Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тиз әзерләнә торган бисквит торты

рецепт

Кунак-мазар киләсе булса яки бәйрәм җитсә - бу тортны әзерләргә тотынам. Чөнки җайлы, гел уңа. Сез дә пешереп карагыз әле. Менә курерсез, бик тәмле булачак!

Бисквит өчен:
4 йомырка
1 ст песок
1 ст сыек май
1 кечкенә пачка разрыхлитель кушып блендер белән яхшылап болгатабыз
чамалап он (камыр коймак камыры куелыгында булырга тиеш) кушабыз.

Әзер камырны ике тигез өлешкә бүлеп духовкага тыгабыз. Өсте бераз кызарып, кабарып тора башлагач алабыз. Әзерлеген зубочистка белән тикшерергә онытмагыз.

Бу юлы 2 бисквитны йөрәк формасында кистем.

Крем өчен:
Кибет каймагы+сгущенка кулландым. Өстен җиләк белән бизәдем.
Крем hәм бизәу hәркемнең фантазия эше.
Иң мөhиме - бисквитның уңуы?


 

Рецепт һәм фото авторы - @engem2

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев