Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тиз пешә торган алма бәлеше

рецепт

Кирәк:

1 кг алма
3-4 йомырка
300-350 г он
200 г шикәр комы
50 г май
тоз


Алманы әрчеп дүрткә бүләргә дә үзәген алырга. Һәр кисәкне 5 мм калынлыкта итеп аркылыга турарга һәм каралмасын өчен тозлы суга салып куярга.
Тирән савытка йомырка, шикәр комы, тоз, май, өстәп күпертергә.
Аннары он салып, бертөрле масса булганчы болгатырга.

Шуңа ук туралган алманы салып катнаштырырга.
Барысын да майлаган һәм сохари сипкән табага салып 3-4 минут плитәдә тотарга, ә аннан кызу мичкә яки духовкага куеп, әзер булганчы пешерергә.
Күпереп пешкән бәлеш өстенә шикәр оны сибәргә һәм кисеп табынга чәй янына бирергә.

 

vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев