Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Торт

рецепт

Бер банка сгущенкага бер йомырка, бер чәй калагы разрыхлительне 400 гр он белән бутап, йомшак камыр басабыз. Камыр пластилин кебек була, басуы кулга рәхәт. Шуны ун кисәккә бүлдем, һәр кисәкне кирәгенчә җәеп, кызган табада пешереп алабыз, ике ягын да әйләндереп. Өстә, газда пешерәсе. Пешү белән үзегезгә кирәк размерда кисәсез.

Крем: 500 мл сөтне кайнатырга куйдым. 300 гр шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш калагы крахмал, 3 аш калагы он, бер кап ванилинны 250 мл сөт белән бергә әйбәтләп болгаттым һәм шуңа кайнаган сөтне кушып, болгата-болгата крем куерганчы пешердем. Куерган кремга 200 гр йомшак акмайны кушып тугладым һәм жылы кремны коржларга сөртеп торт жыябыз. Мин үзем биек тортлар яратмагач, шушы нормадан ике торт ясадым. Кырыеннан киселгән кисәкләрне ваклап торт өстенә, кырыена сиптем.

Берсен кунакка алып бардым, ә икенчесе ике сәгать эчендә юкка чыккан. ?

 

 

Рецепт һәм фото авторы Резидә Фәйзуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев