Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Йомшак, тәмле торт

рецепт

Камыр өчен:
?400 гр. куертылган сөт 
?2 йомырка 
?160 гр. он
?1 аш кашыгы көпшәкләндергеч
?чеметем тоз

кирәк.


Йомырка белән куертылган сөтне әйбәтләп болгатып, шуңа он белән көпшәкләндергечне салып камыр ясыйсы. Мин миксер белән болгаттым барысын бергә.
Табага кәгазь җәеп, үзегез теләгән диаметрга камырны җәеп, алдан 160 градуска җылытылган духовкада пешерәсе. Минем 6-8 минут эчендә пештеләр.
Коржлар әзер булуга крем ягып тортны җыясы, өстенә һәм кырыйларына крем якмыйча, тортның өстенә берәр авыррак әйбер куеп төнгә, кремы сеңсенгә суыткычка куясы.
Коржлар арасына теләгән кеше җиләк-җимеш тезә ала. Мин киви, банан тездем.
Икенче көнне тортны әзерләп, бизәп бетерәсе.
Минем очракта 33%лы сливкидан крем белән җыелды. Кырыйларына матурлап тамчылар агызыр өчен варёное сгущенкага сөт салып сыекладым. Өстенә дә шуны ук матурлап, спираль ясап агыздым һәм таякчык белән уртадан кырыйга, кырыйдан уртага таба чиратлаштырып сыздым.

Шулкадәр йомшак, тәмле торт килеп чыга.


Ризыкларыгыз тәмле, йортыгыз ямьле булсын, дусларым!

 

Рецепт һәм фото авторы - Кадрия Ишмурзина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев