Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тутырылган ташкабак (кабачки)

рецепт

Ташкабакның төрләре күп, нинди сорт булуга карамастан, мул уңыш бирә. Ул авырлыгын нормада тотарга тырышучылар өчен менә дигән яшелчә, чөнки калориясе бик аз. Ташкабак витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай.

?Ташкабакны боҗралап турарга, тышын әрчергә, уртадагы йомшагын һәм орлыкларын алырга, тоз сибәргә, май салынган табада бер ягын кыздырып алырга. Икенче ягын әйләндерергә.
?Аннары уртасына әзер фарш салырга, өстенә бер телем помидор (вак итеп турарга да мөмкин) куярга.

?Каты сырны угычтан уарга, вак туралган укроп кушарга, сыткычтан сарымсак чыгарырга, шул массаны майонез һәм каймак кушып болгатырга һәм помидор өстенә ягарга.

? Духовкада өсте кызарганчы тотарга.

 

Тәмле булсын!

Рецепт һәм фото авторы - Гөлүзә Василова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев