Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Татлы

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Татлы (өйдә әзерләнгән помадка)

Татар халкында чәй янына еш кына хуш исле помада - татлы куялар. Аны кайнаган кайнар сөткә шикәр салып, болгата-болгата, 20-30 минут пешерәләр. Әзер булу-булмавын бал кашыгы белән алып салкын суга салып карыйлар, шар сыман булып катса - ул әзер. Аксыл көрән татлыны калайга яки табага 2 см калынлыгында җәяләр, каткач, шакмаклап (кыек шакмаклап, өчпочмаклап һ.б.) кисеп, шикәр савытына салып чыгаралар. Тәме һәм исе әйбәтрәк булсын өчен, татлыга бал (алган шикәрнең 10-15 % кадәр) өстәргә мөмкин. Башта балны җылыталар, шикәр белән сөт кайнап чыккач салалар. Пешеп җитәрәк кирәгенчә (1-3 г) җиләк-җимеш эссентсыясе өстиләр. 1 кг шикәргә (рафинадка): 350 г сөт.   Тәмле булсын!


фото: halyaleda.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев