Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Тавык итеннән запеканка

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

  • Кирәк: 300 г пешкән тавык ите
  • 2 аш кашыгы он
  • 2 йомырка
  • 0,5 бал кашыгы сода
  • 150 мл сөт
  • 50 г сыр
  • тәмләткечләр
  • тоз

  Пешерү тәртибе: Йомырка белән сөтне кушып, яхшылап болгатабыз. Тоз, сода, он салып камыр ясыйбыз. Камырга төрле тәмләткечләр дә кушсагыз була. Аеруча да әлеге ризыкка кориандр, зира, дарчин, тимьян, куркума туры килә. Тавык итен турап, сырны угычтан чыгарып шулай ук камырга кушабыз. Әзер итле камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 35 минут пешерәбез. Әлеге ризык кайнар, салкын килеш тә бик тәмле була. Ашларыгыз тәмле булсын!


Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев