Татар халык ашлары
Тавык итеннән коймак
әзерләү ысулы
Кирәк:
- тавык ите
- 2 йомырка
- 70 мл майонез
- 1/3 ст он
- 100 г сыр
- укроп
- тоз
- борыч
- сыек май
Пешерү тәртибе:
Тавык итен вак итеп турыйбыз. Камыр басабыз: барлык ингредиентларны кушып, яхшылап бутыйбыз. Ахырдан тавык итен салабыз һәм тагын бер кат бутап алабыз. Камыр әзер булгач, пакетка салып, 2 сәгатькә суыткычка куябыз. Вакыт узгач, кызган майлы табада итле коймакларыбызны ике яктан да 3-4 минут кыздырып алабыз.
Тәмле булсын!
Татар ашлары
Фото: Яндекс
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев