Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ялкау "Наполеон"

рецепт

Кирәк була: катламлы камыр (кибетнеке, чүпрәле булса да, чүпрәсез булса да ярый), үзегез яраткан балык консервасы (минеке сайра), ике пешкән кишер, сарымсак, ике-өч пешкән йомырка, сыр (творожный), йә булмаса майонез.

Эш барышы.

Әзер кибет катламлы камырын бик юка итми генә җәеп, духовкада пешереп алабыз. Ул күтәрелергә тиеш. Суытабыз. Мин ике җәемнән эшләдем.

Косервланган балыкны чәнечке белән изәбез. Әгәр горбуша консервасы икән, суын түгеп бетермибез. Коры була. Беренче пешкән җәем өстенә башта сыр, йә булмаса майонез сылыйбыз. Изелгән балыкны тигезләп салып чыгабыз. Майонез сылыйбыз.

Өстенә икенче җәем пешкән камырны куябыз. Майонез, кишер + сарымсакны тигезләп җәябез. Майонез сыларга онытмыйбыз.

Иң өске катламга пешкән йомырканы кыргыч аша уып, тигезләп салып чыгабыз.

Үзебез теләгәнчә бизәп, кисеп, өстәлгә куябыз. Бик тәмле!!!

 

Тәмле булсын!
 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев