Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Йомшак кабартма

рецепт

Кирәк:

?2 йомырка
?500 мл сөт
?125 г сыер мае яки маргарин
?3 аш кашыгы шикәр комы
?1,5 бал калагы тоз
?11 г коры чүпрә
?0,5 стакан җылы су
?он

Сөт, су, шикәр комы һәм чүпрәне болгатабыз, 15 минутка калдырып торабыз.

Йомырка, эретелгән май, тоз кушабыз һәм аз-азлап он кушып, кашык белән болгатабыз һәм 1-1,5 сәгатькә камырны тастымал каплап кабарырга калдырабыз.

Камырны 1 см калынлыкта җәябез. Чокыр яки чынаяк ярдәмендә түгәрәкләр кисәбез.

Уртача зурлыктагы табакта майны кайнатып чыгарабыз һәм кабартмаларны шунда пешерәбез. Бер ягы алтынсу төскә кергәч, икенче ягын пешерәбез.

Артык майлы булмасын өчен, кабартмаларны тастымал яки кәгазьгә салып торабыз һәм шикәр оны сибәбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев