Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тавык һәм гөмбәле кәрзиннәр

рецепт

Кирәк: әзер кәрзиннәр (тарталеткалар), 300 г пешкән яки ысланган тавык ите, 
2 уртача зурлыктагы помидор, 1 банка маринадланган баллы гөмбә (опята), 2-3 каты пешкән йомырка, петрушка, майонез, тоз. 

Маринадланган гөмбәне вак итеп турарга. Кәрзиннәр санынча гөмбәне турамый калдырырга. 

Тавык ите, помидор, йомырканы шакмаклап, петрушканы вак итеп турарга. Барысын бергә кушарга, тоз, майонез салып болгатырга. 
Барлыкка килгән катнашманы кәрзиннәргә тутырырга, өстен яшел тәмләткечләр белән бизәргә. 

Һәркайсының өстенә гөмбә куеп чыгарга. 

Тәмле булсын!

vk.com

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев