Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тавык койкасы

әзерләү ысулы

Кирәк:

  • 1500—1800 г тавык башаягы, канатлары, муены, бүтәкәсе
  • 300 г тавык ите
  • 16—20 г желатин
  • 50 г кишер
  • 50 г башлы суган
  • тоз
  • борыч

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Тавыкның башын кайнар суга салып 2—3 минут пешекләргә, йонын йолкып, корытканчы сөртергә, өтеп, каурый төпләрен, күзен алырга, томшыгын чабып ташларга кирәк. Аякларын да пешекләп, өтеп, тиресен салдыралар һәм тырнакларын кисәләр. Канатларын өтеп, каурый төпләрен алалар. Бүтәкәсен ярып чистарталар да эчке тышчасын кубаралар. Чистартып бетергәч, барысын да яхшылап юалар һәм, салкын су белән кастрюльгә салып, 3 сәгать пешерәләр. 2 сәгать кайнаганнан соң тавык ите өстиләр. Пешереп җиткерү, савытларга салу һ. б. алда сөйләнгәнчә эшләнә, тик монда желатин өстәргә кирәк. Тавык койкасына лавр яфрагы салмыйлар.


Фото: tortnadom

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев