Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

"Валчыклы алма бәлеше" пешерәбез

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

"Валчыклы алма бәлеше"

Җиңел, бик тиз арада пешерелә торган бәлеш.

alm2

Рецепт

Камыр өчен: -250 гр. он; -100 гр. ак май; -2 аш кашыгы шикәр комы; -2 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч; -2 аш кашыгы салкын су (!);

alm3

Эчлек өчен: -4-5 сусыл алма; -2-3 аш кашыгы джем.

alm4

Эш барышы

Майны он белән уабыз.Шикәр комы, камыр көпшәкләндергеч кушабыз. Салкын су кушып валчыкларны шар рәвешенә китерәбез. Икегә бүләбез. Таба төбенә уасы камыр зуррак булырга тиеш. Бер кисәк камырны пергамент кәгазе җәелгән табага кыргыч аша уабыз. Тигезлибез. Өстенә кыргыч аша чыгарылган алманы джем белән болгатып салабыз. Әчлек таба кырына ук җәелми. Таба кырыннан бер-ике см.кала. Өстенә икенче өлеш камырны уып, кызган мичкә пешерергә куябыз. 40 минут чамасы пешерәбез. Пешеп чыккач суытып чәй янына бирәбез.


Рецепт, фото: Ашларыгыз тәмле булсын

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев