куеп - урталай, ә аннан һәр кисәкне тагын берничә өлешкә бүләбез. Юкага шикәр комы оны сибәргә, повидло яки варенье ягарга да мөмкин.

Безгә

  • 500-700 г он
  • 200-250 г су яисә сөт
  • 30 г шикәр комы
  • 100 г май
  • йомырка
  • тоз

кирәк булачак.

Тәмле булсын!


фото: deuly-menu.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев