Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Ике катлы ачык җимеш пирогы

рецепт

150 мл җылы сөткә 1 чәй калагы коры чүпрә, 1 чәй калагы песок салып болгаттым һәм җылыга куйдым.
Савытка 1 йомырка һәм 60 гр песок салып тугладым, шуңа 1 аш калагы каймак, 60 гр эретелгән акмай, ванилин, тоз, күпергән чүпрәне өстәп, болгатып, 360 гр он кушып, йомшак камыр бастым. Басып бетерер алдыннан 1 аш калагы сыек май өстәп, камыр кулдан һәм савыттан үзе аерылганчы тугладым. Җылы урынга кабарырга куйдым, яртылаш кабарып менгәч басып куйдым. Әзер камырдан ике катлы ачык пирог пешердем.


 

Рецепт һәм фото авторы - Резидә Фәйзуллина; vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев