Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тозлаган кәбестә

рецепт

  • Кәбестәне ваклап турап, угычта кырылган кишер, укроп орлыгы өстәп, 3 л банкага тыгызлап тутырабыз.
  • Банкага тутырып бетергәч, өстенә 2 аш кашыгы тоз, бер аш кашыгы шикәр комы салабыз. Соңыннан банка күмелерлек итеп, салкын су салабыз. Тыгызланган банкага су авырлык белән керә. Аз-аз салабыз.
  • Өй температурасында кәбестәне бер көн тотабыз. Әчеп чыккан саен, кәбестәне озын саплы кашык белән көн дәвамында тыгызлап торабыз.
  • Бер тәүлектән соң, салкын урынга куябыз.


Ашларыгыз тәмле, ризыкларыбыз бәрәкәтле булсын!
 

Рецепт һәм фото авторы Нурфия Халикова; vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев