Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Кыстыбый

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

 Камыр өчен:

  • 300 г он
  • 150 мл су
  • ½ бал к. тоз
  • 1 бал к. шикәр комы
  • 1 аш к. үсемлек мае
  • 60 г сыер мае (майлау өчен)

Эчлек өчен:

  • 800-900 г чистартылган бәрәңге
  • 130 г сыер мае
  • 150 мл сөт
  • 1,5 бал к. тоз
  • 1 йомырка

Бөтен әйберләрне бергә кушып, тыгыз камыр басабыз. Әзер камырны, пакетка салып, 20 минутка суыткычка куеп торабыз. Ул арада эчлек әзерлибез. Бәрәңгене тозлы суда пешерәбез; сыер мае, сөт, йомырка салып, бәрәңге измәсе ясыйбыз. Камырны юка итеп җәябез, диаметры 19 см булган җәймәләр әзерлибез. Кызган табада җәймәләрне ике яклап пешерәбез. Пешерелгән җәймәләрне, икегә бөкләп, калын тастымал астына куеп барабыз. Болай эшләгәндә алар йомшак була һәм сынмаячак. Сыер маен әкрен утта җебетәбез. Җәймәләрнең яртысына әзер әчлекне салабыз һәм икенче яртысы белән каплыйбыз. Кыстыбыйларны ике яктан да майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә өеп куябыз. Табынга биргәндә кыстыбыйларны яртылаш бүлеп куябыз.

«Татар кызчыгы» бәйгесе финалистлары аш-суда осталыгын күрсәтте

Казанда балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәни кызлар арасында үткәрелгән “Татар кызчыгы” бәйгесенең финал сынаулары уза. Сайлап алу турында җиңеп, финалга узган 11 кыз “Татар утары”нда аш-су бәйгесендә катнашты. Аларның бурычы кыстыбый пешерү иде. Нәни кызчыклар алдан әзерләнгән камырны үзләре җәйде.  Камыр җәймәләрен ике ягын табада пешереп алырга аларга ярдәм иттеләр. Аннары кызчыклар үзләре җәймәгә инде әзер бәрәңге боламыгын салып төрделәр һәм кыстыбыйны майладылар. Иң соңыннан кызлар үзләре ясаган кыстыбыйларын авыз да иттеләр.


Видео Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан алынды
Рецепт: Татар ашлары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев