Уалып тора торган камырдан пирог
рецепт
Камыр өчен:
50 г чүпрә
300 г каймак
250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез)
2 йомырка
тоз (ярты бал кашыгы)
2 а/кашыгы шикәр комы
1 кг якын он
Эчлек өчен:
Ике пирогка (диаметр 28)
450 г каймак
150 г кайнатылган сөт (сгущенка)
3-4 йомырка
300 г сөяксез кара җимеш
әчтерхан чикләвеге
......................................................................
1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшарттым. Иттарткычтан чыгардым. Куерак булса, кабат бераз су өстәгез, балсыз булса - шикәр комы.
......................................................................
2) 4 йомырканы миксер белән күперттем.
Каймак һәм сгущенканы салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз песок та салыгыз.
......................................................................
3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек кара җимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.
......................................................................
4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым.
Чәйләрегез тәмле булсын!!!
Рецепт һәм фото авторы - Зөлфия Мифтәхетдинова-Ягафарова; vk.com
Галерея
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев