Йомшак, тәмле прәннекләр

✅ Камыр өчен:
🔹500 мл сөт
🔹250 гр он
🔹500 гр шикәр комы
🔹бер чеметем тоз
🔹100 мл көнбагыш мае
🔹32 гр ванильле шикәр комы
🔹60 гр камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель)
🔹2 йомырка
🔹2 йомырканың сарысы
🔹1 кг он

✅прәннек өстенә сөртер өчен крем

🔸2 йомырка агы
🔸250 гр шикәр оны

✔250 гр онга шикәр комы, тоз салып яхшылап болгатабыз. Сөтне кайнатып чыгарып онга салып яхшылап болгатабыз. Төерләре калмасын өчен. Камыр бераз суынгач 2 йомырканы һәм 2 йомырканың сарысын (2 йомырканың агы кремына кала) салып яхшылап туглыйбыз.
Шуңа көнбагыш маен салабыз. 1 кг он кереп бетмәскә дә мөмкин. Онга да карый. Онның беразына камыр көпшәкләндергеч белән шикәрле ванильне салып бутыйбыз. Онны салып камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш, кулга да ябышмасын.
✔Камырны кисәкләргә бүлеп, җәеп стакан белән кисәбез. Калынлыгы 7-8 мм тирәсе. Минеке юкарак булды калынрак булса да ярый. Духовкада 20 минут тирәсе пешерәбез (духовка кызып китсә тиз дә пешәргә мөмкин).

✔ Йомырканың агын миксер белән купертәбез шикәр онын аз-азлап салып. Суынган прәннекләр өстенә ягабыз).


 

Рецепт һәм фото авторы - Айзилә Рәхмәтуллина; vk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: