Вак бәлеш

Камыры кефирдан. Бик уңа һәм тәмле була!
Кефир - 1,5 стакан
Он - 5 стакан тирәсе
Тоз - 1 чәй калагы
Шикәр комы - 3 чәй калагы
Чүпрә - 1 чәй калагы
Эретелгән ак май - 3 аш кашыгы
Камырны баскач 2 сәгатьләп кабартабыз.
Эчлек өчен дөгене 10 минутлап пешереп алабыз.
Суганны вак итеп турыйбыз да фарш, дөге, тоз, борыч белән болгатабыз.
180 градуста 45 минут пешә.
Пешеп чыгарга 15 минут кала шулпа салабыз.
Тәмле булсын!
Рецепт авторы @mazitova16.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз