Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тиз арада әзерләп алыр өчен бик уңайлы рецепт

рецепт

Тиз арада әзерләп алыр өчен бик уңайлы рецепт: үзе тәмле, үзе файдалы.

Моның өчен 1 кг бәрәңге, 1 кишер, 1 помидор, 1 суган, бәрәңге өчен кулланыла торган тәмләткеч, яшел суган кыягы һәм укроп, 1-2 теш сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае кирәк.

Бәрәңге, кишер, суган, помидор, сарымсакны турыйбыз.

Тәмләткечләр, тоз, борыч салып, туралган яшелчәләрне болгатабыз .

Май өстәп, махсус пакет "җиңсә"гә салып, мичкә 20 минутка куябыз.

Телеңне йотарлык бәрәңге әзер! Өстенә яшел тәмләткечләр сибеп, табынга бирәбез.

 

vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев