Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тиз пешерелә торган төче коймак (рецепт)

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Коймакны чүпрә белән изгән ачы камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Нинди оннан пешерүгә карап, бодай, карабодай, солы, борчак, тары коймагы диләр.

Бик тиз генә табын әзерләргә кирәк булса, төче коймак пешерәләр. Аны варенье, джем белән бирергә мөмкин.

2-3 л савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп болгаталар (йомырканы күпертү яхшырак), сөт яки сөт өсте, тоз, чәй содасы, бодай оны өстәп, камыр изәләр һәм коймак пешерәләр. Камырны ачыган сөткә дә изәргә мөмкин. Табага күп итеп май салып, коймакның ике ягын да кызартып пешерәләр.

1 кг бодай онына:

  • 0,9 - 1,1 л сөт, сөт өсте яки ачыган сөт
  • 4 - 5 йомырка
  • 60 - 70 г шикәр комы
  • 1/2 балкашык сода
  • кирәгенчә май
  • тоз

  Тәмле булсын!    


Фото: Яндекс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев