Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тутырган тавык

әзерләү ысулы

Чистартып йоны өтелгән симез һәм артык карт булмаган тавыкны салкын суда югач (тиресе ертылмаган булырга тиеш), муенын - төптән, ботын - буыннан бер илле түбәнрәк, ә канатын икенче буыннан кисеп алалар. Шуннан соң тавыкны түше белән өстәлгә куеп, тиресен һәм итен сырты буйлап сөягенә кадәр кисәләр. Тиресен сак кына иттән һәм сөяктән аералар. Салкын су белән югач, ике тавыкның сөягеннән аерылган сум итен ит тарткычтан чыгаралар, аз гына җебеткән бодай ипие кушып, тагын  1 - 2 тапкыр ит тарткыч аша уздыралар, тоз, борыч, эреткән атланмай, чи йомырка агы салып болгаталар. Шул массаны , вак иләк аша үткәргәч, тагын болгаталар, куерак булса, сөт өстиләр.

Аннары вак кына шакмаклап турап пешергән сыер яки сарык теле кушалар һәм болгаталар.

Тавыкны сырт ягыннан - башта ботларын, аннары эчен тутыралар, түшен, сыртын тегеп, тавык рәвешенә кертәләр. Аннары марляга төреп, марляның баш-башларын төйнәп куялар.

Тавыкны әзерләгән арада сөякләреннән шулпа кайнаталар. Аны сөзеп, тавык күмелерлек кенә итеп салып пешерәләр. Пешеп чыккач, тигез тактага сырты белән куеп, салкын урында тоталар. Тутырган тавык түгәрәк түгел, бераз ясырак булырга тиеш.

Эче белән аркылыга кисеп, тәлинкәгә тезеп, табынга китерәләр. Янына тәмләткеч үләннәр куйганда, тагын да матуррак була, майонез да бирергә мөмкин.

1 тавыкка:

  • 700 - 800 г тавык ите
  • 100 г бодай ипие
  • 3 йомырка агы
  • 100 г атланмай
  • 100 г пешкән тел
  • кирәгенчә тоз, борыч

  Тәмле булсын!


Фото: kotelkoff.net

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев