Логотип Казан Утлары
Татар халык ашлары

Татарча пицца

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз. 500 г онга:

  • ярты стакан сөт
  • 1 йомырка
  • 50 г маргарин
  • 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае
  • 1 аш кашыгы каймак
  • 1 аш кашыгы шикәр комы
  • 10 г коры чүпрә
  • чама белән тоз

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез. Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз. Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз. Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек). 200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз. 1 пицца өсте өчен:

  • тавыкның ак ите
  • 2 помидор
  • 1 баш суган
  • 1-2 тозлы кыяр
  • аджика
  • майонез
  • 300 г сыр
  • тәмләткечләр
  • тәменчә тоз, борыч

  Тәмле булсын!


фото: watan.su

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев