Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Җәй" шарлоткасы

рецепт

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.

Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз.
Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була.
Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан “җәйге” шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак.

Чәйләрегез тәмле булсын!

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев