Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Яшел суганлы бәрәңге дучмагы

рецепт

Камыры:
1 ст. җылы сөт
1 йомырка сарысы
1 аш кашыгы майонез
10 аш кашыгы сыек май
тоз
Кирәгенчә он
Йомшак камыр басып, бераз өстәл өстендә тотарга.

Эчлеге:
Бәрәңге боламыгы
Май
Сөт
Яшел кыяк суганы
Сарымсак кыягы

Бәрәңге боламыгын май, сөт һәм күп итеп туралган яшел суган кыягы, берничә кыяк сарымсак турап болгатырга. Камырны дучмакка җәеп, һәрберсенә әзер эчлекне салып ясарга.
Бәрәңге боламыгы салгач, 1 йомырка сарысына азрак су, тоз кушып болгатып өстенә сыларга.

Тәмле булсын!

vk.com

Теги: татар халык ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев